Финанс белгече Аида Баһавиева: «Әти-әни һәм ике баладан торган дүрт кешелек гаиләдә, ким дигәндә, алты айлык акча запаста торса яхшы»

Бер атна эчендә Россия халкының кибеттәге сатып алуга киткән чыгымы ике тапкыр кимегән.
Апрель башында ил халкы атна буена кибеттә уртача 6,5 мең сум акчасын калдырып кайткан булса, узган атнада бу сан 3,3 мең сумнан артмаган. Баштарак халык кибеттәге товарны арба тутырып җыйса, хәзер иң кирәкле әйберләрне генә ала. 

Бөтен дөнья үзизоляция режимында көн күргәндә, эч пошкан саен кибеткә чабып булмый, билгеле. Кулда булган акчаны да ничек тә җиткерәсе бар. Карантин чорында хезмәт хакы саклана дип күпме генә тынычландырсалар да, иртәгесе көнгә ышаныч булмау барыбер элеккечә тыныч күңел белән яшәргә ирек бирми. Соңгы арада башкаладагы финанс мәсьәләләрен хәл итү агентлыгы җитәкчесе Аида Баһавиевага да шундый аһ-зарлар белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.  «Курку хисе, билгесезлек үзенекен эшли. Бүген күпләр акчаны ничек җиткерергә, банкта сакланган артык акча белән ни булып бетәр, дип борчыла», – ди ул.

Белгеч андыйларга, иң беренче чиратта, акчаны юкка-барга туздырудан сакланырга киңәш итә. Аида Баһавиева сүзләренә караганда, кризис чорында берәүләр акчаны ничек җиткерергә дип баш ватса, икенче берәүләр, форсаттан файдаланып, акча эшләп калырга тырыша. Соңгы арада, әйтик, күп кенә интернет-кибетләр баш әйләндергеч ташламалар вәгъдә итә башлады. Бераз өстәп түләсәң, товарыңны өеңә үк китереп бирәләр. Көннәр буе өйдә утырганда, мондый кызыктыргыч тәкъдимнәргә алдану бик җиңел. Тормышка ниндидер яңалык, үзгәреш кертәсе килә бит. «Мондый тәкъдимнәргә алданып, акча туздырыр алдыннан иң элек айлык чыгымнарыгыз турында истән чыгармагыз. Бу чыгымнарны бер-ике, хәтта дүрт айга тапкырлап карагыз. Кризис ярты елдан тәмамланмаса, ни эшләрсез? Шушы чорда акчага мохтаҗлык кичермәячәкмен дигән нәтиҗәгә килсәгез, бик яхшы. Юк икән, юк-бар чыгымнар турында сүз дә була алмый», – ди Аида Баһавиева. Белгеч сүзләренә караганда, соңгы арада финанс кырыгалдарларның да «урак өсте» башланган. Банк яки берәр оешма хезмәткәре булып шалтыратып, төрле психологик алымнар ярдәмендә кешене ниндидер кертемнәр ясарга, фәлән счетка акча күчертергә тырыша алар. Бу мәсьәләдә дә сак булырга кирәк.

– Әгәр кешенең кризис чорында да акча кертеп торырлык керем чыганагы булса, бик яхшы. Андыйлар акчаны курыкмыйча тоту гына түгел, җыя да ала. Мондый мөм­кин­леге булмаганнар, булганын әрәм-шәрәм итүдән сакланырга тиеш, – ди Аида Баһавиева. – Бүгенге кебек финанс ягыннан авыр чорда гаиләнең резерв фонды, ягъни җыйган акчасы фәкать көндәлек яшәү чыгымнарына һәм авырып киткән очракта дәвалану өчен генә тотылырга тиеш. Башка юк-бар чыгымнар турында сүз дә була алмый.

Аида Баһавиева сүзләренә караганда, яшь гаиләнең резерв фондында, ким дигәндә, өч айлык акча запасы булырга тиеш. Әти-әни һәм ике баладан торган дүрт кешелек гаиләдә исә, ким дигәндә, алты айлык акча запаста торса яхшы. «Өйдәгеләрнең яше зуррак булган саен, резерв фондындагы акча күләме дә күбрәк булырга тиеш», – ди ул. Белгеч акчаны «кара көнгә» дип кенә җыюны да дөрес түгел дип саный. Аида ханым фикеренчә, акчаны берничә максатка аерып җыярга кирәк. Мисал өчен, көтелмәгән чыгымнарга, балаларны укыту, яңа фатир алу, андый-мондый авырып китә калсам, дәвалану өчен кирәкле чыгымнарга дип дүрт тартма әзерләргә мөмкин.

– Бөтен максатлар өчен дә акчаны бер казанга җыярга ярамый. Мисал өчен, өйдә­ге ремонтны яңартыр чак җитте, ди. Бөтен акчасын бергә җыйган кеше ремонтка дигән акчаны да шуннан алачак, билгеле. Шул рәвешле башка максатларга җыелган акча күләме дә кими, – ди
белгеч.

 

Аида Баһавиева кризис чорында гаилә бюджетына зыян килмәсен өчен түбәндәгеләргә колак салырга киңәш итә:

— иң элек кулдагы, йә булмаса, банкта, акча янчыгында, өйдә сакланган акчаны карантин чорына җитәрлек итеп бүләргә кирәк. Карантин бер ай дәвам итсә, бу акча – бер айга, өч ай дәвам итсә, өч айга җитәрлек булсын. Акча тәгаен җитсен өчен, күбрәк вакытка исәп тотарга кирәк. Хәлләр әйбәтләнгәч, кулыгызда артык акча булса, үзегезгә рәхәт булачак;

— алга таба ай дәвамында булачак барлык чыгымнарны барлап чыгыгыз. Гадәттә, бу исемлеккә азык-төлек, транспорт, даруларга, кредитка киткән чыгымнар керә. Кайберәүләрнең уку өчен түләү вакыты да җиткән булырга мөмкин;

—  кулдагы акчагыз алда телгән алынган иң төп чыгымнарны капларга җитсә, бик яхшы. Җитмәсә, бу мәсьәләне чишү юлларын эзләргә кирәк булачак. Мисал өчен, кредиты булган кешеләр банк белән килешеп, айлык түләүне кичектерүне сорый ала;

— айлык чыгымнарны, шул ук кредит буенча түләүләрне каплау өчен банктан тагын бер кредит алучылар да очрый. Бу – зур хата!

— тотарга акча калмаса, ярдәм сорап, туганнарга, дусларга, танышларга мөрәҗәгать итәргә була. Акчалата ярдәм сорау гына димәгән. Алыш-биреш ясап, әйтик, бер капчык бәрәңгене үзегезгә кирәкле башка берәр азык-төлеккә алыштырырга мөмкин. Беренче карашка сәер киңәш булып тоелса да, айлык керемнәре аз булып, очын очка ялгап яшәгән, акча җыю турында сүз дә була алмаган кешеләрнең шул рәвешле баш эшләтми хәле юк;

— акчаны юк-барга әрәм-шәрәм итүдән тыелыгыз. Зур ташламага алданып, ки­рәкмәгән әйбер сатып алу, кырыгалдарлар тозагына эләгеп, ялган счетларга акча күчерү, кертем ясаудан да сак­ланыгыз;

—  гаилә бюджетын алып барганда иң мөһиме – уртак фикергә килеп эш итә белү. Шул очракта акча да җитә­чәк, аның бәрәкәте дә булачак.

 

Итәк-җиңнәрне җыйдыгызмы?

 

Ринат ГАЛИӘХМӘТОВ, блогер (Инстаграмда «Татар Малай» буларак билгеле):

– Безнең гаиләдә акча ягыннан бик нык үзгәрешләр булды. Мин дөрес туклануга күчтем. Хатыным да миннән калышмый. Кирәкле, файдалы әйберләр белән генә тукланабыз. Төрле тәм-томнар ашамыйбыз. Әле берничә көн элек кенә Казанга килдек. Аңа кадәр авылда тордык. Авылда яшәгәндә  барыбер экономия ясала. Кибеттән, нигездә, ипи, май кебек азык-төлек кенә сатып алына. Тегендә-монда чыгып йөрергә ярамагач, бензинга киткән чыгымнар кимеде. Беренчел кертем өчен бераз акча җыелган иде. Хәзерге фатирыбызны сатып, зуррагын алып булмасмы дип хыялланган идек. Әлегә бу планнар да кичектерелә. Кризис чорында гаилә бюджетына зыян килмәсен өчен иң элек акчаны картада түгел, «наличка» рәвешендә кулланырга кирәк. Картада чакта аның ничек тотылып беткәнен дә сизмичә каласаң. «Тере» акча рәвешендә кулда торса, аның һәр тиене исәптә була. Аннары кибеткә тук килеш бару да юк-бар сатып алулардан саклап кала. Үзең эшләп тапкан акча бик кадерле була. Моны якыннарыңа да аңлатырга кирәк. Ниндидер максат куеп, шуның өчен акча туплап барсаң, акча җыю да кыен түгел.

 

Гөлназ ГӘРӘЕВА, Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылы мәктәбендә укытучы:

– Шәхсән безнең гаиләдә кризис чорында акча тоту ягыннан үзгәреш булмады. Иптәшем белән икебез дә бюджет системасында эшләгәч, хөкүмәткә рәхмәт, хезмәт хакын үзгәрешсез бирделәр. Әлегә шәһәр­дәге балаларыбыз да үз запаслары белән яшәп торалар. Әмма эш урыннары алга таба да ачылмаса, аларга кыенга килүе бар, дип борчылабыз. Кризис булачак дип, алдан ризык җыймадык. Кибет ерак түгел, үзизоляция режимын саклап, ике көнгә бер кирәк-яракны барып алабыз. Кайбер төр продуктларга бераз бәя арту күзәтелә инде. Күпләп алмагач, зыяны сизелми кебек. Өйдә торгач, дәресләр­дән бушаган арада пешеренәм дә. Шуңа кибеттән баллы әйбер кимрәк алына. Артык кием-салым алмыйча, булганын киеп торсаң да була. Балалы гаиләләргә аеруча кыен инде. Бала булган йортта кирәк әйбере дә күп бит. Сабыйларга кризисның нәрсә икәнен аңлату кыен. Безнең гаиләдә акча янчыгы гомергә миндә булды. Тик бу акча кысу түгел, акчаның бер урында булуы хәерле булганга шулай эшләнде. Тормыш иптәшем үзенә кирәк кадәрне ала иде. Хәзер карта системасы булгач, кибеткә баручы картаны алып китә. Икебез дә ризыкка һәм оныгыбызга акчаны кызганмыйча тотабыз, ә калган әйберне киңәшеп, бер фикергә килеп алабыз.

Динә Гыйләҗева


Фикер өстәү