Ямал-Ненец автономияле округындагы колониядә Алексей Навальный вафат булган

Колониядә Алексей Навальный вафат булган. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) Ямал-Ненец автономияле округы буенча идарәсенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге вакыйга 16 февральдә булган. «Хөкем ителгән Навальный А.А. урамга чыккач үзен начар хис итте, шундук аңын югалтып егылды», – диелә ФСИН хәбәрендә.

Урынга килгән табиблар кирәкле реанимация чараларын уздырган, әмма Навальныйны коткарып кала алмаганнар. Ашыгыч медицина ярдәме табиблары хөкем ителүченең үлемен раслаган. Хәзер үлем сәбәпләре ачыклана.

Узган елның августында суд Алексей Навальныйны экстремистик оешма булдыру турындагы эш буенча 19 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.


Фикер өстәү