​Россиядә инфляция 1,16%ка кадәр кимегән

Росстатта 19 марттан 25 мартка кадәр инфляциянең акрынаюы теркәлгән.

Илдә бер атна эчендә инфляция 1,16% ка кадәр кимегән. Бу хакта Росстат белдерде.

Февраль аенда бензинга уртача куллану бәясе гыйнвар ае белән чагыштырганда 0,1% ка артты, дип тә өстәделәр. Шул ук вакытта февраль аенда ягулык җитештерүчеләр күпләп сату бәяләрен 2% ка күтәрде.

Росстат мәгълүматларына караганда, узган атнада яшелчәләргә бәя 2,7% ка кадәр кимегән. Тик суган кыйммәтләнде — аның бәясе 18,28% ка артты, ә кыяр белән помидорның, киресенчә, бәяләре 7,22% һәм 0,72% ка төште.


Фикер өстәү