Рөстәм Миңнеханов Чистайда: “Бүген безнең бурыч – балаларга әйбәт белем бирү”

Бүген безнең бурыч – заманча шартларда, көндәшлеккә сәләтле булсыннар өчен, балаларга әйбәт белем бирү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәре 2нче лицеен ачу тантанасында шулай дип белдерде.

Яңа лицей (адресы: Полющенков урамы, 28 Б) 800 урынга исәпләнгән. Берничә блокка бүленгән. Башлангыч сыйныфлар блогы, калган сыйныфлардан “аерылып”, 1 һәм 2 нче катларда урнаштырылган. Спорт белән шөгыльләнү зонасы киенү-чишенү, душ, санузел бүлмәләре белән тәэмин ителгән, аннан турыдан-туры мәктәп яны территориясенә чыгу мөмкинлеге каралган. Лицей бинасының 1нче катында – 400 урынга исәпләнгән ашханә һәм кафе. Заманча ут, тавыш һәм мультимедиа җиһазлары белән тәэмин ителгән 266 урынлы актлар залы 2нче катта урнашкан. Китапханә исә 3нче катта урын алган.

Лицейның төп үзенчәлеге – биредә “мәктәп-вуз-шәһәр предприятиесе” чылбырын саклау күздә тотыла. Мәгариф учреждениесе Туполев исемендәге  КНИТУ-КАИ Чистай филиалы һәм шәһәрнең төп предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәчәк.

Чистай районы башлыгы  быел районда өч мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзекләндерелүен, барлык мәгариф оешмаларының яңа уку елына һәм балаларны кабул итүгә әзер булуын билгеләп үтте. “Районның мәгариф системасына Татарстан бюджетыннан барлыгы 1 миллиард сум чамасы акча җәлеп ителде, – диде ул. – Соңгы биш елда яңа микрорайонда яңа торак йортлар, балалар поликлиникасы һәм балалар бакчалары төзелде. Барысы да – республика программалары нигезендә”.

Татарстан Президенты Чистайга эшлекле сәфәре барышында “Татнефть-Олимп” стадионы территориясендәге паркны (адресы: Энгельс урамы, 118)  төзекләндерүнең барышы белән дә танышты. Бүгенгә төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнгән. Паркта өстәмә мәйданчыклар (балалар, спорт мәйданчыклары) эшләнелә, үзәк мәйданчык оештырылган, павильоннар, эскәмия, ятаклар һәм чүп савытлары урнаштырыла, паркның буеннан-буена асфальт сукмак салынган. Биредә шулай ук бетон түшәмәлә скейт-мәйданчык һәм “арканлы юл” булачак.

Соңыннан  Рөстәм Миңнеханов Чистайда “МЕТТЭМ-М” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең производство комплексы белән танышты. Предприятие автомобиль компонентлары (автомобиль электроникасы, мехатроника һәм телематика) җитештерә.

 


Фикер өстәү