Бәяләр: кәбестә – алдан, йомырка арттан йөгерә

Россиядә азык-төлек бәяләрен йөгәнләү юлларын эзлиләр. Социаль әһәмияттәге товарларга бәя арттыруны чикләргә мөмкинлек бирә торган закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Яңа закон быелның 1 сентябреннән эшли башларга мөмкин. Әлеге категориягә ипи, шикәр, эремчек, атланмай һәм башка азык-төлек төрләре керә.

Билгеле булганча, кибеттәге товарларның бәяләре оешмалар, сату нокталары һәм арадашчылар куйган хаклардан формалаша. Белгечләр әйтүенчә, кайвакыт мондый өстәмә бәяләр хәтта 100 процентка кадәр җитә. Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, сәүдә нокталары яшелчәләрнең бәяләрен 50 процентка кадәр арттыра.

Әлеге мәсьәлә икмәк пешерүчеләрне дә борчый. Казанның күмәч-кондитер комбинатының («БКК» җәмгыяте) генераль директоры Булат Котдусов сүзләренчә, кибеттәге ипи бәяләрен чамадан тыш арттыралар. Ул бу аерманы 25–60 процент дисә, Кукмара районы эшмәкәре Рамазан Юнысов кайбер кибетләр бәяне хәтта 120 (!) процентка кадәр күтәрә дигән фикерен җиткерде.

– Без үзебезнең икмәкләребезне эре кибетләр челтәренә кертү турында уйлана башлаган идек, – ди Рамазан Юнысов. – Ләкин шартлары белән таныша башлагач, чәчләр үрә торырлык. Бердән, таләпләре бик катгый. Икенчедән, бәяләр. Алар безгә шушы бәяне 30 процентка төшерергә тәкъдим иттеләр. Безгә болай да җиңел түгел. Ул вакытта без батонны 25 сумнан җибәрә идек. 17 сум 50 тиеннән бирергә кушалар. Ә нәкъ шушы батон үзләренең кибетләрендә 39 сум 90 тиен тора. 120 (!) процентка арттырып саталар бит! Бу башка сыя торган әйбер түгел.

Чыннан да, соңгы 1–1,5 елда азык-төлек бәяләре арту иң актуаль темаларның берсенә әйләнде. Илкүләм банк (Нацбанк) мәгълүматлары буенча, Татарстанда гыйнварда еллык инфляция 8,9 процентка кадәр җитте. Белгечләр әйтүенчә, яшелчә һәм җиләк-җимешкә ихтыяҗ кими, бизнес авырлык кичерә. Кәбестәгә көннән-көн бәя артуны әнә шуның белән аңлаталар. Соңгы айда шулай ук сөт, сыр һәм атланмай, груша, лимон һәм виноград бәяләре арткан. Моның сәбәбен таможня тикшерүләренең озакка сузылуы һәм чит илдән кертелә торган җиләк-җимешләрнең тоткарлануы белән аңлаталар. Ә  менә йомырка һәм ит бәяләре барыннан да акрынрак үсә икән.

Болардан кала, Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет башлыгы урынбасары Марина Петрова баллы ризыкларга бәя артуын да билгеләп узган. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә Татарстан хәтта гомумроссия күрсәткечләрен узып киткән.

Шулай итеп, республикада шоколад кәнфитләрнең бәяләре 9 процентка кадәр күтәрелгән. Зефир һәм как – 17, кекс һәм рулетлар 18 процентка арткан. Шул ук вакытта илдә әлеге ризыкларга бәяләр акрынрак үсә.

Бәяләр артып торганлыктандырмы, узган ел россиялеләр кондитер ризыкларын азрак кулланган. 2021 елда бу күрсәткеч 7–10 процентны тәшкил иткән.

– Без бәяләрне истә дә калдыра алмыйбыз, чөнки алар айлап түгел, көнләп үзгәрә, – диде безгә Казан кибетендә ипи-батон, кондитер ризыклары сатучы Надежда Дунаева. – Мәсәлән, атланмай кушып пешерелә торган печеньеның бер килограммы бүгенгә 515 сумга җитте. Әле кайчан гына ул 300 сум тирәсендә иде. Башка төр печеньелар да артып тора. Аларның килограммнары уртача алганда 300–350 сум тирәсендә тирбәлә. Бәяләре иң еш артып тора торган ризыклар исемлегендә ипи, батон, сөт, сыр, чәй, атланмай тора. Халык арасында иң зур ихтыяҗ казанган товарлар да шулар.

Болай да өскә үрмәләргә генә торган бәяләр соңгы вакыйгалар тәэсирендә тагын да иреккә чыкты. Кайбер ритейлерлар, вазгыятьне үз файдаларына кулланып, бәяләрне бермә-бер арттырды. Әлеге хәлләргә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да игътибарын юнәлтеп, социаль әһәмияткә ия булган продуктларга бәяләрне тикшерергә кушты. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, бүгенгә иң мөһим темаларның берсе – азык-төлек бәяләре.

– Агросәнәгать комплексы үз товарларын җитештерүне үстерү буенча күп кенә проектларны актив рәвештә тормышка ашыра. Һәм, әлбәттә, боларның барысын да күзәтеп, тикшереп торырга кирәк, – диде Михаил Мишустин.

Зөһрә Садыйкова

Фото: yur-gazeta.ru


Фикер өстәү