Буа районында өреп кишер чәчергә чыкканнар

Буа районының Аксу авылында ике көннән бирле кишер чәчәләр. Биредә ел саен кар эреп бетәр-бетмәс кишер утырталар.Бу  хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Кишер үстерүчеләр сүзләренчә, болай булганда орлыкка яхшы, корылык булса да, тишелеп чыга.

Буада кишерне бакчадагы түтәлгә генә түгел, ә өй артларындагы зур бәрәңге бакчасына күп итеп утырталар.  Иң кызыгы шул: биредә кишер орлыгын авызга алып, өреп чәчәләр.


Фикер өстәү