«Дус булмаган илләр» сумнарны кайдан алыр?

Чәршәмбе көнне Владимир Путин бөек тарихи «ат йөреше» ясады: «дус булмаган дәүләтләр»гә газ экспортын сумнарга күчерергә әмер бирде. Бер атна эчендә сумнарда газ сәүдәсе көйләнеп, Себер газына бәйле булган илләр «рубль»ләр табарга, Россия банкларында үз хисапларын ачып, безнең кесәләрдә шыгырдаган кәгазьгә зәңгәр ягулык ала башларга тиешләр. Бу карар сумның дәрәҗәсен шунда ук күтәрә, ул гади кәгазьдән резерв валютасына әверелә башлый.

Путин карары киләчәктә башка товарларны да сумнарга алыштыру перспективасын күз алдында тота. Мәгълүмат кырына бу яңалык чыгу белән, биржаларда сумның курсы сизелерлек үсте, вәләкин бераздан яңадан төште. Кремль лидеры атлаган адым Көнбатыш керткән санкцияләр стенасын да ярыйсы гына җимерә. «Әһә, сез безнең банк хисапларын бикләдегезме, моннан соң үзегез безнең банкларда хисап ачасыз да, ачу килсә, без дә сезнекен бикли алабыз», – дигән эчке мәгънә дә табып була ул чишелештән.

Газ сәүдәсе өчен «дус булмаган илләр» сумнарны кайдан алалар? Беренче юл: Мәскәү биржасына киләләр дә доллар һәм евроларны сумнарга алыштыралар. Икенчесе, үз товарларын безгә сумнарга саталар. Боларны уйлаганда, күңел шунда ук күтәрелеп китә инде, чөнки барысы да без сурәтләгәнчә барса, киләчәктә чит илгә чыкканда, валюта алыштырып мәшәкатьләнәсе булмаячак. Барасың да, әйтик, Истанбулга, валюта алыштыра торган тәрәзәәгә сумнар сузасың, алар сиңа лира бирәләр. Доллар бөтенләй кирәкми. Евро да. Дубайга килеп төшсәң, сумга дирһәм алыштырасың, Җиддәгә төшеп утырсаң, риал табу проблемасы юк.

Гомумән, Россия икътисады өчен зур киләчәк вәгъдә итә бу карар. Башка тагын бик күп плүсләрен санарга була даһи ат йөрешенең. Әмма дә ләкин, әйдәгез, күктән җиргә төшәбез дә, иллюзияләрдән арынып, чынбарлыкка башка күзләр белән карый башлыйбыз. Әйтик, Джо Байден күзлеген киябез. Аны киюгә, безнең күңелдә нәфрәт ташый башлый, чөнки Америка валютасын читкә тибәреп, без алар икътисадының артына тибәбез. Американнар туклыгына кылыч күтәрәбез. Синең акчаңны бөтен дөньяда берсүзсез кабул итәләр икән, син бай. Моның белән бәхәсләшми торгансыздыр инде. Кәгазьдән акча басу кыен түгел бит. Аны акча итеп таныту кыен. Америка долларының ничек итеп дөньякүләм валютага әйләнү тарихын белүчеләр аңлый сүзнең нәрсә хакында баруын. Валютасын резерв валютасына әйләндерү өчен, дәүләткә өч нәрсә кирәк: ныклы икътисад, хәрби куәт, сәяси йогынты. Күптән түгел генә АКШта моның өчесе дә артыгы белән бар һәм җитәрлек иде. Кемнәр доллардан баш тарта, америкалылар аларга икътисади басым ясадылар, сәяси йогынтыларын эшкә җигеп, коалицияләр төзеделәр һәм… хәрби һөҗүм оештырдылар. Кайда гына сугыш башламасыннар, алар нефть өчен дә, газ өчен дә түгел, доллар өчен сугышты. Алтын урынына доллар йөргәндә, углеводородларны күпме кирәк, шуның кадәр табып була. Ливиянең фаҗигале лидеры Каддафины хәтерлисездер инде? Алтын акча кертергә азаплану сәбәпле, аны шулай кырыс җәзаладылар. Ә Гыйрак диктаторы Сәддәм Хөсәен нефтьне долларга түгел, еврога сатарга теләгән иде…

Бертуктаусыз сугышлар алып бара-бара, һәм долларны хөрмәтләмәгән илләргә санкцияләрне чамасыз кертеп, Вашингтон үзен үзе көчсезләндерде. Кайсы гына илләрнең доллардагы хисапларын бикләмәделәр алар… Бу, билгеле, долларга ышанычны киметте, барлык илләрдә дә ризасызлык уятты. «Ни өчен доллар савым сыеры булырга тиеш әле?» дигән сорау күңелләрдә тумый калмый иде. Башта финанс хакимлеген евро белән бүлешергә туры килде. Евроның резерв валютасы дәрәҗәсенә ирешүе Евросоюзга муллык китерде, бомжларга без эшләп тә ала алмый торган күләмдә пособиеләр өләшү дәрәҗәсенә җиттеләр. Ул арада Кытайның икътисади һәм хәрби куәте үсте һәм юань резерв валютасы статусын таләп итә башлады. Соңгы көннәрдә юань инде согуд нефтен сатып алу дәрәҗәсенә килеп җитте. Кытайны җиңел генә куркытып булмый бит.  «Saudi Aramcoның Кытай белән нефть өчен юаньнарда хисап ясау ихтималлыгы нефть базары өчен чып-чын шартлауга әвереләчәк». Бу – Шанхай университетының халыкара финанслар һәм сәүдә факультеты деканы Чжан Юйгу фикере. Бу хәл бөтен финанс системасына тәэсир итәчәк, дип саный ул. Аның белән килешмичә мөмкин түгел.

Әйдәгез, тагын вазгыятькә Джо Байден күзлегеннән карыйбыз. Дөньякүләм бердәнбер держава дип саналган лидерның бер дә абруен калдырмый бу хәлләр. Барлык янкиларның да кытыгына үтергеч итеп тия. Алар моның белән килешмәячәк. Европа да шулай ук. Чәршәмбе көнне Путин газны сумнарга сату турында игълан иткәндә, Байден Европага килеп төште. Бу юллар язылганда, пәнҗешәмбедә, НАТОның гадәттән тыш саммиты, һәм «Зур җиделек»нең ашыгыч очрашуы әзерләнә. Карарлар газета әзерләнеп беткәч кенә чыгачак, шуңа күрә без фаразлап кына язабыз.

Миңа иртүк Европаның Россия газына сумнар белән түләүдән баш тарту өчен уртак килешү әзерләве турында хәбәр килеп иреште инде. Германиянең кайбер сәясәтчеләре ризалык белдерә сумнар белән түләүгә күчәргә, тик бу – аларның шәхси фикере генә. Ни өчен сумга риза түгел? Сорауның төп җавабын югарыда бирдек шикелле. Без әле монда сумга шикәр сатып алуда кыенлыклар кичерәбез, көнбатышлылар андый волатиль, ягъни курсы һәм кыйммәте уйнап торган акча белән эш итәргә теләмәсләр, билгеле. Икенче төрле әйтсәк, сумның дәрәҗәсен күтәрү өчен, Россиянең икътисади куәте юк. Сәяси йогынтысы да чамалы гына. Хәрби куәттән атом бомбасы бар-барын. Халыкара сәүдәне сумнарга күчерү болай да финанс системасы өстендә атом бомбасы шартлатуга тиң инде ул.

Европадагы ике ашыгыч саммит Украинага хәрби ярдәмне көчәйтү турында сөйләшү максатыннан җыела. Кытайга басым ясау, Согуд принцы Мөхәммәд ибн Сәлманны җәзалау турында да сөйләшми калмаслар. Кытайга аркаланып, принц үз язмышын зур куркыныч астына куя. Сүз уңаеннан, әлегә нефтьне юаньнарга сату мәсьәләсе ахыргача хәл ителмәгән. Артка чигенү өчен мәйдан калдырылган. Ә газ белән сумнарда сәүдә итү катгый карар булып яңгырады инде. Тагын бер нәрсәне искә төшерик: 2014 елгы Кырым хәлләреннән соң Болгария һәм Сербия белән Россия арасында газны сумнарга сату ихтималлыгын караган килешүләр төзелде һәм нәкъ менә шул вакыттан башлап НАТО гаскәрләре безнең чикләр буенда интенсив рәвештә туплана инде. Сәүдә барыбер евро һәм долларларда барды дип беләм ул илләр белән дә.

«Дус булмаган дәүләтләр» Мәскәүгә икътисади басымны көчәйтерләр башта. Украинага хәрби ярдәм күрсәтүне арттыру турында да килешерләр. Россия исә Киевка хәрби ярдәм күрсәтүчеләргә һөҗүм белән яный. Бу үзе генә дә зуррак конфликт ихтималлыгын үстерә. Ә инде газ өчен сумнар таләп итү аны тагын арттыра. Бер өметле нәрсә бар-барын. Санкцияләр кертелгәч, Кремль тышкы әҗәтләрне сумнарда түләү белән янады да, беренче түләү датасы килеп җитүгә, өстәлгә долларлар чыгарып салды. Димәк, газ сәүдәсендә дә чигенү ихтималлыгы бар әле. Газга бик мохтаҗ булганлыктан, Европа вакытлыча булса да сумнар белән түләргә риза булыр, бәлки. Бу бик уңышлы сценарий булыр иде. Гадәттән тыш уңышлы хәтта. Әмма АКШ, моңа юл куймас өчен, бар көченә тырышачак. Вазгыять менә шулай катлауланып үсә. Хәл киеренке, сабыр гына чишелешне көтәбез.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү