Фәрит Мөхәммәтшин Казанның “Салават күпере” микрорайонында укучыларны Белем көне уңаеннан котлады

Бүген – Белем көнендә Казанның Киров районы “Салават күпере” торак комплексында 182 нче политехника лицееның яңа бинасы ишекләрен каерып ачты. Яңа уку елына һәм белем үзәген ачуга багышланган бәйрәмдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин укучылар, укытучылар һәм ата-аналарны шатлыклы вакыйга уңаеннан котлап, Татарстанда мәктәпләрдә белем бирү системасын үстерү өчен бик күп эшләнүен билгеләп үтте. “Бүген сезнең микрорайонда балалар да, ата-аналар, укытучылар да зарыгып көткән зур бәйрәм, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Сезгә политехника лицееның яңа бинасы үз ишекләрен ачты. Бу мәктәптә балаларның сыйфатлы белем алачагына зур өметләр баглыйбыз”.

Фәрит Мөхәммәтшин, укытучыларга мөрәҗәгать итеп, мәктәптә булдырылган шартлар нәтиҗәсендә белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә югары биеклекләргә ирешеләчәгенә ышаныч белдерде. Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе лицейда укучыларга компьютерлар сатып алуга сертификат һәм волейбол кирәк-ярагы тапшырды. “Лицей командасының Мәктәп волейбол лигасында актив катнашачагына ышанам”, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Балалар өчен беренче кыңгырау яңгырагач, Фәрит Мөхәммәтшин мактаулы кунаклар озатылуында уку бүлмәләре, актлар залы, лабораторияләр, мәктәп ашханәсе, бассейннар белән танышты.
182 нче политехника лицееның өч катлы яңа бинасы 1500 урынга исәпләнгән. Биредә мәктәпнең өлкән сыйныфлары – 74 уку бүлмәсендә 5-11 сыйныф укучылары белем алачак.

Башлангыч сыйныфлар исә 5 ел элегрәк төзелгән бинада укыячак.
Укучылар профильле лабораторияләрдә һөнәргә өйрәнәчәк. Спорт блогы ике бассейннан, спортзал, көрәш залы, 2 бию залы, башка бүлмәләрдән тора. Ашханә – 750, актлар залы – 650 урынга исәпләнгән.
Мәктәп территориясендә спорт мәйданчыклары – футбол, башлангыч хәрби әзерлек, тренажерлар, сикерү мәйданчыклары урнашкан.

Бинага быел февраль аенда гына тәүге нигез ташы салынган булган.


Фикер өстәү