Без ашлама сатабыз, сез санкцияләрне аласыз

Россия ягулык фронтында көрәшне үзенчә алып бара. Газга сумнар белән түләүдән баш тарткан илләргә зәңгәр ягулык озату туктатыла. Польша, Финляндия, Болгария, Голландия, Дания Себер газыннан колак кактылар инде.

Башка илләр түләүнең Кремль тәкъдим иткән схемасы белән килешергә мәҗбүр булдылар. «Сумнар белән түләү» дип аталса да, алар барыбер «Газпромбанк»ка евролар күчерәләр күчерүен, банк үзе «Газпром»га акчаны сумнарга әверелдереп бирә. Хикмәт монда кайсы валюта белән түләүдә түгел, кайсы банкка түләүдә. Хисап Көнбатыш банклары аша барса, теләсә кайчан аны бикли алалар. Мәскәү газ акчасын үз банкында саклап, аны иминлек белән тәэмин итә, бары тик шул гына. Әлегә бу «газ сугышы»нда откан бер генә ил шәйләнә. Ул – Сербия. Президент Вучич үз иленең өч ел дәвамында Россия газын башка Европа илләренә караганда 10–12 тапкыр арзанграк алачагын әйтте. Россия өчен моның әҗере никадәрдер, әйтүе авыр. Хәер, валютаның күпләп Россия банкында җыелуы да зур файда китерми әлегә. Товар белән тәэмин ителмәгән валюта «кәнфит кәгазе»нә генә әйләнә. Аны чын акчага әверелдерү өчен, санкцияләрдән арынырга кирәк. Мәскәү бу юнәлештә көрәшне үзенчә алып бара. Тышкы эшләр министры Лавров, Африкага барып, кара континент илләреннән, Россиягә санкцияләрне туктатуны сорап, Көнбатышка басым ясауларын үтенде. Әлегә нәтиҗәсе күренми.

Мәскәү икенче уен картасы – глобаль азык-төлек кытлыгы кылларында уйнау аша санкцияләрне алдыру омтылышын да ясап карый. Кара диңгезне Украина кораблары өчен бикләп, ашлык сатуга аяк чалу өчен җаваплылыкны Кремль тулысынча үз өстенә алды. Россия диңгез юлларын ашлык сәүдәсе өчен ачарга риза, әмма алмашка санкцияләрне алуны таләп итә. Әмма Евросоюз таләпкә буйсынырга җыенмый.

Азык-төлек өлкәсендә исә бөтендөнья фаҗигасе оештырырга маташалар. АКШта язгы чәчү темплары бик акрын бара. Барлык уңышның өчтән ике өлешен җыючы Миннесота һәм Төньяк Дакота әлегә барлык мәйданның 11 һәм 27 процентында гына иген чәчте. Бу бик аз. Дөньяда бодай кытлыгына дөге дефициты да килеп өстәлергә җыена. Иң күп дөге экспортлаучы илләрнең берсе – Һиндстан аны читкә сатуга тыю кертергә уйлый. Аның өлешенә исә 20 миллион тонна дөге экспорты тия. Дөге уңышы Россиядә дә начар булырга охшаган. Краснодар краендагы сусаклагычта су җитешмәү сәбәпле, дөге быел 35 процентка кимрәк җыелыр дип фаразлыйлар. Үткән җомгада Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында июльдән башлап дөге экспортын туктату турында сөйләшүләр булды. Килеп туган вазгыятьтә Кремль тагын бер нәрсә – ашлама экспорты бәрабәренә санкцияләрне алу тәкъдиме белән чыкты. Ул формуланы да хупларга теләүчеләр күренми.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү