Казанның 12 мәктәбендә укучылар, шартлаткыч куелу турында хәбәр алынганнан соң, эвакуацияләнгән

Шәһәр мэриясендә бу җәһәттән аңлатма бирелгән.

Казан мэриясендә бүген шәһәрнең 12 мәктәбендә (№42, №24, №48, №6, №18, №40, №21, №68, №82, №136, №10, №127) балаларның нигә эвакуацияләнүе аңлатып үтелгән. Эвакуациянең башлангыч сәбәбе – шартлаткыч куелу турында чираттагы хәбәрләр алыну.
“Берьюлы берничә мәктәпкә шартлаткыч куелу турында аноним хәбәрләр килеп төшкән. Директорлар инструкция буенча эш итә: балаларның иминлегенә тулысынча ышану өчен, биналарны тикшерү максатында, балаларны эвакуацияли”, – дип хәбәр иткән мэриянең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү