Саба районының Сабай авылында мунчада ир белән хатын янып үлгән дигән хәбәр таралды. “ВТ” журналисты әлеге хәлне ачыклар өчен Тимершык авыл җирлеге советында эшләүчеләр белән элемтәгә керде.
– Дөрес хәбәр түгел бу. Ул кешеләр үлгәннәр. Әмма мунчада һәм янып түгел. Ир белән хатын да булмаганнар. Сабайда берничә генә хуҗалык анда. Үлгән хатын-кыз ул авылныкы, ир-кеше башка җирдән килгән булган. Хатын-кыз олы яшьтә, ир-ат яшь әле. Йомыш белән генә кергәнме, белмибез. Әмма икесе дә вафат, – ди исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр. – Газ белән агуланмадылармы икән дигән фараз бар. Әлегә үлем сәбәбе ачыкланмаган.
Вафат булган гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз.