Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Милләтләр иреге өчен» форумында катнашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, партиянең Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү буенча Генераль Советы комиссиясе әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә булып, анда «Милләтләр иреге өчен» беренче Халыкара форум эшендә катнаша.

«Бердәм Россия»нең «Милләтләр иреге өчен» беренче Халыкара форумында Африка, Азия, БДБ, Якын Көнчыгыш, Латин Америкасы һәм Европаның 50дән артык иленнән 400гә якын делегат, алдынгы сәяси көчләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре җыелган. Форумда катнашучылар дәүләтләрнең суверен эшләренә тыкшынуга, деструктив неоколониаль практикаларга каршы тору мәсьәләләре, шулай ук сәяси, финанс-икътисади, мәгълүмати бәйсезлек проблемалары турында фикер алышты.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. «Мондый форматтагы очрашулар киң диалогны һәм партнерлык элемтәләрен ныгытуга, глобаль сынауларга уртак җаваплар булдыруга ярдәм итәчәк. Илебез колониаль системаның нигезләрен җимерү өчен күп нәрсә эшләде, һәм бүген без чын ирек һәм гаделлек өчен көрәштә, барлык илләрнең һәм халыкларның үсеше өчен, демократик күпполярлы дөнья тәртибен формалаштыруда көчләрне берләштерергә әзер, аның нигезендә халыкара хокук принциплары, бер-берсенең законлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итү, үзара ышаныч һәм иҗади хезмәттәшлек ята», – диде дәүләт башлыгы.

«Бердәм Россия» партиясе рәисе, РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев әйтүенчә, форумда катнашучыларны үз халыкларының чәчәк атуы белән кызыксыну, кешелек язмышына, аның неоколониализмнан азат булган үсешенә битараф булмаган мөнәсәбәт берләштерә.

Форум кысаларында докладлар белән «Берләшкән йөрәкләр хәрәкәте» партиясе рәисе, Үзәк Африка Республикасы Президенты Фостен Туадера, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Лю Цзянчао, Африка милли конгрессының генераль секретаре Фикиле Мбалула, Бразилия, Корея, Куба, Камбоджа, Алжир һәм башка дәүләтләрнең алдынгы сәяси партияләре һәм оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

Форумда катнашучылар шулай ук «Бердәм Россия»нең «Милләтләр иреге өчен!» форумы мәйданчыгында неоколониализмга каршы көрәш тарафдарларының рәсми булмаган халыкара иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен оештыру турында карар кабул итте.

 

 


Фикер өстәү