Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч куелу турында хәбәр таралган

Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч куелу турында хәбәр килгән. Бу хакта шәһәр мэриясе үзенең telegram-каналында хәбәр итә.

Хәзер хокук саклау органнары бу хәбәрләрне тикшерә. Телеграм-каналлар мәгълүматларына караганда, сүз 58, 39, 177 мәктәп турында бара.

«Реальное время» үз чыганакларына нигезләнеп хәбәр итүенчә, Мөштәри урамындагы 18 мәктәпкә дә шартлаткыч куелу турындагы хәбәр килеп ирешкән. Балаларны мәктәптән ерак түгел урнашкан Ленин музеена урнаштырганнар.

Узган атнада да мэриягә уку йортларына шартлаткыч кую турындагы хәбәр килеп ирешкән булган.

Казанның 175 гимназиясендәге фаҗигадан соң, уку йортларына шартлаткыч кую турындагы хәбәрләр килеп, дистәләгән мәктәп эвакуацияләнде.


Фикер өстәү