Май аенда өстәмә ял көннәре булачак

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне булу сәбәпле, бу айда безне өстәмә яллар көтә. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

“Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне бәйрәм көннәр булып тора. Бәйрәм ял көненә туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә. Быел 1 май якшәмбегә туры килә. Шуңа якшәмбе ялы 2 май – дүшәмбегә күчерелә”, – диелгән хәбәрдә.

Татарстан Президенты Указы буенча, 2 май Ураза бәйрәме башлану көне дә – бәйрәм көне. Әмма ике бәйрәм бергә туры килгәндә, өстәмә ял бирелми.

Моңа кадәр Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 1 гыйнвар шимбә ялы – 3 майга (сишәмбе), 2 гыйнвар якшәмбе ялы – 10 майга (сишәмбе) күчерелде. 2022 елда 1-3 май һәм 7-10 май көннәрендә ял итәчәкбез, дигән сүз бу.


Фикер өстәү