Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан журналист Зөфәр Дәүләтшин: «Безнең егетләр кайда да югалып калмый!»

ТНВ журналистлары махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Ватан сагындагы якташларның хәлен белешергә дип дүртенче мәртәбә сәфәр кылган журналист Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН белән ярдәм, ышаныч һәм өмет турында әңгәмә кордык.

– Зөфәр, махсус хәрби операция (МХО) зонасына беренче генә баруыгыз түгел. Бу сәфәр башкаларыннан кай ягы белән аерыла?

– Беренче тапкыр узган елның декабрендә бардык. Быел апрельдә, июльдә һәм менә август ахырында сәфәр кылдык. Монысында андагы хәлләр «кызурак» тоелды. Тизрәк йөрергә, игътибарлырак булырга туры килде. “Алга” һәм «Тимер» батальонындагы егетләр янына барган идек. Сөйләшә генә башладык, безнең яктан ата башладылар. Бер урында озак торырга ярамый. Чөнки каршы як та җавап бирәчәк.

Беренче барганда кая барганыбызны белмибез, ниндидер билгесезлек, яшермим, курку да бар иде. ТНВ безгә кием, газ плитәсе, йокы капчыгы, чатыр – нәрсә кирәк барысын да төяп җибәрде. Махсус УАЗ машинасы сатып алдылар. Шөкер, бер тапкыр да көйсезләнмәде. Беренчесендә МХОга үз теләге белән чыгып киткән «Алга» батальонындагы егетләр белән генә очраштык. Соңгы баруларыбызда исә мобилизацияләнгән якташларыбызның да хәлен белештек. Аңлыйсыздыр инде, без теләгәнчә генә килеп чыкмый. Кемдер башка урынга күчкән була, кемдер элемтәгә чыкмый.

– Узган елдан бирле йөрисез. Егетләрнең кәефе үзгәрәме?

– Барысының да җиңү яулап, тизрәк өйләренә кайтасылары килә. Яшермим, арыганнар, әмма өметләре сүрелми. Хәтта яраланган егетләр дә, тизрәк савыгып, кабат МХО зонасына юл ала. Кайберләре хәтта өйләренә кайтып та китми. Чын ир-егетләр инде. Ни эшләгәннәрен яхшы беләләр. Безнең туган якта мондагы хәлләр кабатланмасын, диләр.

Әйе, баштарак егетләргә тагын да авыррак иде. Шул ук азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итүдә җитешсезлекләр булды. Хәзер исә андый проблема юк дип беләм. Система җайга салынган. Татарстанның да нинди ярдәм күрсәткәнен күреп торабыз бит. Шөкер, элемтә бар, күчтәнәчләр барып җитә. Башка төбәк егетләре хәтта безнекеләргә көнләшеп тә карый. Тушенка белән оек кына түгел, махсус җиһазлар да, хәтта күчереп йөртелә торган мунча алып баралар. Татарлар бит инде, безнекеләр җир астында да, өстендә дә – кайда мөмкинлек бар, шунда мунча ясый икән. Кул астында нәрсә бар, шуннан юыну урыны корып куялар. Алар әйткәч, без дә игътибар иттек: ул якларда авылларда мунча юк икән. Безнекеләргә хәтта җирле халык та шакката.

– Егетләр уртак бурыч өчен туган якта да зур эш башкарылганын аңлыймы?

– Әлбәттә, аңлыйлар һәм үзләренә күрсәтелгән ярдәмне тоялар. Аларга әйберләр генә түгел, рухи теләктәшлек һәм үзләрен онытмау да кирәк. Бу барганда дәүләт бүләкләре тапшырдык. Командирлары әйтүенчә, егетләрнең барысы да игътибарга лаек. Алар үзләре дә, Татарстаннан килеп, хәлләрен белешүче булганга сөенә. Безнең егетләр бердәмлеге белән аерылып тора. Татарстан әләмен күргәч, күпмедер дәрәҗәдә гаҗәп тә, җанга да рәхәт. Херсон өлкәсендә юл күрсәткеченә Казан белән Мамадышның да кай якта икәнен язып куйганнар. Безнең егетләр кайда да югалып калмый! Кайберләре белән берничә тапкыр очраштык, дуслашып беттек инде. Аллаһка шөкер, күбесе исән-сау. Әмма, кызганыч, югалтулар да бар.

– Җирле халыкның хәле ничек?

– Россиянең яңа төбәкләре – Херсон һәм Запорожье өлкәләрен, Донецк һәм Луганск республикаларының барысын да йөреп чыктык. Декабрьдә барганда Мариуполь котчыккыч хәлдә иде. Йортлар корымга баткан, диварлары тишелеп беткән. Икенче тапкырында матур йортлар салынган яңа микрорайон күрдек. Дошманнан азат ителүгә үк юллар төзи башлыйлар. Лисичанскида да зур үзгәрешләр булып ята. Урамда халык күбрәк булуына игътибар иттек. Базарлар, кибетләр эшли. Декабрьдә ут та, газ да, су да, җылы да юк иде. Лисичанскида су өләшә торган урында бер хатын белән сөйләшеп тордык. Биредә яшәдем һәм, ни генә булмасын, беркая да китмәячәкмен, ди. Суны аерым вакытта гына алып киләләр. Элемтә юк. Мәктәпләр эшләми, һич югы аралашсыннар дип, балаларны түгәрәкләргә йөртәләр. Чөнки куркудан арыганнар инде. Халык акрынлап тыныч тормышка ияләшә. Хәзер инде анда Татарстанны да беләләр. Хәтта әбиләр дә: «Безгә ярдәм итәсез, сездән башка ни эшләр идек. 4 ай буе мәктәп подвалында яшәдек. Хәзер ашаталар да, эчертәләр дә», – дип шөкер итәләр. Без килгәндә, Рубежноедагы балаларны Татарстандагы лагерьга җибәрергә әзерлиләр иде. Казанны күреп белмәсәләр дә, аның каравы бик матур шәһәр икәнен ишеткәннәр.

– Ялгышмасам, кайсыдыр сәфәрдән кайткач, куркыныч булса да, кабат барырга теләгәнегезне әйткән идегез. Нәрсә тарта?

– Әнә шул егетләр, Ватан сакчылары тарта. Аларның күзләренә карап, кәефләрен күргәч, эшебезнең нәтиҗәсен сизәбез. Димәк, юкка тырышмыйбыз. Үзебезне егетләр һәм аларның якыннары арасындагы күпер дип саныйбыз. Андагы хәлләрне күреп кайткач, тормышның кадерен яхшырак аңлый башлыйсың. Иртән торабыз, кояш балкый. Тыныч кына эшкә барып кайтасыбызны беләбез. Ә аларда андый ышаныч юк, бер мизгелдән ни буласы билгесез. Кич яткач, иртән уянып булырмы? Иртән торгач, кичкә кадәр яшәп булырмы? Хәтта гади халык та кайсы яктан атканнарын чамалап, ничек сакланырга кирәклеген белә. Әнә шуларны ишеткәч, хәтта моңарчы игътибар итмәгән вак-төяк тә кадерле була башлый.

Якташларыбыз янына тагын барачакбыз. Җиңү яулап кайтканчы, хәлләрен белешеп торачакбыз.

– Алайса, мондый сәфәрләрегез азрак булсын!

– Мин дә егетләргә шулай дим: тиз арада исән-имин туган якта очрашырга насыйп булсын!

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Илнар Хөснуллин

Хезмәт һәм бурыч: контракт буенча хезмәт турындагы төп сорауларга ҖАВАПЛАР

 

 

 

 


Фикер өстәү