Казанда базар бәяләре: кишер алтынмы әллә?

Кишер, кәбестә, суган кебек яшелчәләргә бәя арту халыкны  борчуга салды. Бер атна эчендә аларның бәясе 6 процентка күтәрелгән. Аның каравы бәрәңгегә бәя төшкән. Без Казан кибетләре, базарларындагы бәяләргә күзәтү ясадык.

Татарстанcтат китергән мәгълүматларга караганда, республикада яшелчә бәяләре бермә-бер арткан. Кишер 6,11 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер аның килограммы 85,44 сум тора. Базарларда кишернең килосы ким дигәндә 100 сум.

Кәбестә бәясе дә 6,21 процентка арткан. Хәзер аның бер килограммы өчен 37,46 сум түләргә туры килә. Суган, алма бәяләре дә «өскә үрмәләгән». Ә менә бәрәңгенең, тавык йомыркаcының бәяләре, киресенчә, төшкән.

Без Казанның Колхоз базарына бардык. Базарның гөрләп торган чагы. Кишер дефицит. Бер сатучы апа янына тукталдык. Аңарда ул бөтенләй юк иде.

– Кишер дефицит хәзер, искеләре бетеп бара, яңалары әле өлгермәгән, – диде ул. – Бәясе югары булгач, кеше дә алмый, шуңа күрә хәзер аны кайтарып та тормыйбыз.

«Нигә шулай кыйммәт?» дигән сорауга сатучыларның күбесе, коронавируска бәйле кертелгән чикләүләр әлеге яшелчәне читтән кайтаруны катлауландырды, шундый кытлык барлыкка килеп, бәяләр артты, дип җавап бирде.

Эчкәрәк үткәч, кишер күренә башлады. Бәясе уртача – 100–110 сум. Бакчачылар үзләре үстереп тә китереп саталар. Бер  бәйләме – 40 сумнан алып 70 сумга кадәр. Әллә ни зур булып өлгермәсәләр дә, алалар, ди сатучылар.

Казанның Отар бистәсендә яшәүче Гөлсинә апа монда үз бакчасында үстергән кишер, кыяр, помидорларын сатарга килгән. 1 кишер бәйләме – 40 сум.

– 80 сумнан да саткан бар, халык ала. Кишер юк бит хәзер, үзебез үстерсәк кенә, – ди Гөлсинә ханым.

Кишер артыннан чөгендер бәясе дә калышмый. Монда аның бәясе – 100–140 сум. Башка яшелчәләргә килсәк, Колхоз базарында помидорларның бәясе – 80–100 сум, кыяр – 50–60, кәбестә – 50, суганны – 40, ташкабакны 50 сумнан саталар.

Яшелчәләр сатып алучы Нәзилә апа янына тукталдык. «Бәяләр артса да, кишерен дә, чөгендерен дә алабыз инде, кая барасың? Кишерне 100 сумнан алдым. Үзем үстермәгәч, сатып алырга туры килә», – ди ул.

Назилә апа гадәттә Мәскәү базарына йөри икән. Анда да кишер белән чөгендер бөтенләй юк дәрәҗәсендә, булганнары – 130–150 сум. Шуңа монда йөри башладым, ди.

Кибетләрдәге бәяләрне дә белештек. «Пятерочка» кибетендә кишернең килосы – 91,90, чөгендер 98,99 сум тора. Помидорның бәясе – 80 сум.  «Эдельвейс»та кишернеке 79,90 сум. «Бәхетле»дә исә чөгендер – 150, кишер –   130, помидор 150 сум тора.

                                                                                           Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү