Икмәксез калмабыз: Татарстанда он запасы җитәрлек

Соңгы араларда Татарстанда икмәккә ихтыяҗ арткан. Моңа карамастан, республикада камыр ризыкларына кытлык көтелми. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, социаль икмәк элеккеге күләмдә һәм сыйфатта җитештереләчәк, дип ышандырды.

Социаль ипигә бәя артмый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада он, шикәр һәм башка төп азык-төлек продуктларының резервы булдырылды. Икмәк пешерү предприятиеләренә акчалата да ярдәм итәчәкләр. Бу максатларга 240 млн сум акча каралган.

– Продукциянең үзкыйммәтенең нигезе булган он икмәк пешерүчеләргә 45 көнгә кичектереп сатылачак. Республика тарафыннан 3 мең тонна шикәр сатып алынды. Икмәк пешерүчеләргә шикәр тотрыклы бәядән биреләчәк, – диде Наил Залаков.

Республиканың икмәк пешерүче иң эре предприятиеләренең берсе – Күмәч-кондитер комбинатында тәүлегенә 60 тонна ипи һәм икмәк эшләнмәләре җитештерелә. Предприятие кибет киштәләрен икмәкнең барлык социаль төрләре, икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре, аерым алганда, торт, пирожный һәм чәкчәк белән тәэмин итә. Биредә 700дән артык кеше эшли. Без килгәндә, предприятиедә яңа пешкән камырның хуш исе таралган, эшнең иң кызган чагы иде. Икмәк пешерүчеләрнең куллары-кулга йокмый, күмәчләр мичләргә озатыла һәм өсләре алланып, тәмле булып пешә. Биредә эшләүчеләр инде иртәдән аяк өстендә. Әллә кайдан күренеп тора: үз эшләрен яратып башкаралар. Икмәкне күңел биреп пешергәндә генә сыйфатлы һәм тәмле килеп чыга, ди камыр басучы апалар.

Соңгы өч атнада ипинең социаль сортларына ихтыяҗ арту күзәтелә. Аеруча «Сельский» һәм «Дарницкий» төрләрен күпләп алалар икән. Бу хакта журналистлар белән очрашуда комбинатның генераль директоры Булат Котдусов әйтте. Сатып алу арту аларның бәясе арзанрак булуына бәйледер, ди ул. Социаль ипигә бәяләрне саклап калу өчен коммерцияле продуктларга бәяләр 10 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин.

– Узган ел дәвамында бездә барлык бәяләр буенча индексация 6 процент иде, чимал 13 процентка кыйммәтләнде. Без һәрвакыт бәяләрне тотрыклы тотарга тырышабыз, – ди җитәкче.

Ваклап сату предприятиеләре соңгы өч атнада Күмәч-кондитер комбинатына гаризалар күләмен 3–5 тоннага арттырган. Әгәр элек предприятиедән тәүлегенә 55–60 тонна продукция җитештерүне таләп итсәләр, бүген – 59–63 тоннага кадәр. Генераль директор әйтүенчә, предприятиедә кимеми торган он запасы 300 тоннаны тәшкил итә. Шикәр, май, чүпрә кебек төп азык-төлек продуктлар запасы да җитәрлек.

Импортка бәйле түгел

Булат Котдусов сүзләренчә, предприятиедә Таиландтан кайтарыла торган экзотик җиләк-җимеш белән тәэмин итүдә өзеклекләр бар.

– Әлегә экзотик продуктларны китерү сроклары буенча логистик сораулар бар. Ассортиментны тарайтмадык, әлегә тропик җиләк-җимеш запасы җитә. Бөтенләй булмаган очракта да, эчлеккә күрәгә яки башка җиләк-җимеш тә салып була, – ди ул.

Икмәк комбинатында камыр әйберләрне эшләү өчен яңа заманча технологияле җиһазлар урнаштырылган. Техник җиһазларның берсе эшләгәндә, калган икесе резервта тора. Запас частьларга да кытлык юк. Аларны бер елга җитәрлек алып куйганнар икән. «Чит илнекен алыштыра алырлык запас частьлар Россиядә дә бар. Без импортка бәйле түгел, санкцияләргә дә эләкмәдек», – ди җитәкче.

Предприятиенең төрү материаллары запасы да 2–3 айга җитә әле. Ә бәяләр 25–30 процентка артыр дип фаразлый Булат Котдусов. Чөнки төргәк өчен чит ил компонентлары кулланыла. Ипи пешерүчеләр исә бәяләрне тотрыкландыру өчен төрү материалларыннан бөтенләй баш тартырга тәкъдим итәләр.

                                                                                                Ләйсән САФИНА

 


Икмәксез калмабыз: Татарстанда он запасы җитәрлек” язмасына фикерләр

  1. Менэ бит чит ил ничек итеп узенэ жайлап бэйлеп бетерде.иген кырларына ойлэр кибетлэр тозугэ биреп хэтта бэрэнге утыртуны туктатып куйдылар .читтэн кертэлер узебезнеке череп ята.халык хайваннан баш тартты: котулеклэр бетте борщевик басты.илебез берничэ олигарх аркасында чит иллэр кабаласында калды.бэлки санкциялэр аркасында азрак узгереш булыр?

Фикер өстәү