Яңа ел алдыннан укытучылар 50 900әр сум күләмендә премия алачак

Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов боерыгында күздә тотылган бу.

“2021 елның декабрь ае өчен бер тапкыр түләнелә торган акчаны һәр физик затка, фәкать төп эш урыны буенча, һәм, тарификация буенча билгеләнгән нагрузкадан чыгып, төп педагогик вазыйфасы буенча, эш вакыты учеты табельләре нигезендә исәпләүне хәл итәргә”, – дип аңлатылган документта.

Түләүнең республикадагы барлык укытучыларга билгеләнелүе, әмма күләме төрлечә булуы искәртелгән.
Яңа ел алды премияләре административ хезмәткәрләргә – мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына кагылмый.


Фикер өстәү