Америка Россия ашламасына карата санкцияләрне йомшарткан

АКШ Россиянең минераль ашламаларына салынган санкцияләрне йомшарту турында карар кабул иткән. Бу хакта “Коммерсант” яза.

Белгечләр фикеренчә, Кушма Штатларның бу карары дөнья базарында ашламага кытлык барлыкка килүгә бәйле. Алга таба АКШ һәм Европа берлеге Россия ашламаларына пошлиналарны да юкка чыгарырга мөмкин хәтта, дип уйланыла.

1 марттан су аша йөкләр ташучы өч зур компания – Швейцариянең Mediterranean Shipping Company (MSC), Швейцария-Даниянең Maersk һәм Франциянең CMA CGM компанияләре Россия Федерациясеннән йөкләр ташудан туктаган. Шуңа да карамастан, Россиягә карата санкцияләр кертмәгән илләрнең кораблары ярдәмендә товар ташу җайга салынган да инде.


Фикер өстәү