Абортларны тыйсалар, бу эш «идән асты»на китмәсме?

Бүген Татарстанда бала табу яшендәге 929 418 хатын-кыз исәпләнә. Соңгы бер ел эчендә республикада хатын-кызның үз теләге белән ясалган абортлар саны 7,2 процентка кимегән. Өч ел эчендә исә бу сан 10,2 процентка азайган. Әмма белгечләр тынычланырга иртәрәк дип саный. Татарстанда абортларның тамырына балта чабу өчен, аларны дәүләт оешмаларында гына ясый башларга тәкъдим итәләр.

Сиңа да кагыла, миңа да

Аборт бары тик дәүләт оешмаларында гына ясалырга тиеш. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин яңа вазыйфага билгеләнгәннән бирле шул фикерне алга сөрә. Мондый катгый карарга килүенең сәбәбе дә бар. Шәхси медицина оешмаларында бала төшертүгә куелган барлык таләпләр дә тиешенчә үтәлеп бетми, дип саный министр.

– Дәүләт дәвалау оешмаларында хатын-кызны аборт ясату ниятеннән кире кайтарырга тырышалар. Безнең һәр хатын-кыз консультациясендә махсус кабинет эшли. Әгәр хатын-кыз, кыен хәлдә калып, аборт ясатырга җыена икән, аның белән иң беренче чиратта психолог эшли. Аңа уйларга бер атна вакыт бирелә. Шуннан соң гына ахыргы карар кабул ителә. Ә хатын-кыз, шушы бер атна эчендә шәхси клиникага барып, бернинди киртәләрсез аборт ясата ала. Аны анда колач җәеп каршы алачаклар. Чөнки шәхси клиникалар өчен аборт – иң беренче чиратта керем чыганагы. Алар әле баланы төшертеп кенә калмыйча, йөккә уза калсаң, тагын кил, дип озатып та калырга мөмкин. Бу очракта иң куркынычы шул: без статистиканы тулысынча күреп бетерә алмыйбыз. Шәхси клиникаларда күпме аборт ясала? Шуңа күрә дәүләт оешмалары белән шәхси клиникалар арасында элемтә, мәгълүмат алмашу булырга тиеш, – дип белдергән иде министр бер сөйләшүебездә.

Бакчага атылган таш ияләренә барып җиткән булса кирәк. Рәсми саннарга ышансаң, республикада аборт ясарга лицензиясе булган 86 шәхси медицина оешмасының өчтән бере бүген бу хезмәттән баш тарткан. Таякның ике башы булган кебек, абортлар фәкать дәүләт оешмаларында гына ясала башласа, законсыз рәвештә – яшерен генә бала төшертү очраклары артмасмы? Бу сорау белән кабат министрлыкка мөрәҗәгать иттек.

– Монда абортларны тыю турында сүз бармый. Сүз бала төшертергә карар кылган хатын-кыз белән ныклап сөйләшү, аңа уйларга вакыт бирү кебек мөһим таләпләрне тиешенчә үтәтү турында бара. Шуңа күрә «идән асты»нда аборт ясатулар артыр дип тә борчыласы юк. Шәхси клиникаларда алда телгә алган кагыйдәләрне бозу очраклары булгалады. Аборт ясар алдыннан хатын-кыз белән психолог, социаль хезмәткәр, акушер-гинеколог кебек белгечләр сөйләшергә тиеш. Алга таба ул анкета тутыра, аңа уйларга бер атна вакыт бирелә. Шәхси оешмаларга да, дәүләтнекеләренә дә бер үк дәрәҗәдә кагыла бу таләпләр, – дип ачыклык керттеләр безгә Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Табу гына түгел

Авыр чакта әйтелгән бер сүз еш кына кешенең тормышын тамырдан үзгәртергә сәләтле була. Баласын төшертергә уйлаган хатын-кызлар белән консультация үткәргәннән соң, аларның якынча 12 проценты бу ниятеннән кире кайта, диләр министрлыкта.

Узган ел, табибларның киңәшенә колак салып, 44 меңнән артык хатын-кыз аборт ясатмаска булган. Ел дәвамында исә Россиядә барлыгы 400 меңнән артык бала төшертү очрагы теркәлгән. Соңгы ун елда илдә аборт ясату очраклары ике тапкыр диярлек кимегән. Татарстанда узган ел барлыгы 11,6 мең аборт ясалган. Шуларның яртысы – хатын-кызның сәламәтлеге начар булу аркасында, калганы – үз теләге белән.

Республикада исә болар белән генә туктап калмаска булганнар. Якын киләчәктә Казанның Бутлеров урамында кризислы йөклелек үзәге барлыкка килергә мөмкин. Хатын-кыз консультациясендә аборт ясату уеннан кире кайтара алмасалар, булачак ананы шунда озатачаклар. Биредә аның белән тагын да көчлерәк психологлар эшләячәк.

Белгечләр үзәккә зур өметләр баглый. Хатын-кызлар исә башка фикердә. Казанның Салмачы бистәсендә яшәүче өч бала әнисе Рузалия Хәбибуллина (исеме үзгәртелде. – Д.Г.) бала табу-тапмауны фәкать ир белән хатын-кыз гына хәл итәргә тиеш, дип саный.

– Гаиләдә генә хәл ителергә тиешле шәхси мәсьәлә бу. Анда өченче берәүнең тәртип урнаштырырга хакы юк. Тормышта төрле хәлләр була. Аннары баланы табу гына түгел, аны үстерәсе, кеше итәсе дә бар бит әле. Дәүләт абортлар белән көрәшкәндә генә түгел, баланы үстергәндә дә бишкуллап ярдәм итсен иде ул, – ди күп бала әнисе.

Соңгы сүз кемдә?

Казан федераль университеты клиникасындагы акушерлык бүлегенең югары категорияле акушер-гинекологы, медицина фәннәре кандидаты Резедә Шәрипова фикеренчә, аборт ясатырга карар кылган хатын-кызны тәнкыйтьләргә ашыкмаска кирәк. Ник дигәндә, тормышта төрле хәлләр була.

– Аборт ясатырга килүчеләр арасында төрле яшьтәге хатын-кызлар очрый. Һәркайсының моңа үз сәбәбе бар. Көчләү кебек куркыныч күренешләр дә еш очрый. Мондый хәлгә юлыккан хатын-кыз, әлбәттә, иң беренче чиратта көмәненнән котылырга теләячәк. Без хатын-кызларның күбрәк бала табуын, бала төшертү очракларының кимүен телибез, билгеле. Әмма хатын-кызның сайлау хокукы да булырга тиеш, – ди белгеч.

Хатын-кызның үз теләге белән ясала торган абортларның тамырына балта чабарга тырышуларны да ике яклы пычак дип саный ул. Бер яктан, илдә туучылар саны елдан-ел кими бара һәм бу демографик упкынны башкача бетерү мөмкин дә түгел кебек. Икенче яктан, абортларны билгеле бер урында гына ясарга рөхсәт итү илдә баласыннан халык медицинасы ысуллары, яшертен эш итеп ятучылар ярдәме белән котылырга маташучылар саны да артырга мөмкин, дип фаразлый белгеч. Ә монысы икеләтә куркыныч.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов та шул фикердә.

– Абортларны тулысынча тыйсалар, бу эш турыдан-туры «идән асты»на китәчәк, билгеле. Ә менә шәхси медицина оешмаларында ул яктан тәртип салырга җыенуларын бик урынлы дип саныйм. Дәүләт оешмасы абортлар мәсьәләсендә төгәл регламентка таянса, шәхси оешмаларның күбесе исә керем ягын кайгырта. Соңгы елларда хатын-кыз ана булуның асылын, әһәмиятен ныграк аңлый башлады сыман. Үз теләге белән ясалган абортлар саны кимү дә шуңа бәйледер, миңа калса. Менә шушы вазгыятьне ничек тә саклыйсы иде, – ди ул.

Дивар да үгетли

Кайбыч район үзәк хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина фикеренчә, соңгы елларда үз теләге белән бала төшертүче хатын-кызлар саны кимү, иң беренче чиратта, гүзәл затларның үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлавына бәйле. Монда хатын-кыз консультацияләрендәге махсус кабинетта эшләүче психологларның да өлеше зур, дип саный ул. Быел районда әлеге белгечләр ярдәме белән баласын төшертергә җыенган хатын-кызларның яртысын бу фикереннән кире кайтарган алар.

– Ел башыннан бирле безгә аборт ясатырга теләп, барлыгы 12 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән иде. Аллаһка шөкер, аларның җидесен бу уйдан кире кайтардык. Андый гозер белән мөрәҗәгать иткән кешене иң беренче эш итеп психолог янына озатабыз. Ул мөмкин булган барлык ысуллар белән хатын-кызны бу уеннан кире кайтарырга тырыша. Психолог бүлмәсендәге мохит үк моңа этәрерлек. Анда диварларга матур-матур балалар рәсемнәре эленгән, алар авызыннан әйтелгән самими сүз-теләкләр язылган, бүлмә балалар уенчыклары белән тулган, – ди баш табиб.

Психолог белән сөйләшкәннән соң, хатын-кызга бер атна уйларга вакыт бирелә. Күпләр әнә шул вакыт эчендә бу уеннан кире кайта да инде. Гөлнара Сафиуллина яшерми: үз дигәнендә нык торып, абортны күршедәге Чувашиягә, Казандагы шәхси клиникаларга барып ясатучылар да бар икән.

– Анда хатын-кыз белән ике сөйләшеп тормыйлар инде. Абортны ясыйлар да җибәрәләр. Бу – алар өчен, иң беренче чиратта, керем чыганагы. Шуңа күрә безгә тагын да ныграк үгетләргә, хатын-кызны ничек тә булса кире күндерергә тырышырга кирәк, – ди баш табиб. – Ул да нәтиҗәне бирмәсә, абортны барыбер үзебездә – дәүләт оешмасында ясарга кирәк, миңа калса. Хатын-кыз теләсә кая барып, үзенә, сәламәтлегенә зыян салып, бала төшертерлек булмасын. Кеше тормышында, гаиләдә төрле хәлләр була бит. Шуңа кайчак хатын-кызның хәленә дә кермичә булмый.

Фирая Сабирова, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш репродуктологы:

– Шәхси медицина оешмаларында бала төшертү кагыйдәләре үтәлми дигән фикер белән килешмим. Барлык тиешле таләпләрне тулысынча үтәп эшләүче намуслы клиникалар да шактый. Ул гына да түгел, шәхси оешмаларда табиб хатын-кызга күбрәк тә игътибар бирәдер әле. Дәүләт оешмаларында эшләгән белгечтән аермалы буларак, аның аборт ясатырга теләгән хатын-кыз белән сөйләшергә, аны кире үгетләргә вакыты күбрәк тә була. Дөрес, моңа «әйдә, ярый» дип, бармак аша гына караучылары да бардыр. Әмма андый белгечне теләсә кайсы оешмада очратырга мөмкин. Миңа калса, шәхси оешмаларда бала төшертүне тыйганчы, дәүләт белән шәхси медицина оешмалары арасында хезмәттәшлек, контроль урнаштырырга кирәк. Аборт ясатырга җыенучы хатын-кызга киңәш бирү һәм клиникада мәҗбүри төстә психолог штаты булдыру тәртибе гамәлгә кертелгәнче лицензия алган клиникаларга (йөклелекне өзү буенча клиникалар турында сүз) яңадан лицензия алырга мөмкин тудырылса да яхшы булыр иде.

Татарстанда ясалган абортлар саны

Ел Бала төшертү очрагы Бала табу яшендәге 1000 хатын-кызга туры килгән аборт очрагы
2020 12616 13,8
2021 11335 12,8
2022 11645 12,8

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү