Аш-су бүлмәсендә ясала торган 4 хата

Бу гадәтләр һәркемдә бар. Әмма аларның файдасыннан бигрәк, зыяны күбрәк икән.

1. Әзерләр алдыннан ризыкны юу. Белгечләр чи кош-корт, сыер, сарык итен пешерер алдыннан аны юарга киңәш итми. Сәбәбе шунда ки: иттә булган патоген бактерияләр суга эләккәч үлми, ә су тамчысы белән савыт-сабага, өслеккә һәм башка ризыкларга таралырга мөмкин. Бу бактериядән бары тик термик эшкәртү юлы белән генә котылып була.
2. Ит эретү. Азык-төлекне саклау өчен куркыныч дип саналган температура диапазоны 5тән алып 60 арасында тирбәлә. Мондый температурада зарарлы азык бактерияләре тиз тарала. Шуңа да итне суыткычта яисә микродулкынлы мичтә эретергә кирәк.
3. Токмач өчен тоз. Токмач әзерләгәндә алтын кагыйдә – алар кайныйсы суны дөрес итеп тозлау. Тозы җитеп бетмәгән килеш әзерләнгән токмачны бернинди соус та коткармаячак. Истә калдырыгыз: 300 гр токмачка – бер аш кашыгы тоз.
4. Суыткычта саклау. Барлык ризыклар да салкынны яхшы кичерми. Помидор, суган, сарымсак, бәрәңге, киви, манго кебек тропик җимешләр, кабак, баклажанга җылыда яхшырак булыр. Аларны суыткычка алып куеп, бозылу срогын тизләтәбез генә икән.


Фикер өстәү