Пульсың ничек, планетам?

Сишәмбе көнне Истанбул сөйләшүләре зур бер адым алга атлау белән төгәлләнде. Бәя өчен сүзне нейтраль якка бирик. «Сөйләшүләр башланганнан соң (алдагы раундларны да күздә тотып әйтә. – Р.Ф.) иң мәгънәле алгарыш бүген булды», – диде Төркиянең тышкы эшләр министры Чавушуглы.

Украина ягы Долмабахчә сарае өстәле янындагы утырышны бик уңай бәяли. Инде алар Президентлар очрашуы өчен кирәкле документларны әзерләп бетерергә җыеналар. Россия делегациясен җитәкләгән Мединский да әлегә телдән генә булган имзасыз килешүләрне «конструктив» дип бәяләде. Кремльнең рәсми позициясе әлегә игълан ителмәде. Һәркем үзенең сәяси зәвыгына бәйле рәвештә ирешелгәннәр хакында «стакан яртылаш буш» дип тә, «яртылаш тулы» дип тә бәя бирә ала. Әмма бер нәрсә хак: планетакүләм масштабта сишәмбенең тарихи очрашуы күтәренкелек тудырды. «Кара алтын» бәясе арзанайды, Америка индекслары югары күтәрелде. Сумның долларга карата курсы да бик нык үсте, әмма монысы – аерым вакыйга.

Керешне озакка сузмыйча, бер нәрсәне искәртик: Украина мәйданында барган конфликт ул дөньякүләм барган хәлләрнең бер состав өлеше генә. Җир шары масштабында исә зур селкенү бара һәм ул бик зур сәяси һәм икътисади тетрәнү вәгъдә итә. Әлегә тектоник плитәләр Россия – Украина чигендә бәрелеште һәм дулкын котылгысыз рәвештә башка урыннарда кайтаваз бирәчәк. Әйдәгез бу фикерне Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы Россиянең вәкәләтле вәкиле Небензядан раслатабыз: «Россияне икътисади, финанс һәм озак еллар буе көйгә салынган логистик каналлардан изоляцияләргә тырышу инде хәзер үк тарихи масштабтагы кризиска әверелә», – диде ул бу юллар язылыр алдыннан гына. «Тарихи масштабтагы кризис»ны болай дип сыйфатлыйбыз әйдә: соңгы утыз елда без кичергән югалтулар барысы да аның янында бик кечкенә булып күренәчәк. Бу юлларның авторын кара күзлек киюдә гаепләмәгез: ул нәрсә күрсә, шуны җырлый. Аннан соң ул оптимист натуралы кеше: без бүген кичерә торган һәм иртәгә кичерәчәк хәлләрне (ассызыклыйм: авыр хәлләрне) алтын гасыр тулгагы дип бәяли. Татарның «берәү үлми берәү көн күрми» дигән әйтеме бар бит әле. Хәзер яшәп килгән система кабергә кермичә, яңасы тумаячак дип аңлыйбыз моны. Күлдә бата башласаң, аяк-кулларың бәйләнгән булса, өскә калкып чыгуның бер генә юлы бар: төпкә төшеп терәлү һәм аяклар белән төптән этелеп янә өскә калку.   Глобаль капитализм диварында барлыкка килгән чатнау иртәме-соңмы стенаның ишелеп төшүенә китерә торган ярыкка әвереләчәк һәм безгә шул җимерекләр астыннан исән калып өскә чыгарга тырышырга туры киләчәк. Планетадагы бүгенге хәл менә шундый.

Әйдәгез, аның йөрәк тибешен тыңлап карыйбыз. Халыкара валюта фондының идарәче-директоры Кристалина Георгиева Дохадагы (Катар) форумда берничә көн элек кенә: «Россия – Украина конфликты башка нәрсәләр белән бергә азык-төлек проблемаларына бәйле рәвештә Якын Көнчыгышта тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин», – диде.  Аның фикеренчә, бу яңа «гарәп язы»на этәргеч бирәчәк. Яз дигәч тә, аның хакында матур уйларга ярамый. Беренче «гарәп язы»н искә төшерик. Тунис, Ливия, Мисырдан башланып, очкыны Сүриягә килеп төшкән «яз»ның аяныч нәтиҗәләрен әле дә бетереп булмый. Икенче «яз» була калса, ул тагын да куркынычрак хәлләр вәгъдә итә. Җир шарында вакыйгалар «чылбыр реакциясе» буенча бара, шуңа күрә зыкымы безгә дә кагылачак. Дөньякүләм бик зур трансформациянең башы булачак ул.  Кристалина Георгиеваның сүзләрен без расламыйбыз да, кире дә какмыйбыз, әмма зур гарәп фетнәсе  көтелә торган хәл. Бу хакта әлеге юлларның авторы 2011 елның 3 мартында ук матбугатта: «…әле Согуд корольлегенең сәяси давылның нәкъ үзәгендә каласы, фетнәнең иң кызган урыны булып таныласы бар», – дигән юллар бастырган.  Георгиева без 11 ел элек әйткәнне бүген кабатлый, бары тик шул гына. Ул ханымның сүзләрен мин аз гына цензура таләпләренә туры китердем. Шул ук язмада Кытай, Америка һәм башка илләрдә дә хәлләрнең катлауланасын фаразлаганмын. Янки гыйсъянчылары Капитолийны кайчан штурмладылар әле?

Кытайга килсәк, эшләр менә болай тора. Россиягә каршы санкцияләргә кушылмаса да, ул барыбер аларны үтәргә мәҗбүр. Кытайга Россия базары да, башка базарлар да бик кирәк, әмма: «Кытай нефть гиганты Sinopec Россиягә инвестицияләрен санкцияләрдән куркып туктата», – дигән юллар укыйбыз без яңалыклар тасмасыннан. Ул гына да түгел,  Кытай, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы белән бергәләп Россия нигез салган Яңа үсеш банкы Россиядә эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр. Хәлнең катлаулыгын дәлилләү өчен искәртәбез моны. Кытай инвестицияләре исә Россиягә бик кирәк. Россиянең нефть-газ базары белгече Михаил Крутихин илдә нефть чыгару 6 процентка кимеде, ел ахырына – 25, киләсе ел ахырына 50 процентка кимер дип фаразлый.

Янә Кытайга әйләнеп кайтыйк. Аның күчемсез милек базарында токмачлар үткән көздән бирле куера. Зур төзелеш гигантлары Кытай банклары кредит бирмәгәч, чит ил бизнесыннан бик зур акчаларны әҗәткә җыйдылар һәм хәзер түли алмыйлар. Ни өчен Кытай банклары финансламады? Чөнки төзелеш базарының өметсез икәнен күрделәр. Төзелеш базары алар өчен исә гадәттән тыш зур әһәмияткә ия. Аның эчке тулай продуктының – 25, банк активларының 40 проценты күчемсез милек белән бәйләнгән. Пирамида ишелсә (ул әнә-менә ишеләм дип тора), бөек Кытай кризисы аваз бирәчәк. «Безнең аңа ни катнашыбыз бар?» – дип әйтергә ашыкмагыз. Иң беренче чиратта нефтькә, газга һәм башка чималларга ихтыяҗ нык кимеячәк. Без нәрсә сату хисабына яшибез әле? Менә шул шул. Кытай финанслары гына түгел, аларга әҗәткә биргән башка дәүләтләрнең дә бюджетлары ишелеп төшәчәк. Россиянең америкалылар теше үтмәгән резервлары кайда саклана әле? Кытайда. Кытай аларны бикләмәде, әмма безгә кайтарып та бирә алмый, чөнки санкцияләр капкыны эләктереп алган. Якын Көнчыгыш та чиннар белән бик тыгыз икътисади бәйләнештә тора. Аларда да хәл начараячак.

«Европада хәл начарая, Америкада бәяләр күтәрелә», – дип сөенгән ура-патриотларга җавап бирик. Аларда начараю бездә тагын да начараюга китерәчәк. Аллаһның илчесе көнбатышлылар турында: «Алар бәла-казалардан соң тиз аякка басалар», – дип әйтеп калдырган. Бу эпохалар алышынганда да үзгәрми торган сыйфаты аларның. Ә менә россиялеләргә ул сыйфат җитеп үк бетми төсле.

Түбән төшкәннән соң төптән этелеп күтәрелүнең бер үрнәге бар бүген планетада. Ул – Әфганстан. Әфган акчасы акрын гына, әмма даими ныгый. Берничә көн элек кенә Герат провинциясеннән Европага беренче экспорт кәрваны кузгалды. Быелгы бу беренче партиядә 5 миллион долларлык товар бар. Әфганстан үз авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирә. Быел сугарулы җирләренең күләмен 50 процентка җиткерүне күз алдында тоталар. Башка уңышлары да бар. Кайчан гына үзләре белән бугазга-бугаз килгән дошманнарын кичерделәр дә алар белән хезмәттәшлек юлына бастылар таулы ил кешеләре. Россиягә дә кайчан да булса шул юлга әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Әмма моңарчы тарихта күрелмәгән зур сынауларны узасы бар әле бөтен планета белән бергәләп.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү