Халыкара валюта фонды зур югалтулар көтәчәген хәбәр итте

Дөнья финансларының югары баскычында утыручылар бүген глобаль икътисадка матәм маршы уйный. Сишәмбе көнне Халыкара валюта фонды үзенең фаразларын игълан итте. Фонд­ның доклады безнең барыбызны да 1930 нчы еллардагы Бөек депрессия чорындагыдан да хәтәррәк югалтулар көтәчәген хәбәр итә.

Көнбатышның технологик җәмгыятьләре эчке тулай продуктның 7 – 9 процентын югалтачак, 2008 елгы кризис бү генге кризис белән чагыштырганда кәрлә генә булып тоелачак, ди финанс акулалары. Моңарчы күрелмәгән масштабтагы эшсезлек көн тәртибенә килеп басачак. Россиянең хәле дә җиңел булмас. Совет чорында ук нефть бирә башлаган скважиналарга мәңгелек ябылу куркынычы яный. Шуңа күрә безне берсе өстенә икенчесе яткан күпкатламлы кризис көтә. Күп кенә аналитиклар ОПЕК+ килешүен чорның иң зур югалтуы дип бәяли. Иң аянычы шунда: нефть чыгаруны киметү бәяләрнең өскә хәрәкәтен тәэмин итмәде. Киресенчә, сишәмбе базары чимал бәяләренең түбәнгә таба яңа мәтәлчеген китереп чыгарды. Согудләр бәя сугышын туктатмый, «кара алтын»ны гадәттән тыш зур ташлама белән саталар. Россиянең киләчәктә нефть базарында элекке урынын яулап алуы икеле, чөнки бәяләр аз гына күтәрелсә дә, АКШ нефтьчеләре базарга миллионлаган баррель нефть ыргытырга әзер тора. Газ базарында да энергетик державаны әйбәт үк кысрыкладылар. Март аенда Россиядә газ чыгару 59,4 миллиард кубометрга кимегән. Тышкы базарга зәңгәр ягулыкны сату бәясе үзкыйммәтеннән түбән бәягә генә мөмкин булып бара.

Боларны ни өчен язам? Күз яшьләрен җиңгә сөртү өчен түгел, билгеле. Илнең үсеш векторын углеводород чималы белән билгеләргә ярамый моннан соң. Моннан күп еллар элек үк нефть һәм газ акчасына көн күрүдән баш тарткан булсак, бүген ак сакаллы картлар итеп тояр идек үзебезне. Бөек кризис бу кадәр үк каушатмас иде. Менә хәзер ил икътисады тишелгән һава шары кебек кысылганда, ашыгыч чаралар күрергә, итекне чабып барган килеш алыштырырга туры киләчәк. Моны егылмыйча гына эшләп булу икеле.

Буш оптимизмны читкә этәреп куеп, чынбарлыкка аек күзләр белән карасак,  берничә айдан без эшсез һәм ашсыз калган халыкның бер-берсенең азык-төлек салган сумкаларын талау сукмагына чыгачагын күрәчәкбез. Электрон пропусклар һәм күзәтү камералары системасы да бик әллә ни булышмаячак. Югалтыр нәрсәсе булмаганнарның яшәү өчен тартыш башлауларына юл куярга ярамый. Моның беренче билгеләре җәмгыятьтә күренә бит инде.

Россиянең чит илләрдә яшәүче һәм эшләүче берничә бөек икътисадчысы Кремльне ашыгыч рәвештә халыкка күпләп акча өләшә башларга чакырды. Алар тәкъдим иткән чаралар күңелгә бик хуш килешле: кешеләр кулына ай саен 20шәр мең сум акча өләшү, пенсияләрне ике тапкыр арттыру, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләргә субсидия бирү… Дөньяның күпчелек илләрендә бу чаралар өлешчә тормышка ашырыла да инде. Боларга өстәп, әле аларда бензинга бәяләр кискен төшә. АКШта, мәсәлән, иткә бәяләр кимүе турында хәбәр итәләр. Ләкин беләбез бит инде: Россиянең – үз юлы. Бездә акча өләштеңме, бәяләр өскә сикерәчәк һәм ярдәм урынына «аю хезмәте» күрсәтү генә булачак. Халыкка сумнар өләшенә башласа, запасларын валютада саклаган бай катлау  гына отачак, хәерчеләр исә, кибет киштәсе янына килүгә, кулларындагы акчаның бернигә дә ярамавын күрәчәк. Бәяләрне дәүләт көйләве кертү дә коткармаячак безне. Дефицит һәм кара базар сәүдәсе генә әйләнеп кайтачак. Теге икътисад бөекләренең рецепты федераль бюджетны һәм финанс системасын әйләндереп каплаячак та җимерекләр астыннан чыгу бик кыен булачак. Шуңа күрә Кремльнең күпләп акча өләшергә тотынмавында кечкенә булса да рациональ орлык бар. Тик шешне үзе суырылып бетәр әле дип калдырырга да ярамый.

Россиянең бер өстенлеге бар: ул моңарчы чит илләрдә җитештерелгән товарлар хисабына яшәде. Үсешкә таяну ноктасын нәкъ менә шул мәйданда эзләргә кирәктер, ихтимал. Көндәшлеккә сәләтле үз товарларыбызны җитештерү юлларын табарга, технологик эш урыннары булдыручы бизнеска ярдәм кулы сузарга: салымнарны киметергә, кайтарып бирелми торган акча белән тәэмин итәргә, процентсыз кредитлар системасы булдырырга. Бу эшкә банкларны катнаштырырга һич ярамый. Казнадан турыдан-туры акча бүлеп бирү ишекләрен ачарга ки­рәк. Югыйсә безнең моңарчы эшмәкәрләргә күрсәтелгән яр­дәм­нең байтак өлеше банкларга бирелгән акча булып чыга иде.

Үткән атнада хезмәт базарына күзәтү ясаганда, газета хәбәрчесе эчтән генә күз яшьләрсез елады. Идән юучыларга тәкъдим ителгән хезмәт хаклары табибларга һәм югары белемле башка белгечләргә түләнә торган акчадан ике-ике ярым тапкыр узып китә кайчак. Мәктәп ашханәсендә ашарга пешерүче белән укытучы-филолог бер үк төрле хезмәт хакына ялланырга тиеш. Юк, һич тә идән юучыларны кимсетергә теләп язмыйм бу юлларны. Алар да үз хезмәтләрне өчен лаеклы хак алып эшләргә тиеш. Әмма интеллектуаль хезмәтне түбән бәялибез икән, без гомергә технологик яктан артта калган өченче дөнья илләре арасыннан чыга алмаячакбыз. Безне моңарчы артта калган илләрдән берникадәр углеводород экспорты аерып тора иде. Хәзер ул өстенлек нульгә калды. Иң кызыгы шунда: чимал экспортын югалтуга да без технологик яктан артта калу сәбәпле килдек.

Белгечләргә төкереп карау сәясәте моннан соң да дәвам итсә, без иң куркыныч нәтиҗәләр белән очрашачакбыз. Бер кулга миллион сум акча өләшеп тә котылып булмаячак. Кесәсендә миллион сум йөрткән хәлдә фәкыйрьлектән интегү тәҗрибәсе булган кеше яза бу юлларны.

Берничә ел дәвамында мин бер егетнең язмышын күзәттем. Шәһәрдә туып үссә дә (район үзәге булган шәһәр), Авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керде ул. Яхшы укыды, спорт белән шөгыльләнде. Сабантуйлар батыры иде. Магистратурадан соң аспирантурага калды. Һәм армиядән отсрочкасы булуга карамастан, аны мәҗбүриләп хәрби хезмәткә алдылар. Вуз җитәкчелеге яклап мәшәкатьләнмәде үз аспирантын, егет үзе дә җитәрлек каршылык күрсәтмәде, язмышка берсүзсез буйсынды. Чит илләрдә стажировка үтә-үтә яхшы авыл хуҗалыгы белгече булырга әзерләнгән иде. Армиядән кайткач, элекке идеаллардан баш тартты: аспирантура аңа инде кирәкми иде, түбән хезмәт хакы бәрабәренә авылга китүдән дә баш тартты. Полициягә җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә эшкә керде. Көч структурасы, бәлки, җитди белгечкә баегандыр, әмма безнең авыл хуҗалыгы югалтты бер галимне. Мондый югалтулар күпме икән? Россиянең бәласе бит менә шундый югалтуларда: чын потенциалга ия булган яшь белгечләр йә чит илгә китә, йә башка юлны сайлый. Нәтиҗәдә кайсыдыр бер перспективалы тармакка инвестицияләр ясау мөмкинлеге булса да, белгечләр юк. Эшкә дип бүленгән акча йә банк депозитында ята, йә урлана.

Бүгенге вазгыятьтә Татарстанның хәле өметлерәк дип саныйм мин үзем. Без – чи нефть сатудан баш тартып, аны үзебездә эшкәртүгә өстенлек биргән төбәкләрнең берсе, шуңа күрә менә бу чимал түнтәрелешен җиңелрәк кичеребез, бәлки. Икенче өстенлегебез: авыл хуҗалыгы җитештерүен саклап калдык. Ит-сөт-бәрәңге ай-һай кирәк булачак әле безгә алдагы айларда. Азык-төлек төп валюта урынына йөри башларга мөмкин. Кыс­касы, бездә мөмкинлекләр бар бөек түнтәрелештән егылмый чыгарга. Тормышка карашны гына кискен үзгәртү кирәк.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү