Михаил Мишустин: «Моңа кадәр алынган ипотека ставкалары артмаячак»

Ипотеканы Үзәк банкның төп ставкасы артканчы алучылар элеккечә түлиячәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергән.

Россия Хөкүмәте алдында чиктән тыш мөһим бурыч: үзгәрүчән ставкалы кредит алып, хәзер процентларның үсүеннән ни эшләргә белмичә аптырап калган кешеләргә ярдәм итү бурычы тора. Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, илдә 11 триллион сум күләмендәге кредит – нәкъ менә шундый.
“Компанияләргә ярдәм кулы сузу өчен кредитны реструктурлаштыруның аерым тәртибе тәкъдим ителде. Кредит алучылар якындагы айларда процентларны тулы күләмендә түләмичә, ел ахырына калдырырга мөмкин. Хөкүмәт кайбер компанияләргә процент түләүләрен бетерү мөмкинлеген карый”, – дигән Михаил Мишустин.


Фикер өстәү