Путинның Эрдоган белән сөйләшү темасы мәгълүм булган

Россия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин белән Рәҗәп Таип Эрдоган Сочида булачак сөйләшүләрдә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләрен һәм көн кадагына сугучы халыкара мәсьәләләрне караячак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Кремльдә ике дәүләт җитәкчесенең 4 сентябрьдә очрашачагы расланды. Ашлык инициативасын яңарту мөмкинлеген карау фикер алышуның төп темаларыннан берсе булыр дип көтелә. Бу мәсьәләне Эрдоган күтәрергә ниятли. Килешүнең гамәлдә булуы 18 июльдә туктатылды. Мәскәү моны Россия куйган шартларның үтәмәве белән аңлатты. Аерым алганда, бу шартларга Россиядә җитештерелгән ашлама һәм ашлыкны дөнья базарларына чыгару мөмкинлеген тудыру керә.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Владимир Путин көзен кайбер чит илләргә сәфәр кылырга җыена. Дәүләт башлыгының тәгаен генә кайларга барачагы әлегә билгесез.


Фикер өстәү