29 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Юридик хезмәт белгече көне (Хәрби юрист көне)
2006 елның 31 маенда Россия Президенты указы белән гамәлгә куела. Дата очраклы рәвештә генә сайланмый. 1836 елда бу көнне Николай I тарафыннан Хәрби министрлык оештырыла. Анда беренче тапкыр юридик консультант вазыйфасы тәгаенләнә.

Россия Хезмәт Герое
9 ел элек (2013) Россия Президенты «Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен гамәлгә кую турында» гы указга кул куя. Герой исеме беренче тапкыр 2013 елның 1 маенда бирелә. Татарстанда бер Россия Хезмәт Герое бар: ул – республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

Мәскәүдә – теракт
11 ел элек (2010) «Лубянка» һәм «Культура паркы» метрополитеннарында теракт була. Нәтиҗәдә 40 кеше һәлак була, 160 пассажир зыян күрә.
Беренче хәрби корабль
199 ел элек (1823) «Метеор» исемле, пар белән эшли торган беренче рус хәрби корабленә нигез салына. Ике елдан соң ул суга төшерелә. 1826 елны Кара диңгез флоты составына керә. 40 м озынлыктагы, 6 метр киңлектәге пароходка 14 туп куела. «Метеор» 1828-1829 еллардагы рус-төрек сугышында катнаша.

Тарту тыела
17 ел элек (2004) Ирландиядә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон үз көченә керә. Ирландия – дөньяда мондый тыю керткән беренче дәүләт була. Аны бозган өчен бик зур штраф карала.

Кока-кола
136 ел элек (1886) АКШта кока-кола уйлап табыла. Бу эчемлек “нерв киеренкелегеннән” котылу өчен дип тәгаенләнә. Бүген ул дөньяның 200 илендә сатыла.

Беренче газета
Дөньяда сакланып калган беренче газета 2086 елның 29 мартында Римда чыга. Ул “Көн вакыйгалары” дип аталган. Газетаны тактада чыгарганнар һәм бушлай таратканнар. Иң беренче басма газета исә Кытайда VIII гасырда пәйда була, «Башкала хәбәрләре» дип атала. Анда император указы белән мөһим яңалыклар басыла.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү