Хәләл товарлар индустриясенең киләчәге зурмы, кечкенәме? 

Быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» очрашуы үзенчәлекле шартларда үтте. Бердән, Татарстан туфрагында ислам динен кабул ителүнең олы юбилее. Тарихи бу факт төньяк киңлекләрдә яшәүче халыкларның тормышында хәлиткеч роль уйнаган. Татарлар гасырлар буена ислам динен һәм гыйлемен таратучы пассионар халык буларак үзләрен танытып килделәр һәм эстафета бүген дә дәвам иттерелә. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең зур датасы тиктомалдан гына Россия күләмендә билгеләп үтелми. Бу бер яктан вакыйганың тарихи әһәмиятен расласа, икенче яктан Татарстанның һәм татарларның бүгенге Россия тормышында хәлиткеч әһәмияткә ия төбәк һәм халык булуын дәлилли. Казан халыкара масштабта эш йөртерлек потенциалы барлыгын күрсәтә, чөнки алтмышка якын илдән зур сәясәтчеләр, лидерлар, дипломатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре «KazanSummit» түбәсе астында бергә җыелганнар һәм мөһим проблемаларны уртага салып хәл итәләр икән, бу – үзе үк зур күрсәткеч. Киләчәктә башкаланың ислам финанслары һәм ислам бизнесы үзәгенә әверелү ихтималлыгының зур булуына ишарә итә.

Икенчедән, дөнья масштабында ислам яңарышы бара. Моннан йөз ел элек хәлсезләнгән һәм дөньядагы үзенең лидерлык ролен югалта башлаган мөселманнар яңадан дөнья сәясәте һәм икътисады аренасына глобаль көч буларак чыгарга җыеналар. Дистәләгән агымга бүленгән һәм таркау хәлгә килгән өммәт уртак максатлар тирәсендә берләшү нокталарын эзли. «KazanSummit» шул нокталарның берсенә әверелү мөмкинлеге белән дә зур әһәмияткә ия.

Өченчедән, глобаль икътисад бүген зур тетрәнүләр кичерә: сәүдә элемтәләре өзелә, мәйданга финанс түнтәрелешләре чыга, державалар бер-берсен санкцияләр кертеп тешлиләр, үзәктән качучы көчләр активлаша. Боларның барысының да нигезендә процент капиталы ята. Мәгълүмдер ки, ислам процент капиталын (рибаны) катгый тыя, аны һәлакәткә илтүче зур җиде гөнаһның берсе буларак карый. Әмма тәүһидкә (бер Аллаһка гыйбадәткә) корылган дин тыеп кына калмый, альтернатива да тәкъдим итә. Сәүдәне һәм җитештерүне финанслауның шәригатькә туры килгән ысулларының тулы бер комплексы бар һәм шунысы кызык: алар хакында хәзер мөселман булмаган финансчылар да яхшы белә һәм күп вакыт аларны югары бәяли. Казан очрашуы кысасында Саклык банкы өлкән вице-президенты Олег Ганеев чыгышы – шуның ачык мисалы. Вакытында Россиянең элекке хезмәт һәм социаль үсеш министры Александр Починок ислам салым системасы һәм аның өстенлекләре турында бик тәфсилле чыгыш ясаган һәм аның ул чыгышы халыкара күләмдә зур яңгыраш тапкан иде. Күрәбез, ислам финанслары бүген мөселман булмаган сәясәтчеләрнең дә игътибар үзәгендә. Ул игътибарны 2008–2010 еллардагы бөтендөнья финанс кризисы да көчәйтте, чөнки процент капиталына корылган Көнбатыш банклары җимерелгән һәм үзәк банкларның ярдәменә мохтаҗ булган ул елларда ислам банкингы үзенең тотрыклылыгы һәм ышанычлылыгы белән гомум игътибарны җәлеп итте.

Менә болар барысы да «KazanSummit»ның әһәмиятен арттыра. Мондый берләшү һәм уртак үсеш юлларын эзләү мөселманнар яшәгән илләр өчен мөһим, ярым изоляция кысасында калган Россия өчен икеләтә әһәмиятле. Әйе, әйе, Көнбатышның көчле басымы астында мөселманнар да, хәтта гарәп илләре дә ислам икътисадыннан ераклашканнар, глобаль капитализм кочагына ауганнар иде. Үткән гасырның икенче яртысында ислам яңарышы дулкынында беренче ислам банклары бик авырлык, аерым энтузиастларның тырышлыгы һәм аяусыз көрәше белән генә яңадан мәйданга чыкты һәм Көнчыгышта да, Көнбатышта да шәригатьчә финанслау җәелә башлады, Россиядә дә, ниһаять, аның беренче карлыгачлары күренә.

Хәләл индустриягә һәм хәләл финанслауга хәзер дөньяда ихтыяҗ бик зур. Монда бабалары мөселман булган халыкларның яңадан күпләп исламга кайтуы да роль уйный, мөселман булмаганнарның да хәләлгә ышанычлы товар дип караулары да сорауны көчәйтә. Мәскәүдәге танылган рус журналисты, мөселманнарга алай бик мөкиббән үк китмәгән рус патриоты бервакыт социаль челтәрләрдә итне бары тик Мәскәүдәге хәләл кибетләрдән генә алуын, чөнки аларныкы тәмле, чиста һәм ышанычлы булуы турында пост биргән иде. Танылган рус дизайнеры, кием-салым модасы тарихы белгече Александр Васильев моннан алты ел элек үк ислам мәдәниятенең киләчктә кием-салымга төп ихтыяҗны билгеләячәген ассызыклап: «Никакого другого будущего у моды вообще нет – мода разделась окончательно. И, безусловно, мусульмане завоевывают все больше и больше интереса. Это значит, что эта тенденция стала очень глобальной», – дигән иде. Аны кайбер башка рус дизайнерлары да куәтләде. Менә шуннан әйтеп карагыз: хәләл ризык, хәләл кием, хәләл дарулар, хәләл товарлар индустриясенең киләчәге зурмы, кечкенәме?

Дөньякүләм бара торган бу процессның үзәгендә Татарстан торуы һәм шуңа омтылуы безне сөендерә, билгеле. Бу инде гадәти омтылыш кына түгел, ә халыкара масштабта танылу алу, ышаныч яулау. Бөтендөнья хәләл көне рәисе Мөхәммәд Җиннә: «Татарстан мөселман һәм мөселман булмаган илләрне хәләл продукция өчен берләштерүче мөһим уенчы булып тора», – дип белдергән икән, бу – зур танылу билгесе. Аның безнең республиканы киләчәктә хәләл хабка әйләндерү идеясе зур мөмкинлекләр вәгъдә итә. Хабның мәгънәсе үзәк, туплану урыны икәнен искә төшерсәк, һәм спикерның  хәләл индустрия мөселман булмаган базарларга да чыккан очракта товар әйләнеше 3 триллион доллардан 10 триллион долларга кадәр үсәчәге турындагы фаразы Татарстан алдында торган переспективаның зурлыгын дәлилләмимени?

Татарстан җитәкчелеге мөселман илләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәләрне үстерде һәм «KazanSummit»ның унөченче тапкыр уздырылуы һәм торган саен масштаблырак була баруы – шул эшчәнлекнең югары орбитага чыгуы ул. Әлегә проблемалар күп, әлбәттә. Россиядә мөстәкыйль ислам банкы булдыру яисә халыкара бер ислам банкының бүлекчәсен булдыру кирәк, әмма Россия законнары моңа юл куеп ук бетерми. Дипломатик рәвештә бу юнәлештә эш алып барыла, билгеле. Әлегә Саклык банкы кысасында гына чикләнгән эш алып барырга туры килә. Монысы да казаныш инде аның. Вәләкин бары мөселман финансчы белгечләрен генә туплаган ышанычлы банк булдыру көн тәртибендә төп бурычларның берсе буларак кала бирә. «Хаб» идеясен шуннан башка тормышка ашырып булмый да торгандыр, мөгаен. Әгәр тормышка ашырыла калса, йөз миллиардлаган, хәтта триллионлаган долларлык финанс агымнары безнең аша үтәчәк дигән сүз. Бу Россия масштабындагы гигант инвестицияләрне, яңа технологик чишелешләрне аңлата. Беренче карашка бу фантастика булып тоела, әмма кайчандыр хәләл үзе дә безгә төш шикелле генә тоела иде, хәзер базарларны яулый. Мәскәүдә бу юнәлешнең әһәмиятен аңлыйлар, Татарстанга ышаныч белдерәләр, шулай булгач, «юлны баручы яулый».

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү