Үпкәле туй: чыгарылыш кичәләре укучылар һәм әти-әниләрне икегә бүлә 

Акча котырганда, бәйрәм кирәкме? Коронавирус әти-әниләрне бераз тынычландырып торса да, быел чыгарылыш кичәләрен уздыру турында зурдан кубып сөйләшә башладылар. Лимузиннар чакыру, рестораннарга барулар дәвам итәчәк. Бәяләр арту да куркытмый. Рестораннарга әле көз көне үк бирелгән заказларның бәяләре 500–800 сумга арткан. Финанс белгечләре бәйрәм дип артыгын кыланмаска киңәш итә. Чама хисен югалтырга ярамый, түрәләр күзәткәнен дә онытмагыз!

Акчада эш юк, бәхетле булсыннар!

Бала хакына дип, әти-әниләр арасында 150шәр мең сум кредит алучылар да бар. Узган ел Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә яшәүче ана кызының чыгарылыш кичәсе өчен шуның кадәр акча түккән. Бер дә үкенми. «Кызымны ялгыз үстердем, сораган нәрсәсен алып бирә алмадым. Беркайчан да зарланмады, шуңа күрә гомергә бер тапкыр була торган чыгарылыш кичәсендә ким-хур итәсе килмәде. Безнең сыйныфтагы бер кызга 90 мең сумлык күлмәк сатып алганнар. Минеке җәйге сарафаннан килсенмени?» – дип яза ул социаль челтәрдә.

Барысы да әнә шул чагыштырудан башлана. Һәркем баласы башкалардан калышмасын дип тели. Казан мәктәпләренең берсендә әти-әниләр комитеты җитәкчесе Яран Мортазина балалар арасында гына түгел, хәтта сыйныфлар арасында да «безнеке яхшырак булсын!» дигән узышу барлыгын әйтте. Аның кызы быел 11 нче сыйныфны тәмамлый.

– Быел берничә параллель сыйныфныкын бергә кушып үткәрәчәкбез. Залны бизәү өчен генә дә ун мең сум кирәк. Бергә күтәргәндә, арзанрак булачак. Көз көне үк ресторанга заказ биргән идек. Ул вакытта бер кешегә 2500 сум туры килсә, хәзер бәя 3300 сумга җиткән. Әти-әниләр дә ияреп барса, бу – 10 мең сум дигән сүз. Әле фотоальбом гына ясаттык. Башка чыгымнарга акча җыймадык. Күрәселәр бар әле, – диде Яран ханым.

Бүләккә – лимузин…

Гөлнара Зиннәтуллинаның кызы Казандагы 180 нче мәктәпне тәмамлый. Алар да, акчаны янга калдыру өчен, бәйрәмне ике сыйныфны бергә кушып үткәрә.

– Лимузин да чакырасы килә бит. Безнең сыйныфка гына ике лимузин булачак. Сәгатенә – 4 мең, безгә ике сәгать тә җитә. Бер кешегә 650 сум чыга. Берәү дә каршы түгел. Моны башта балаларга бүләк итеп ясамакчы идек, тик күбесе серне белә булып чыкты. Шәһәр буйлап кәттә машинада йөреп, ресторанга шуның белән киләчәкләр. Ресторан алдында кызыл келәме дә булачак. Ә күрше сыйныфка бер укучының әти-әнисе лимузинны үзе бүләк итәчәк, – ди Гөлнара Зиннәтуллина. – Лента, бүләкләр, чакыру билетлары… Гомумән, кәгазь кыйммәт бит. Бергә булганда, бәя арзанрак чыга. Залны да бизәргә кирәк. Видео төшерү тәкъдиме дә булды. Чәчәкләрне, тортларны кемнең кайда танышы бар, шулар аша эзләдек. Әле акчаны ахырга кадәр җыеп бетермәдек.

Конвертта – акча

Танылган блогер Люция Алиева мәктәпләрдә акча җыюга карата фикерен социаль челтәрләрдә гел белдереп килә. Бирмәсәң, халык дошманына әйләнәсең, ди.

– Безнең замандагы кебек бер генә мәртәбә булганда, зур итеп үткәрсәң дә ярый. Хәзер бит, бакчадан, башлангыч мәктәптән соң да саубуллашу кичәсе оештыралар. Башлангыч мәктәп бетте дип акча җыюга каршы мин. Кемнең барасы килсә, барсын. Әмма бездә «ирекле мәҗбүри» дигән нәрсә бар. Мин акча бирмим дип әйттем. Күбесе дәшми, куркалар. Мәктәптә балага начар караш булыр дип борчылалар. Берәү бармаса, ул инде адәм актыгы булып күренергә мөмкин, – ди Люция Алиева. – Элек укытучыга бүләккә чәйнек-чынаяклар җыелмасы бирә идек. Хәзер конвертка акча тыгу ягын карыйлар. Әле кечкенә сумма түгел, күп акча! Берничә ел элек 10 мең сум иде, хәзер ничектер, белмим. Бүләк бирәсем килсә, яхшы укытучыга мин аны үзем дә илтеп бирәм. Моның өчен кешедән акча җыярга кирәкми. Кем тели, бүләк итсен. Артыгын кыланалар. Ресторанга барганчы, табигатькә чыгу кызыграк та, файдалырак та. Без хәзер башка мәктәпкә күчтек, анда алай күп сорамыйлар.

Укытучыга бүләк бирмәүче әти-әниләр дә бар икән. Ике бала анасы Гөлгенә Гыйльманова шулай ди.

– Гомумән, балаларының укуы, мәктәптәге тормышы белән бөтенләй кызыксынмаган әти-әниләр күп хәзер. Бүләк турында әйтеп караган идем, дәшүче юк, бер тиен дә акча бирмиләр. Ресторанга барып, кулларына чәнечке тотып карасыннар, матур итеп кич утырып кайтыйк дигән тәкъдимне дә хупламадылар. Баксаң, балалар арендага йорт алып, үзләре генә шунда ял итү турында хыяллана икән. Монда сыйныф җитәкчесе дә, әти-әниләр дә булмаячак. Эчеп, тартып ятсалар, ни булыр? Нинди әдәпсезлек бу? Кыскасы, сыйныф икегә бүленде. Берәүләр ресторанга җыена, икенчеләр шәһәр читендә ял итмәкче. Мәктәптә залларны бизибез, ә аңа акча күп кирәкми, – ди Гөлгенә Гыйльманова.

«Укытучыга акчаны хөкүмәт түли»

Бүләк сөенечтән бигрәк, көенеч тә алып килергә мөмкин. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов шулай дип кисәтә.

– Укытучы өчен иң зур бүләк – баланың «5ле»се, имтиханда яхшы баллар алуы, тәртипле, яхшы кеше булуы, аларга хөрмәт белән каравы. Моны бернинди акча белән дә алыштырып булмый. Ун-унбиш елдан килеп, рәхмәт әйтергә онытмаска кирәк. Канун буенча бернинди бүләк тә бирергә ярамый. Чәчәк, открытка, кәнфит ришвәт түгел, бу –  хөрмәт. Икенче яктан карасак, әти-әниләр, без әйтсәк тә, әйтмәсәк тә, барыбер акча җыя. Бу ирекле булырга тиеш. Акча ягы һәр кешедә төрлечә була. Кемдер акча бирә ала, кемдер юк, бу хакта әйтергә кыенсына. Мәҗбүриләү булырга тиеш түгел. Конверт белән акча бирү – ришвәт. Шикаять булса, без шунда ук чарасын күрәчәкбез. Быел андый хәбәрләр күренми әле, ә узган ел берничә шикаять килгән иде. Укытучыга хөкүмәт хезмәт хакын да, премиясен дә түли, социаль ярдәмен дә бирә. Укытучылар үзләре дә акча алмаска тырыша. Ул акча белән баеп булмый, – ди Рәмис Мөҗипов. – Әле имтиханнар да үтмәде, сез инде чыгарылыш кичәләре турында язасыз. Иртә түгелме соң әле? Уку турында уйласыннар, «Соңгы кыңгырау» да булмады бит. Чыгарылыш кичәләре кирәк, бу бит – мәктәп белән саубуллашу. Әмма бәйрәмне акыллы итеп, берәүне дә кимсетмичә, килешеп үткәрү әйбәт.

Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасы депутаты:

– Соңгы вакытта әти-әниләр бу мәсьәләгә артык игътибар бирә башлады. Без болай да, балаларның гозерен үтибез дип, алар өчен нәрсә генә эшләмибез. Тормышка әзер булудан бөтенләй мәхрүм итәбез бугай. Республикада  да, илдә дә аерылышучылар саны арта. Бу яшьләрнең тормыш корырга әзер түгеллеген күрсәтә. Үзебез бозабыз. Чыгарылыш кичәләрен купшы итеп үткәрүне сукырлык дип әйтергә мөмкин. Үзем дә – укытучы булып эшләгән кеше бит. Гомер-гомергә югары сыйныф укучылары әлеге кичәне үзләре матур итеп оештырды. Әти-әниләр бу эшкә бүгенге кебек катнашмады. Бәлкем, мәгариф системасына чыгарылыш кичәләре үткәрүне бер тәртипкә салырга вакыт җиткәндер?

Ләйсән Халикова, финанс киңәшчесе:

– Чыгарылыш кичәләре уздырганда, алтын урталыкны табарга, бик шапырынмаска киңәш итәр идем. Моның өчен безгә алдан бюджетны билгеләргә кирәк. Кем өчендер 5 мең күп булса, кайберәүләргә 30 мең дә аз. Ни өчен дигәндә, балаларын түләүле мәктәпләрдә дә укытучылар бар. 11 нче сыйныфта чыгымнар күп булачагын беләбез. Шуңа күрә ел башында ук кайгырта башларга киңәш итәм. Бантиклар, ленталар искерә торган әйбер түгел. Бәйрәм якынлашкан саен, бәясе дә арта. Алданрак әзерләп куегыз. Банкет өчен залны бизәү, табын, күңел ачу программасы, фотограф, фото зонасы… Акчаны ничек янга калдырырга? Залны бизәү бәясе кыйммәт. Зур сыйныф булса, талантларны укучылар, әти-әниләр арасыннан эзләргә кирәк. Кемдер чәчәк ясый яки бизи беләдер. Хәзер минимализм модада. Элеккеге кебек чуар итеп бизәү мөһим түгел. Ресторанга заказ бирсәк, суммасы кыйммәтрәк чыга. Ризыкны алып килеп, өстәлне бизәп бирүчеләр дә бар. Балалар үзара да бүлешергә мөмкин. Әйтик, берәүләр салат ясаса, икенчеләр башкасын пешерә. Әлбәттә, балалар иң яхшысын, ресторанга баруны сайлаячак. Әмма аларны җиргә төшерергә кирәк. Кафе сайларга яки бер тәүлеккә өй арендаларга була. Популяр артистлар, музыкантлар да кирәкми. Андыйлар акчаны күп сораячак. Талантлы кешеләр күп, аларны танышлар аша эзләргә мөмкин. Фотограф, видеографларны да интернеттан махсус төркемнәрдән арзанрак бәядән табу проблема түгел. Бакчаларда бер фотоны 500 сумга тәкъдим итүчеләр дә бар. Альбомны үзегез дә ясый аласыз. Төшереп киткән өчен акчаны түлисең дә һәр гаилә, акчасы булгач, фотоларны үзе ясый. Кызлар өчен прическа, макияж, күлмәк, туфли да мөһим. Мөмкинлегегез булмаса, арендага алып, танышларыгыздан сорап тора аласыз. Эшләпә яки башка төрле элемент кирәк икән, социаль челтәрләр ярдәм итәчәк. Гөлләмәгә килгәндә, чәчәкләргә күпләп заказ биреп, үзегез зәвык белән җыя аласыз.

Күпмегә төшә?

Альбом – 2200–3000 сум

Ресторанга бару (бер кешегә) – 2500–3300 сум

Лимузин чакыру (бер сәгатькә) – 4–5 мең сум

Видео төшерү (бер кешегә) – 1 мең сум

Укытучыларга бүләк – 3–10 мең сум

Күлмәк – 3,5–20 мең сум

Туфли – 2,5–5 мең сум

Залны бизәү – 8–10 мең сум

Чәчәк бәйләме – 2–4 мең сум

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү