«Халык бик ачулы: йомырканың дистәсе 90 сумга җитте»

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, азык-төлек бәяләре арту дәвам итә. Халык аеруча ит һәм йомырка кыйммәтләнүгә зарлана. Соңгы мәгълүматларга караганда, кош ите – 1,9, йомырка 1,1 процентка арткан. Моның сәбәпләре нидә һәм белгечләр алга таба нәрсә фаразлый? Без шул хакта белештек. 

– Мин сезгә йомырка тәкъдим итәргә дә оялам инде. Бигрәк нык кыйммәтләнде бит. Дистәсе 90 сумга җитте. Халык та бик ачулы. Әйтерсең, ул бәяләрне без үзебез куябыз, – дип зарланып алды бер көнне кибеттә сатучы апа.

Аларны да аңларга була инде. Көннән-көн артып торган бәяләрдән кәефе кырылган халыкның беренче зарлары сатучыга эләгә бит. Ә бәяләр чыннан да өскә күтәрелгәннән-күтәрелә. Кош ите һәм йомыркага гына түгел, башка азык-төлек бәяләре дә арта. Соңгы атналарда гына яшелчәләр – 0,7, токмач, сосиска һәм сарделька – 0,4, колбаса, ит консервлары, кара чәй 0,3 процентка арткан. Моннан тыш, сарык, сыер һәм дуңгыз ите, ак май, каймак, эремчек, ипи, дөге бәяләре дә өскә үрмәләгән. Шулай ук ашханә, кафеларда төшке аш ашау да кыйммәткәрәк чыгачак. Ә менә шикәр комы, пастеризацияләнгән сөт, аракы бәяләре бераз төшкән.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кош ите һәм йомырка бәяләре арту терлек ризыгына бәя күтәрелү, кош гриппы аркасында җитештерү кимү, шулай ук Европа Берлеге илләрендә хайваннар арасында авырулар таралу буенча вазгыятьнең катлаулануы аркасында инкубация йомыркаларын кертү азаю белән бәйләп аңлата.

Шушы ук фикерне Илкүләм кошчылык союзы генераль директоры Сергей Лахтюхов та куәтли. Аның сүзләре буенча, йомырка сала торган каплар гына да 45 процентка кыйммәтләнгән. Әлеге төр продуктларга бәя артуның тагын бер сәбәбе – ихтыяҗ арту. Халыкның кереме кимү сәбәпле, алар күбрәк кош итенә өстенлек бирә башлаган. Сәүдә челтәрләре исәпләвенчә, кош итенә ихтыяҗ бер ел эчендә 10–20 процентка арткан. Шул ук вакытта быелның гыйнварында аны җитештерү 6,4 процентка кимегән.

«Коммерсант» хәбәр иткән мәгълүматтан аңлашылганча, сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр бройлер түшкәсен күпләп сатып алу бәяләрен тотрыклы итү турында килешкән. Монда бер килограмм итне 145 сум дәрәҗәсендә калдыру турында сүз бара.

Аңа кадәр Сергей Лахтюхов Россиядә кош ите һәм йомырка бәяләре апрель-май айларында стабильләшергә мөмкин булуын фаразлаган иде.

– Базар тулылана башлаячак, һәм аның нәтиҗәсе буларак, без бәлки бәяләрнең төшүен дә күрербез әле, – дигән иде ул.

Бу мәсьәләгә карата Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да фикерен белештек. Матбугат үзәге вәкиле аңлатуынча, 11–15 февральдә кош итенең бер килограммы (берәмләп сатканда) 3,8 сумга кыйммәтләнгән. Йомырканың ун данәсе 0,8 тиенгә арзанайган.

– Продукциянең үзкыйммәтен өйрәнгәч, бәяләр артуны нигездә терлек азыгы кыйммәтләнү белән бәйләргә кирәклеге аңлашыла. Башка сәбәпләрен күрмибез һәм алга таба кискен арту булырга тиеш түгел дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта шуны да искәртәбез: Идел буе федераль округында кош итенә һәм йомыркага иң арзан бәяләр бездә, – диде министрлык вәкиле.

Белгечләр ризык кыйммәтләнү сәбәпләрен аңлатканда, депутатлар, товар бәяләре үзгәрү турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк, дип исәпли. Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партиясеннән сайланган депутат Анатолий Выборный Россия Җинаятьләр кодексына әнә шуңа бәйле төзәтмә кертергә тәкъдим иткән. Анда ит, балык, шикәр комы, атланмай кебек социаль әһәмиятле товар бәяләре үзгәрү турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тарту тәкъдим ителә.
Депутат фикеренчә, фейк тарату халыкның дәррәү кубып кибетләргә ябырылуына, ә бу хәлнең азык-төлек бәясе артуга һәм товар кытлыгына китерүе бар.
Закон проектында физик затлар өчен – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф түләтү яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, юридик затлар өчен 500–800 мең сум штраф түләтү күздә тотыла. Документ шушы көннәрдә парламентның түбәнге палатасына карап тикшерүгә кертелә.

Вставка

Татарстанстатның 1 мартка булган мәгълүматлары

Кишер – 31,86 сум (арту – 103,4 процент)

Тавыш түшкәсе – 140,73 сум (арту – 103,2 процент)

Суган – 29,32 сум (арту – 102,4 процент)

Бәрәңге – 29,36 сум (арту – 102 процент)

Көнбагыш мае – 116,53 сум (арту – 100,6 процент)

Карабодай – 77 сум (арту – 100,5 процент)

Шикәр комы – 45,24 сум (арту – 100,2 процент)

Он – 35,18 (кимү – 99,9 процент)

Дөге – 61,94 (кимү – 99,4 процент)

 

Зөһрә Садыйкова


«Халык бик ачулы: йомырканың дистәсе 90 сумга җитте»” язмасына фикерләр

  1. Какой народ -такой правитель Аллаh знает что в сердце человека и соответственно устраивает каждому человеку и народу то что мы имеем в нашей зимой жизни есть поговорка (измени себя и измениться мир вокругтебя)

Фикер өстәү