Гәүдәсенең 60 проценты пешкән: Татарстанда балалар шырпы сатып алган һәм янгын чыгарган

Алексеевск районындагы янгында бер малай зыян күргән.

Пәнҗешәмбе – 31 август көнне Алексеевск бистәсенең Просторная урамында 1 квадрат метр мәйданда чүпкә ут капкан. Утның гаражга күчү куркынычы килеп туган, дип яза “КП-Казань”.

Болай булган. Дүрт бала шырпы сатып алган да учак кабызырга дип гаражлар артына киткән. Утка алар ботаклар, шулай ук эреткечле пластик шешә ыргыткан. Эри башлаган шешәне учактан алырга маташканда, бер баланың киеменә, шешәдәге сыекча чәчрәп, ут капкан.

Нәтиҗәдә 2016 елгы малайның тәне 60 процентка пешкән. Башта ул Алексеевск район үзәге хастаханәсенә, шуннан соң – балалар республика клиник хастаханәсенә озатылган. Янгынның башлангыч сәбәбе – балаларның ут белән саксыз эш итүе, дип хәбәр ителгән Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.


Фикер өстәү