Казан мәктәпләренә тагын шартлаткыч куелу турында хәбәр таралган

Казанда мәктәпләр яңадан шартлаткыч куелу турында хәбәр алган, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте. Янаулар белән аноним хатлар берничә шәһәр уку йорты почтасына килгән.

Шәһәр хакимияте хәбәр иткәнчә, белгечләр имтихан узачак барлык мәктәпләрне дә тикшергән. Уку йортлары җитәкчеләре инструктаж нигезендә эшли. Казанлыларга аңлаулары һәм уяулыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

Казан мәктәпләренә янаулар белән хәбәрләр дүртенче атна рәттән килә. Алар барысы да ялган булып чыкты.


Фикер өстәү