31 август тарихта ниләр белән хәтердә калды?

 Россия мал табиблары хезмәткәрләре көне

Бу көн 2014 елның 11 июнендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән билгеләнә.

Блог көне

Блог өлкәсенең тарихы 1992 елда башлана. Бервакыт шулай американлы Тим Бернес-Ли үзенең веб-битендә яңалыклар урнаштыра. Тора-бара аның бу эше бик кызыклы шөгыльгә әверелә. Нәтиҗәдә 1999 елда Pura Lads (АКШ) компаниясе челтәрле көндәлекләр алып бару өчен платформа төзи. Бүген дөньяда 75 миллионга якын блог исәпләнә.

Метро янында теракт

16 ел элек (2004) Мәскәүдә «Рижская» метросына керү урынында теракт була. Үзен үлемгә хөкем иткән террорчы хатын-кыз  станциягә керергә тели, әмма анда милиционер торганын күреп, шартлаткыч матдәне шунда, халык арасында эшләтеп җибәрә. 10 кеше һәлак була, 46сы яралана. Әлеге теракт өчен җаваплылыкны «Исламбули бригадасы» группировкасы үз өстенә ала.

Совет гаскәрләре Германиядән чыга

26 ел элек (1994) Германиядә совет гаскәрләре группасы (соңрак Көнбатыш группа гаскәрләре) 1945 елның май ахырында оештырыла. 1970-80 нче елларда ул СССР Кораллы көчләренең иң куәтле берләшмәсе була. Анда 1,5 млн кеше һәм 111 мең берәмлек корал һәм хәрби техника санала. Башкомандующий итеп Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков билгеләнә.

1990 елның сентябрендә ФРГ канцлеры Гельмут Коль белән СССР Президенты Михаил Горбачев килешүгә кул куялар. Аның нигезендә Германия территориясендәге совет гаскәрләре 1994 елга кадәр чыгып китәргә тиеш була. 1992 елның 4 мартында Борис Ельцин имзалаган Указ нигезендә Көнбатыш группа гаскәрләре Россия юрисдикциясенә күчерелә һәм безнең ил гаскәрләрне чыгару буенча җаваплылыкны үз өстенә ала.

«Адмирал Нахимов» һәлакәткә эләгә

34 ел элек (1993) Новороссийскидагы Цемесск бухтасында йөк ташучы «Петр Васев» судносы белән пассажир пароходы «Адмирал Нахимов» бәрелешә. Пароходның бортында 1234 пассажир һәм экипаж әгъзалары була. Бәрелешү пароход бортында 9га 10 метр зурлыгында тишек хасил итә. «Адмирал Нахимов» 7-8 минут эчендә бата. 359 турист һәм 64 диңгезче һәлак була.

Һәлакәтнең сәбәбе шунда: ике судноның да капитаннары маневрлар вакытында хата җибәрә. 1987 елның мартында судно капитаннары Вадим Марков белән Виктор Ткаченко икесе дә 15 елга хөкем ителәләр.  1992 елда аларны ярлыкау турында карар чыгаралар.

Стахановчылар хәрәкәте

85 ел элек (1935) Донбасс шахтеры Алексей Стаханов бер сменага (5 сәгать 45 минут), норманы 14 тапкыр арттырып, 102 тонна күмер җитештерә. Бу СССРда «Стахановчылар хәрәкәте»н башлап җибәрергә сәбәп була. Ул тиз арада ил буйлап тарала. Инде 1935 елның ахырына ук машина төзелеше өлкәсендә Александр Бусыгин «Стахановчы хәрәкәте»н башлый. 1935 елның сентябрендә Билал Ихласов, көндәлек норманы 485 процентка үтәп, руда табуда союз буенча рекорд куя. Авыл хуҗалыгында бу хәрәкәтнең активистлары булып СССРда беренче тракторчылар бригадасын оештыручы Прасковья Ангелина, комбайнчы Константин Борин һәм звеночы Мария Демченко таныла.

1950 нче елларда моңа алмаш булып, хезмәткә коммунистик караш хәрәкәте килә. Стахановчылар коммунистик хезмәтнең ударниклары һәм коллективларына әверелә.

Мәктәптә укулар кертелә

95 ел элек (1925) «РСФСРда гомуми башлангыч укыту һәм мәктәп челтәрен төзүне кертү турында»гы Декрет кабул ителә.

1917 елга кадәр Россиядә гомуми башлангыч укытуны кертү мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелә, әмма ул дәүләт тарафыннан хупланмый. 1918 елда Бөтенсоюз Башкарма Үзәк комитеты «РСФСРда бердәм хезмәт мәктәбе турында» нигезләмә кабул итә. Аның буенча беренче һәм икенче баскычлы мәктәпләрдә 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар бушлай белем алырга тиеш була.

1925 елның 31 августында башлангыч белем бирүнең срогы билгеләнә. Край, өлкә, губерна башкарма комитетларына Октябрь революциясенең 10 еллыгына  беренче баскычлы мәктәпләргә ирекле йөрүне, ә аннан соңгы елларда мәҗбүри гомуми башлангыч белем бирүне тәэмин итәргә кушыла.

Төньяк башкала исемнәрендә үзгәрешләр

106 ел элек (1914) Санкт-Петербург Петроград дип үзгәртелә. Бу Беренче Бөтендөнья сугышы башында Россиядә зур үсеш алган немецларга каршы масштаблы кампаниянең бер  өлеше булып тора. 1 сентябрь көнне «Биржа яңалыклары»ның ашыгыч саны чыга. Анда «Без Петербургта йокларга яттык, Петроградта уяндык!..» дип язылган була.

1924 елда, Владимир Ленин үлгәннән соң, шәһәр Ленинград дип йөртелә башлый. Аның тарихи исеме 1991 елда кайтарыла.

ГДР белән ФРГ берләшә

30 ел элек (1990) Берлинда ГДРның ФРГ составына керүе турында килешү имзалана. Бердәм Германия  дәүләтен төзү мөмкинлеге турында  сөйләшүләр күптән алып барыла. Ниһаять, 1990 елның 31 августында Берлинда ФРГ эчке эшләр министры Вольфганг Шойбле белән ГДР Премьер-министры каршындагы парламент статс-секретаре Гюнтер Краузе берләшү турында килешүгә кул куялар.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү