Эшмәкәр Наилә Әхмәдиева: «Җирдә эшләгән кешенең хезмәте бәрәкәтле»

«Авылда да менә дигән итеп яшәп була!» Казаннан Апас районының Дәвеш авылына кайтып яши башлаган ирле-хатынлы Наилә һәм Азат Әхмәдиевләр әнә шулай ди. Без алар белән уңышка ирешү серләре турында сөйләштек.  

«Авылда тормыш бик рәхәт»

Алар икесе дә Казанда туган. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, Осиново һәм Залесный бистәләрендә. Биредә яшәгән вакытта ук теплицада суган үстерү белән шөгыльләнгәннәр.

– 2000 елда гаилә кордык. Тормыш итүебезнең беренче елларында төрле эшләр белән шөгыльләнеп карадым, тик аларның берсе дә күңелгә рәхәтлек бирмәде. 2005 елда, дусларыбыздан күреп, суган үстереп карарга булдык. Беренче вакытларда подвалда үстердек тә бер сезоннан соң теплица ясап куйдык, – дип искә ала ул елларны хуҗабикә.

2011 елда Дәвеш авылында әтиләренең мирас булып калган җирләренә дә теплица эшләп куялар. Җәен акрынлап яшел тәмләткечләр дә үстерергә булалар.

– Яшел суган үстереп, аны «Бәхетле» кибетләр челтәренә тапшыра идек. Ләкин аларга тулы ассортимент (укроп, петрушка, кинза, базилик һәм башка яшел тәмләткечләр) кирәк булды. Мәскәү артында күпләп яшелчәләр, тәмләткечләр үстереп саталар. Ике ел без дә шулардан алып кайттык. Ләкин аларны үстергәндә, матур булсын һәм озак торсын өчен, ашлама күп кулланалар. Мәскәүдән Казанга кайтып җиткәнче, алар «яна», бозыла. Берничә тапкыр шундый хәл белән очрашкач, үзебезгә дә тәмләткечләр үстерә башларга кирәклеген аңладык, – ди Наилә ханым.

Баштагы елларда Казан белән авыл арасын шактый таптый гаилә. Язын-кышын суган, тәмләткечләр үстерәләр дә кышка Казанга кайтып китәләр. Ике арада йөреп арыгач, ике ел элек йорт салып, Дәвешкә бөтенләйгә кайтып төпләнгәннәр.

– Ике арада йөрү җиңел булмады. Әле өч балабыз да бар бит. Аларны мәктәпкә, балалар бакчасына йөртергә кирәк. Каенанама рәхмәт. Аның ярдәме булмаса, болай итеп эшли алмас идек. Миңа авылга күченеп кайту авыр бирелмәде. Барысы да ошый, тик әйләнә-тирәмдә күңелемә якын кешеләр булуы гына җитми. Кызганыч, авылда көнләшү, эшебезгә зыян китерү, аяк чалу кебек күренешләр белән очрашырга туры килде. Ә балаларга авылга чынлап торып ияләшергә туры килде. Аеруча улыбызга читен булды. Казанга дәү әниләренә кунакка баргач, шәһәрдән китәсе килмичә елый иде. Ләкин тора-бара ул да авылны үз итте. Хәзер, киресенчә, авылга, өйгә кайтабыз, дип ашкынып тора, – ди эшмәкәр ханым.

Тырыш һәм булдыклы гаилә фикеренчә, эш булса, авылда да бик рәхәт итеп яшәргә мөмкин.

– Авылда бик рәхәт тормыш. Хәзер инде бу иркенлекне, саф һаваны, тынычлыкны, «бөке»сез тормышны Казанда яшәүгә алыштырасым килми. Башкалага эш буенча барырга туры килгәндә дә ыгы-зыгыдан, машиналарның күплегеннән, тар урамнардан арып, авылыма ашкынып кайтам. Авылдагы саф һава, экология дә бик ошый. Аннан соң, монда балалар өчен күңел тыныч, – ди ул.

«Татарстанда яшелчәгә ихтыяҗ зур»

Залесныйда торганда ук хәләл көчләре белән булдырган эшләренең бәрәкәте авылга кайткач тагын да арта. 2011 елда эшләрен 4 гектардан башлаган булсалар, бүген инде утырту мәйданнары 70 гектардан артып киткән. Киләчәктә тагын да арттыру планнары бар. Өч ел элек авылда 1200 квадрат метрлы җылы теплица да эшләп куйганнар. Бер гектар мәйданда тагын теплицалары бар.

Әхмәдиевләр гаиләсе кыш көне дә тик тормый. Кыш уртасында да теплицаларында  яшел суган үстерә.

– Элек без башлы суганны Саратов, Волгоград өлкәләреннән алып кайттык. Ләкин алар бик үк сыйфатлы булмый торган иде. Я чери, яки үсеп китә алмады. Кирәкле сортны таптык та, инде өченче ел үзебезнекеләрне үстерәбез, – ди Наилә ханым.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ачык һавадагы эшләр язын башлана. Башта башлы суган үстерер өчен севок һәм яшел тәмләткечләр чәчәләр. Җәен яшел суганга дигәнен утырталар. Шунысы кызыклы: алар кыякка дигән суганны җир астына күмми. Уртача зурлыктагы башлы суганның тамыр чыгарган өлешен теплицалардагы махсус ясалган урынга, урталарында урын калдырмыйча, берәм-берәм тезеп чыгалар.

Наилә ханым әйтүенчә, суган кыягын 30–40 см озынлыкка җиткәч кисеп алалар. Моның өчен уртача 21 көн кирәк.

– Кышын теплицада яшел тәмләткечләр үстермибез, чөнки аның өчен чыгым күп кирәк. Ул үз-үзен акламый һәм сыйфаты да яхшы булмый. Үзкыйммәте 1000 сумга чыга. Ә хәзер базарда сатыла торган Үзбәкстаннан, Ираннан кайтарылганнарның килограммы 150–200 сум тора. Бәяләр аермасын үзегез чамалыйсыздыр…

Суганнан алынган табышка килгәндә, моңа соңгы өч елда гына ирешә башлаганнар. Эш башлаган елларда авыр булган, билгеле. Ләкин башлангыч чордагы авырлыкларны җиңгәннән соң, җиңеллек килә.

– Шуңа күрә мондый бизнеска алынгансыз икән, авырлыклар булуган карамастан, аны саклап калыр өчен тырышырга кирәк. Гомумән, җирдә эшләгән кешенең һәр хезмәте бәрәкәтле. Нәрсә генә үстерсәң дә. Бары тик яшел суган гына үстерсәң, яхшы табыш алырга мөмкин. Миңа еш кына: «Наилә ханым, нәрсә үстерик икән?» – дип киңәш сорап киләләр. Андый кешеләргә: «Кыйммәтле продукция үстерегез. Мәсәлән, җиләк, брокколи, пекин кәбестәсе. Ә бәрәңге, кишер, суган ише яшелчәләрдән табыш алыр өчен аларны күпләп үстерергә кирәк. Аз гына үстереп, сизелерлек керем кертеп булмый», – дип җавап бирәм, – ди ул.

Наилә ханым сүзләренә караганда, җәен тәмләткечләр үстергәндә ике төп проблема бар. Аның берсе – су сиптерү. Икенчесе – чүп үләннәр белән көрәшү. Беренче проблеманы өстәмә чыгымнар белән хәл итеп булса, чүп үләннәр – авыррак. – Узган җәйгә кадәр бер тапкыр да гирбицид кулланган булмады. Бик күп кул хезмәте керә иде. Узган ел беренче тапкыр сак кына, аз күләмдә үләннәргә каршы препаратлар файдаландык. Ә тәрбияләүгә килгәндә, яшел суган таләпчән түгел. Ул комда да, йомычкада да үсә ала. Аңа үсү өчен билгеле бер шартлар да кирәкми. 20–25 градус җылы, уртача дымлылык булса, шул җитә. Яшел суган яхшы үссен өчен бөтен файдалы матдәләре суганчаның башында бар, – ди ул.

Узган ел 40 гектардан 330 тонна башлы суган җыеп алганнар. Ләкин, җәй коры килгәнлектән, бу күрсәткечләрнең начар булуын әйтте эшмәкәр ханым. Гадәти елларда уңыш күләме ике тапкырга күбрәк була, ди. Шулай ук яшел тәмләткечләрнең уңышы да сөендерерлек булмаган: 36 тонна җыеп алганнар. Гадәттә, өч тапкыр күбрәк уңыш ала торган булганнар.

Әхмәдиевләр моңа кадәр бәрәңге дә үстергән. Ләкин узган ел туктатканнар, тик коры җәй бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәклеген күрсәткән. Шуңа күрә быел тагын бәрәңге чәчмәкче булалар.

– Моңа берничә сәбәп бар, – ди Наилә ханым. – Беренчедән, яшел тәмләткечләр үстерүдә көндәшлек зур. Алыпсатарлар бездән дә сатып ала, башка төбәкләрдән дә кайтарталар. Һәм кибетләр челтәренә сатып җибәрәләр. Ягъни безгә көндәшлек тудыралар. Ә яшел тәмләткечләр тиз бозыла, аларны озак саклап булмый. Шуңа күрә тәмләткечләр үстерә торган мәйданны арттыруның мәгънәсе юк. Икенчедән, Татарстанда бәрәңге, кишер, башлы суган, кәбестә ише яшелчәләргә ихтыяҗ зур. Ләкин бу юнәлешкә ныклап торып кереп китәр өчен складлар төзергә кирәк. Менә шул юнәлештә эшләү теләгебез бар.

Тырыш һәм тәвәккәл Әхмәдиевләр гаиләсенә уңышлы эшләр телибез.

 

Наилә Әхмәдиевадан яшелчә, тәмләткечләр үстерү буенча киңәшләр:

  • Бер тапкыр яшел кыяк биргән суганнан икенче тапкыр уңыш алып булмый. Анысын черемә итеп куллансагыз яхшы. Искергән суганны җимеш агачлары (чия, карлыган, кура җиләге) төбенә түшәү аларны корткычлардан саклый.

  • Агач кәүсәсенә кырмыска менмәгәч, гөблә дә булмый. Шуңа күрә чияләребез бик эре була безнең. Суганнан соң түтәлгә бакча җиләге, кыяр, ташкабак, кабак утыртырга киңәш итмим. Ә менә борыч, баклажан, помидор, кәбестә, киресенчә, суган җирен ярата.

  • Түтәлдә үсеп утыра торган башлы суганны кузгатырга ярамый. Культивацияләгән, араларын йомшарткан вакытта урыныннан кузгалган суган үсүдән туктый. Шуңа күрә аны тирәнрәк һәм сирәгрәк итеп утырту яхшы.

  • Җирне дә тәрбияләп торырга кирәк. Ул витаминнар, туклыклы матдәләргә туендырылган булырга тиеш.

  • Кайвакыт яшел тәмләткечләр, тармакланмыйча, өскә үсә. Моның сәбәбе югары температура яки су җитмәү булырга мөмкин.

  • Суганның иң файдалы өлеше – аның аксыл башы һәм 5–10 см кыягы. Ул өлеше витаминнарга аеруча бай. Ә очында файдалы матдәләр аз.

  • Кыякка дигән суганны орлыктан да чәчәргә мөмкин, ләкин ул катырак була. Ә менә суганчадан үстергән яшел кыяк тәмле, сусылрак була һәм шыгырдап тора.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү