Яхшы укырга һәм тәртипле булырга. Татарстан балалары укырга китте

Бүген Татарстанның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме гөрләде. 551 меңнән артык укучы парта артына утырды. 57 мең бала өчен беренче тапкыр кыңгырау чыңлады. Республикада 11 яңа мәктәп ачылды. Укучыларның шатлыгын уртаклашырга мәртәбәле кунаклар да килде.

Заманча үрнәк

Казанда ачылган «Ачыш» мәктәбенә оныгы Алияне ияртеп, кызы Ләйсән белән  Минзилә апа да килгән. Алия 1 нче «Н» сыйныфына укырга бара. Ул 5 яшьтә укырга, язарга өйрәнгән. Кызчык инженерлык сыйныфында белем алачак.

– Балалар исән-сау булып, тырышып укысыннар иде. Ә укытучыларга сабырлык телим, – диде ул. – Бәйрәмдә үзем дә мәктәп елларын искә төшердем әле. Питрәч районының Чыты мәктәбен тәмамладым. Әниебез гел эштә булды. Шуңа күрә мәктәпкә әбиебез илтте. Шул вакытта укытучыга: «Ите сезгә, сөяге безгә», – дип, мине укытучыга тоттырды. Хәзер әти-әниләр башка шул. Алар укытучыны түгел, үз баласын якларга тырыша. Бу бер дә дөрес түгел.

Яңа ачылган «Ачыш» мәктәбендә белем алачак укучыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Казанның Сибгат Хәким урамында урнашкан әлеге белем йортында 1224 укучы укыячак. Мәктәптәге сыйныф бүлмәләре барлык заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә лаборатория, тәҗрибә үткәрү зонасы, конференц-зал, ике спорт залы, төрле остаханәләр, 612 урынга исәпләнгән ашханә, медицина блогы һәм ике уку залы урнашкан. Татарстан Рәисе сүзләре белән әйтсәк, хәзерге заманда чын мәктәп нәкъ менә шундый булырга тиеш.

– Бүген – истәлекле вакыйга. Татарстанда 500 меңнән артык бала мәктәпкә бара, шуларның 60 меңгә якыны – беренче сыйныфка. Бу гимназия – заманча мәктәпнең нинди булырга тиешлегенә ачык мисал. Без мондый мәктәпләрне инде күптәннән төзибез, әмма аларның һәркайсының үзенчәлеге бар. Балаларыбыз тынычлык һәм татулыкта үссен, төбәкнең икътисады үсештә булсын, башкалабыз тагын да матурайсын, ә без барыбыз да балаларыбыз өчен шатланып яшик, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада.

Сүз уңаеннан, кичә Татарстанга эш сәфәре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко килде. Эшлекле сәфәр барышында алар Рөстәм Миңнеханов белән КНИТУ-КАИ студентлары өчен яңа тулай торакта – Четаев урамындагы «студентлар йорты»нда булдылар. Моннан тыш алар Иннополис университетында тулай торакларның яңа корпусларын ачуда да катнашты. Россия вице-премьеры Иннополис лицеенда фиджитал-дәрес тә үткәрде.

Кәгазь дә кирәкми

«Салават Күпере» микрорайонында урнашкан 182 нче политехник лицей быел тагын ишәйде. Белем көнендә аның 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа корпусы ачылды. Заманча бинада 5–11 нче сыйныф укучылары белем алачак. Яңа корпусның ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Фото: tatarstan.ru

– Илебезнең киләчәге – бүген уку һәм укыту өчен сыйныфларга, аудиторияләргә керүчеләр кулында. Бу нигез нык һәм ышанычлы булсын өчен, Татарстанда яңа мәктәпләр ачыла, яңа белем бирү технологияләре кертелә. Соңгы биш елда республикада 50 мәктәп һәм 91 балалар бакчасы ачылды, – диде Парламент Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин, укучыларны бәйрәм белән котлап кына калмады, мәктәпкә компьютер җиһазлары алу өчен 100 мең сумлык сертификат, волейбол тубы белән сетка бүләк итте.

Чаллыда яшәүче балалар өчен дә бүгенге көн аеруча истәлекле булды. Биредә 16 нчы номерлы белем бирү үзәге белән 57 нче номерлы гимназия, 132 номерлы «Сандугач» балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чараларда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 57 нче номерлы гимназия шәһәрдәге иң кәттә уку йортларының берсе дисәң дә арттыру булмас. Биредә хәтта укучыларны да йөзне танучы махсус Face ID җиһазы ярдәмендә генә тикшереп кертәләр. Башка бернинди документ күрсәтәсе дә юк. Мәктәптә 1501 бала белем алачак. Заманча җиһазландырылган сыйныфлардан тыш биредә ике бассейн, шахмат бүлмәсе, зур китапханә дә бар. Шәһәрнең 34 нче комплексында эшләячәк яңа белем бирү үзәге дә барлык заманча таләпләргә туры китереп төзелгән.

– Чаллыда шундый үзенчәлекле белем бирү үзәге төзелүенә бик шатмын. Ул бик иркен, рәхәт, монда бар нәрсә баланың сәләт-мөмкинлекләрен ачарлык итеп төзелгән, – диде Алексей Песошин, укучыларны котлап.

Юлны да истә тотасы

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсендәге Йолдыз авылында мәктәп укучыларын, укытучыларын һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлады. Милли Шура рәисе мәктәп укытучыларына – 14 ноутбук, беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары, мәктәпкә дәреслекләр бүләк итте. Авыл мәктәбендә 62 укучы белем ала.

Татарстан Хөкүмәте министрлары республика мәктәпләренә барып, укучылар һәм укытучылар белән күреште. Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты да Белем бәйрәмендә кунаклар кабул итте. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев укучыларны бәйрәм белән котлады. Гимназиянең югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем укытучысына исә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды ул.

– Белем бәйрәме – кеше тормышында иң якты бәйрәм. Гимназиянең Белем көне бик матур узды. Менә уку йортының эчке өлешен дә карап чыктык. Шулкадәр заманча, матур, укучылар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Балалар Татарстан җитәкчелегенең ярдәме белән булдырылган шартларның кадерен белеп, укуга, белем алуга тартылсыннар, – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Казанның 177 нче лицеенда укучылар бүген мәктәптә алган белемнәрен генә түгел, юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерде. Шулай булмый ни! Укучыларны бәйрәм белән котларга Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов килгән иде бит.

– Яңа уку елы башланды. Белем алуга илткән юл куркынычсыз булырга тиеш. Әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп үтик, башкаларга да үрнәк күрсәтик, – диде ул үз чыгышында.

Аннары Рөстәм Гарипов балаларга яктылык кайтаручы беләзекләр өләште. Алар караңгыда машина йөртүчеләрне юлда бала барлыгы турында кисәтәчәк.

 


Фикер өстәү