Рөстәм Миңнеханов Сенегалга эшлекле сәфәр кыла

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалга эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Дакар халыкара аэропортында аны Сенегалның чит илләрдәге эшләре буенча дәүләт секретаре Моиз Диар Дьеган САРР, башка рәсми кешеләр каршы алган.

Рөстәм Миңнеханов сенегаллыларга хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдергән һәм ил җыелма командасының 2022 елгы футбол буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы алуы белән котлаган. Исегезгә төшерәбез: алдагы көнне Дакарда Африка командаларының сайлап алу уенында Сенегалның футбол командасы Мисыр командасын җиңде.

Татарстан Президентының Сенегалга эшлекле визиты программасында Сенегал җитәкчелеге вәкилләре белән эшлекле очрашулар, шулай ук “Татарстан – Сенегал” эшлекле форумында катнашу күздә тотыла.

Татарстан Республикасы делегациясе составына Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, һ.б. кергән.


Фикер өстәү