Рус теле дөньяның төп телләре бишлегенә кергән

Рус теле һинди, гарәп, португал, немец, япон, бенгали һәм урду телләрен узып киткән.

Рус теле дөньяның 12 теле арасында бишенче урынга чыккан. Ул немец, португал һәм гарәп телләрен уздырган. Пушкин институты узган ел өчен “Дөньяда рус теленең хәле”дигән тикшеренү үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС яза.

Исемлек төзегәндә телләрнең көнкүрештәге әһәмияте һәм фәнни кулланылышы, шулай ук теге яки бу телдә сөйләшүчеләрнең, интернеттан файдаланучыларның саны, телнең халыкара оешмалардагы статусы һәм шушы телдәге массакүләм мәгълүмат чараларының күпме булуы исәпкә алынган.

Рус телен инглиз, испан, кытай һәм француз телләре артта калдырган. Шул ук вакытта ул бик күп кешеләрнең аралашу теле булган һинд телен узып киткән.

Шулай ук гарәп, португал, немец, япон, бенгал һәм урду да артта калган.


Фикер өстәү