Фәрит Мөхәммәтшин: «Төбәкләрдә милләтара тынычлык һәм татулык өчен бергәләп тырышырга кирәк»

Мәскәүдә «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советының халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү буенча комиссиясе утырышы узды. Комиссия утырышында партиянең Югары совет әгъзасы, Татарстан төбәк бүлеге секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Билгеле булганча, РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Бердәм Россия»нең сайлау алды исемлеге лидерлары партиянең махсус төзелгән комиссияләрен җитәкли. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү комиссиясен җитәкли.

Сергей Лавров әйтүенчә, безнең ил, Европа һәм бөтен дөнья катлаулы чор кичерә.

– Барлык кыенлыкларга да карамастан, Россия дипломатиясе халыкара аренада ил мәнфәгатьләрен эзлекле һәм ныклы рәвештә яклаячак, Россия гражданнарының һәм чит илдәге ватандашларыбызның тормышын, намусын, иминлеген саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, – диде ул.

Россия тышкы эшләр министры шулай ук чит илдә яшәүче ватандашларга һәм рус телле халыкка ярдәм итү өчен яңа чаралар әзерләнгәнен әйтте.

Утырыш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин аның вакытлы булуын ассызыклады.

– Без тулы мәгълүмат алдык, – диде ул. – Сергей Викторович әйткәнчә, бу цивилизациянең тарихи үсешендә хәлиткеч этап. Бу шартларда безнең төбәкләрдә милләтара тынычлык һәм татулык өчен бергәләп тырышырга кирәк. Россия Президенты алдан күреп кабул иткән карарларга, Кораллы көчләргә теләктәшлек белдерү – болар барысы да зур илне берләштерде. Без бу сәясәтне хуплыйбыз. Татарстан икътисадны тотрыклыландыру, көнбатыш илләр санкцияләренә каршы тору өчен актив чаралар күрә. Күпмилләтле халык киләчәккә ышаныч белән карый һәм бу процессларның тәмамлануын көтә. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Дәүләт Думасына «Бердәм Россия»дән сайланган депутатлардан ватандашлар белән эшне көчәйтү турында файдалы тәкъдимнәр булды. Бүген утырышта яңгыраган тәкъдимнәр Россиянең барлык субъектларында һәм аерым алганда Татарстанда теләктәшлек табачак.

«Бердәм Россия»нең халыкара хезмәттәшлек буенча комиссиясе Европадагы иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләренә мөрәҗәгать белән чыкты. Аны Европадагы барлык илләрдәге җәмәгатьчелеккә җиткерү планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү