Рәмис МӨҖИПОВ: «Безнең укучылар акыллы, ни эшлисен үзләре белә»

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады, укучылары имтихан тапшыра. Узган уку елы турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис МӨҖИПОВ белән сөйләштек.

Рәмис Гаптрәисович, уку елы ахыры җитте исә, әти-әниләр акча җыярга тотына. Таякның авыр башы укытучыга төшә. Белгәнебезчә, мондый сораулар белән министрлыкның «кайнар линия»сенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– «Кайнар линия»нең туктап торганы юк. Соңгы елларда шикаятьләр саны кимеде. 2022 елның I кварталында 44 мөрәҗәгать кабул иттек. Әйтик, 2020 елның шушы чорында 58 шикаять килгән. Узган ел 46 булган. Коррупция очраклары хезмәт вазыйфаларыннан явызларча файдалану, әти-әниләрдән спорт җиһазлары, хуҗалык товарлары сатып алуга, күңел ачу чараларына акча җыю, хәйриячелеккә мәҗбүр итү, түләүле белем бирү мәсьәләсендә закон бозу очракларына бәйле.

Гадәттә, акча җыю уку елы башында һәм ахырында, төрле бәйрәмнәрдә күзәтелә. Укытучы көне, чыгарылыш кичәләрендә… Бу очракта әти-әниләрнең чәчәк, кәнфит, торт сатып алып, укытучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Монда бернинди ришвәт тә күрмим. Безнең күңелдә кешегә рәхмәт әйтү дигән нәрсә бар. Укытучы кайбер очракларда безгә әти-әни кебек кадерле. Әмма мөгаллимнәргә акча, сертификат бирү дөрес түгел, без моңа каршы. Һәр кешенең матди хәле төрлечә. Минемчә, укытучыга иң яхшы бүләк – укучының тырышлыгы, яхшы билгесе.

Хәзер яңа бакча, мәктәпләр төзелә, ремонтлар ясала, шартлар җитәрлек. Ришвәт очракларының кимүенә моның да йогынтысы бар. Балаларга яхшы укырга, укытучыларга укытырга гына кала. Укытучылар да, әти-әниләр дә ришвәт бирергә ярамавын аңлый. Соңгы ике ел эчендә 1 нче сыйныфка кабул иткәндә, әти-әниләрдән акча алучы директорлар юк. Аңа кадәр Казандагы 167 нче мәктәп җитәкчесенә җинаять эше ачылган иде. Ул балаларын 1 нче сыйныфка кертү өчен берничә әти-әнидән 25әр мең сум акча сораган. Мондый җитәкчеләр мәгариф тармагында эшләргә тиеш түгел. Ул директор эшеннән алынды. Җәзаның катылыгы ришвәт алу күләменә бәйле. Мондый хәлләр булмасын, дип теләп кенә торабыз.

Яңа уку елында республикада 1 нче сыйныфка 55 меңләп укучы барачак дип фаразлана. Кайбер мәктәпләргә эләгү өчен, әти-әниләр төннәр буе чират тора. Барлык укучыларга да урыннар җитәрме? Чиратсыз кабул ителүчеләргә нинди ташламалар каралган?

– Бер бала да урынсыз калмас, барысын да урнаштырачакбыз. Быел башкаладагы 186 нчы мәктәпкә эләгү өчен, әти-әниләр чиратка тезелгән иде. Төн буе тормадылар, әлбәттә, кабул итү тәртибен аңлатып, аларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Быел, Цифрлаштыру елында, гаризаларны санлы форматта кабул итәбез. Дәүләт порталында беренче тапкыр документларны онлайн бирү мөмкинлеге тудырылды.

Әти-әниләрдән 1 нче сыйныфка кабул итү буенча берничә мөрәҗәгать килде. Проблема елдан-ел хәл ителә бара. Дөрестән дә, кайдадыр балаларга үзләре теләгән мәктәптә урын җитми. Андыйларны якындагы уку йортларына урнаштырабыз. Һәр шикаятьне уңай хәл итәргә тырышабыз. 1 нче сыйныфка алганда, өч категориягә ташламалар каралган. Әйтик, бертуганнарга бер мәктәптә уку мөмкинлеге бирелә. Абыйсы кайда – энесе, сеңлесе шунда укый. Бу әти-әниләргә балаларын төрле уку йортларына илтмәс өчен уңайлы. Хәрби, полиция, прокуратура хезмәткәрләренең балаларына да ташлама бар, әмма андый мөмкинлек интернаты булган мәктәпләр өчен генә каралган. Суд органнарында эшләүчеләрнең балаларын да чиратсыз кабул итә алалар. Ә укытучыларга андый ташлама юк.

Тәмамланып килүче уку елына нинди нәтиҗәләр ясый алабыз?

– Әле уку елы тәмамланып бетмәде, имтиханнар да бирелмәгән. Шуңа күрә уку сыйфаты турында әйтергә иртәрәк. 16 майда 9 нчы сыйныф укучылары туган телләрдән сынау тапшырды. Анда 1300дән артык укучы катнашты. Бу санның артуы – күңелле күренеш. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре яхшы булыр, ил күләмендә олимпиада күрсәткечләре буенча өченче урынны саклап калырбыз, дип ышанабыз. Гомумән алганда, уку елы тыныч кына үтеп бара. Шөкер, узган елгы кебек зур кайгылар булмады. Уку йортларында иминлек мәсьәләсенә игътибар артты. Мәктәпләргә куркыныч хәбәрләр килә, эвакуацияләр дә үткәрелә, әмма алар ялган. Без иминлек өчен җаваплы органнар белән эшлибез. Уку сыйфатына бәяне август киңәшмәсендә игълан итәрбез.

  Ә бит күптән түгел укытучыларны кызартып, матбугатта Татарстанда белем сыйфатының кимегәне турында хәбәрләр күренде. Нәрсә дигән сүз бу? Бездә начаррак укыталармы, әллә таләпләр катгыйландмы?

– Журналистлар ялгыша. Мәгариф тармагының күрсәткечләре бик күп. Нәтиҗә, гадәттә, 55 юнәлеш буенча ясала. Әйтик, төбәкләрдә күпме бакча, мәктәпләр төзелә, уку йортларына ни дәрәҗәдә ремонт үткәрелә, БДИ нәтиҗәләре, көллият, вузларда белем бирү… – шуларны тикшерәләр. Татарстанда 460 мең укучы белем ала, 1411 мәктәп бар. Рособрнадзор үзендә булган күрсәткечләргә генә таянган һәм 12 юнәлеш буенча гына нәтиҗә ясаган. Моның белән генә төбәктәге укыту сыйфатын бәяләп булмый.

Без 12 күрсәткечнең 11ендә – яшел зонада. Ягъни әйбәт дигән сүз. Быел бездә 11 мәктәп ачыла, узган ел җидәү төзелде. 2020 елда 17 яңа бакча булдырылды, быел өчне ачарга җыенабыз. Киләсе елларга да план бар. Бер төбәктә дә моның кадәр төзелеш алып барылмый. Бары бер күрсәткеч буенча гына (компьютерлар куллану юнәлешендә) республика 44 нче урында, ягъни сары зонада урнашкан.

Моның белән килешеп бетмибез, бу күрсәткеч белән генә сыйфатны бәяләп булмый. Ничә укучының информатика фәне буенча сынау тапшырганына карап, билге куйганнар. Сыйфат турында әйтәбез икән, Россия күләмендә алганда, безнең укучыларның информатика сынавыннан алган баллары югары.

Имтиханнарда начар билге алучы балалар бик аз. Монда безгә 80,7 балл куелган. Бу – беренче күрсәткеч. Ул берничек тә 100 була алмый. Алай булса, ышандырмаячак та. Бөтен балага да «5ле» билгесе кую мөмкин түгел. Авылда да, шәһәрдә дә «4–5»ле алучылар бар, «2–3ле»гә укучылар да юк түгел. Икенче күрсәткеч – югары нәтиҗәгә ирешүчеләр саны. Татарстанда БДИны 100 баллга тапшыручы, яхшы укучылар бик күп. Менә бу ике күрсәткеч белем сыйфатын билгели. Узган ел республика БДИны оештыру буенча беренче тапкыр илдә 9 нчы урынга чыкты. Татарстанда белем сыйфаты берничек тә түбән түгел. Бездә яхшы укыталар.

Рәмис Гаптрәисович, киләсе елдан мәктәпләрдә туган тел дәресләре кимеячәк, дигән сүзләр дә ишетелә. Бу дөреслеккә туры киләме?

– Быел мәктәпләрдә белем бирү буенча яңа федераль стандартлар гамәлгә керә. Әйе, туган тел дәресләре кыскартыла икән, дигән имеш-мимешләр ишетелә. Әмма бу сүзләр дөрес түгел. Республиканың һәр мәктәбендә туган телләрне укыту өчен шартлар тудырылган. Алар уку планында каралган. Монда борчылырга урын юк. Мәскәүдән рәсми хат бар.

Казандагы 143 нче мәктәп әти-әниләре туклану буенча ризасызлык белдерә. Ризыкларны Казандагы Азык-төлек, туклану департаментыннан китерәләр икән. Суынган, каткан, тәмле түгел дип зарланалар. Дөрес булса, чи бәрәңгене салкын килеш катырып китерәләр дә, шуны пешерәләр, ә балалар мондый бәрәңгене яратмый икән. Балаларның түгел, хәтта укытучыларның да ашханә ризыгын ашыйсы килми, диләр. Бу проблеманы хәл итеп буламы?

– Үзебез тәмлене яратабыз, ни өчен балалар суынган ризык ашарга тиеш? Без бу сорауны контрольгә алып, әлеге шикаятьне тикшереп, нәтиҗәләрен хәбәр итәрбез.

«Соңгы кыңгырау» узды, чыгарылыш кичәләре җитә. Башкортстанда, әйтик, бәйрәм узган көннәрдә кибетләрдә хәмер сату тыелды. Моңа карата фикерегез ничек?

– Безнең чыгарылыш укучылары бик акыллы. Алар имтиханга әзерләнә. Әлбәттә, балаларны күз уңында тотарга кирәк. Әмма тегесе ярамый, монысы ярамый дип, гел саклап, кисәтеп торып та булмый. Алар үзләре аңларга тиеш.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү