Үчтеки-үчтеки, акча саный кечтеки. Бала тәрбияләү күпмегә төшә?

Белмәсәгез белегез: баланы туганнан алып өч яшькә кадәр үстерү өчен аз да түгел, түгел, күп тә түгел, 1 миллион 370 мең сум акча кирәк. Россиядә яшәүче әниләрнең исәп-хисабы бу. Баланы акча бизмәненә салып үлчәү белән килешмәүчеләр дә күп, билгеле. Тик тормыш булгач, ансыз да булмый. Бала хакы күпме? Бала үстерүче гаиләләргә дәүләт ярдәме җитәме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Сабый үз ризыгы белән туа

Хатын-кызлар арасында сораштыруны исеме билгеле булган иминиятләштерү оешмасы үткәргән. Анда 25–45 яшьлек гүзәл затлар катнашкан. Сораштырудан күренгәнчә, бүген бала үстерүгә бәйле чыгымнар ай саен уртача 38 мең сум тәшкил итә икән. Баксаң, хатын-кызларның күбесе, тәгаен әйтсәк, 72 проценты бәби алып кайтырга дип алдан бернинди дә мая тупламый. Кем белә, бәлки, әзерлек эшләре әтиләр җилкәсендә булгандыр. Монысын әйтмәгәннәр. Әни булырга җыенучыларның 20 проценты алдан аяк киенсә, 8 проценты бала үстерүгә бәйле чыгымнарга кредит алырга туры килүен дә яшермәгән.

Түбән Камада яшәүче ике бала әнисе Рәминә Сәлахиеваны бу саннар белән генә куркытып булмый. Аның үз хисап кенәгәсе бар.

– Мин әни булырга алдан ук әзерләнүчеләр рәтеннән, – ди ул, үзенә сәерсенеп караучылар күп булуын алдан ук кисәтеп. – Кечкенәдән үк «копилка»га акча җыярга яратам. Акчаны сак тотам, әрәм-шәрәм итмим. Дүрт һәм сигез яшьлек ике кызыбыз бар. Гаилә бюджеты уртак. Бөтен чыгымнарны, шул исәптән, балаларга киткәнен дә теркәп барам. Мәсәлән, дүрт яшьлек балама туганнан алып бүгенгә кадәр 1 миллион 400 мең сум акча тотканбыз. Бала караваты, коляска, нәниләр өчен урындык, кышкы кием-салым ише кирәк-яракларның олысыннан калганлыгын да истә тотарга кирәк. Иң зур чыгымнар бала тууның беренче елына туры килә, бишектәге балага ел дәвамында 600 мең сум тирәсе акча киткән. Аена 2,5–3 мең сумлык «памперс» кына сатып алганбыз. Сабыйлар өчен яшелчә, җиләк-җимеш измәләре дә шактый кыйммәт. Бала табынына айлык чыгымнар 2 мең сум чамасы тәшкил иткән. Кызымда аллергия булгач, өйдә ясаган алма боткалары килешмәде. Кибетнекен ашаттык. Өч яшь тулгач, чыгымнар тагын күбәеп китте. Кызым дәүләт бакчасына йөри. Җыр, рәсем түгәрәкләренә яздырдым. Бакчага – аена 4 мең сум, түгәрәкләргә тагын 4 мең сум тирәсе кирәк. Ике балага аена 20–25 мең сум акча китә. Бу – мәҗбүри чыгымнар гына әле. Былтыр, мәсәлән, балалар бүлмәсенә 200 мең сумлык ремонт ясаттык. Җәй көне дүрт кешелек гаиләбезгә 230 мең сумга юллама алып, диңгезгә барып кайттык. Боларның барысын да исәпкә алсаң, бала бик кыйммәткә төшә, әлбәттә.

Сәлахиевлар гаиләсендә акча өчен берьюлы өч тартма бар.

Мәҗбүри чыгымнар тартмасы. Монда ипотека түләве, ашау-эчүгә һәм көнкүреш кирәк-яракларына киткән акча, коммуналь түләүләр, бензин, кәрәзле элемтә, интернет (балаларга бәйле чыгымнар аерым. – Ред.) өчен түләү керә. Җәмгысы аена 40 мең сум чамасы. Ел фасылына карап, чыгымнар да бераз үзгәрә.

Запастагы акча тартмасы. Ай саен 5 мең сум дарулар сатып алу, машина төзекләндерү кебек көтелмәгән чыгымнар өчен саклана.

Көндәлек чыгымнар тартмасы. Бала яңа уенчык сораса, әти кешенең берәр кайда ял итеп кайтасы килсә, ә әнинең кибеттәге күлмәккә күзе төшсә, акчаны әнә шул тартмадан аласы. Моның өчен гаилә бюджетында аена 5 мең сум акча каралган. Акчаны тиененә кадәр тотып бетерү мәҗбүри түгел.

Шул рәвешле, гаиләнең айлык чыгымнары 70 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Мая җыярга хәл калмый, ди Рәминә. Хәер, бу аңлашыла да.

775 мең сумлык ярдәм

– Балага аена 38 мең сум акча тота алган гаилә бик бәхетле, – ди социолог Светлана Ивакина. – Рәсми саннарга караганда, илдә яшәүче ярлыларның 82 проценты – кимендә бер баласы булган гаиләләр. Бәби тугач, гаиләнең кереме ким дигәндә 25 процентка төшә. Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сум тирәсе тәшкил итсә дә, бу хастаханәдәге уртача һава температурасы кебек кенә, билгеле. Авылларда яшәүчеләрнең, мәсәлән, балага бу кадәр акча тотарга мөмкинлеге юк. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар: салада чыгымнар ул дәрәҗәдә зур түгел, мондый ихтыяҗ да юк. Ә менә әти-әниләрнең күпчелеге балага киткән акчаны гомумән санамый. Киресенчә, сабыйны иң кәттә бала арбасына салалар, аны төрледән-төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Бишектә яткан сабыйга фатир сатып алып куялар. Сер түгел, киләчәккә иң яхшы инвестиция  ул – бәхетле, сау-сәламәт һәм уңышка ирешкән бала. Бу хакта сөйләгәндә, дәүләттән күрсәтелүче ярдәм чаралары турында да онытырга ярамый. Балаларны кайгырту – илдәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Ул җитәрлек дәрәҗәдәме-юкмы: монысы инде – икенче мәсьәлә.

Балалы гаиләләргә ярдәм чараларын Дәүләт хезмәтләре порталыннан карадык. Анда йөклелек чорыннан алып 18 яшькә кадәр ул-кыз үстерүчеләргә 16 төрле ярдәм чарасы тәкъдим ителгән.

Агымдагы елның иң зур яңалыгы – 1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа бердәм пособие.  Ул йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәр бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә кагыла. «Бердәм пособие аз керемле гаиләләргә моңа кадәр гамәлдә булган ярдәм чараларын берләштерде. Болар – гаиләдә беренче балага 3 яшькә кадәр түләү, 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларга пособиеләр һәм йөклелек буенча айлык акча. Яңа пособие керем дәрәҗәсе Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бирелә. Исегезгә төшерәбез: республикада әлеге күрсәткеч 12219 сум тәшкил итә. Бердәм пособие билгеләгәндә гаилә әгъзаларының керемнәре, милке һәм рәсми эш урыннары исәпкә алына», – диелә Социаль фондның Татарстандагы бүлеге хәбәрендә.

2023 елның 1 февраленнән икенче балага апа капиталы (беренче балага алынмаган булса) 775 мең сумга җитте. Татарстанда Ана капиталына ия булган гаиләләрнең 86 проценты акчаны яшәү шартларын яхшыртуга юнәлткән. Россия Дәүләт Думасы депутатлары әлеге акчага машина сатып алырга рөхсәт итмәкче. Әнә шул эчтәлектәге закон проектын тәкъдим иткәннәр. Яңалык гамәлгә керсә, ана капиталына күп дигәндә сигез урынлы, фәкать үзебезнең илдә җитештерелгән яңа машина сатып алып булачак. «Бала машинасы»н өч ел сатарга да ярамый. Яңалыкны хуплаучылар да күп. Ил Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты галиме Александр Сафонов әйтүенчә, күптән кирәк иде.

– Гаиләдә машина булса, өйдән ерактарак урнашкан яхшырак эшкә йөрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Димәк, балаларның матди хәле тагын да яхшырачак. Өстәвенә, балалар бакчасына, мәктәпкә йөртү дә җиңеләячәк, – дигән ул.

Рульдә йөрүче әниләр саны артырмы-юкмы, монысын вакыт күрсәтер.

Җаным жәл түгел сиңа

Гел әниләр дә, әниләр, ә әтиләр кайда соң, диярсез. Баксаң, илдәге гаиләләрнең нибары 29 процентында гына балага киткән чыгымнарны әти кеше карап-тикшереп тора икән. «ВТ» хәбәрчесе барлап чыккан таныш-белешләр арасында бала бүген мәктәптә ничә сумга ашаган, бакчадагы бию түгәрәге ничә сум тора – тәгаен белүче әти табылмады. Шуңа күрә үпкәләштән булмасын. Аның каравы, балага киткән чыгымнар «капчыгы» гаилә башлыгы җилкәсендә. Сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 20 проценты гына: «Әлеге төр чыгымнарны ирем белән бертигез дәрәҗәдә каплап барабыз», – дигән. Менә шундый хәлләр.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова әйтүенчә, балага киткән акчаны исәпләү, гомумән дә, дөрес түгел.

– Мин азык-төлек кибетендә күпме акча киткәнне дә белмим. Чынлап, андый исәп-хисап ясыйсым да килми. Кирәк әйберне барыбер сатып аласың инде аны, акчасына карап тормыйсың. Бигрәк тә, балаларга кирәклесен. Баланы акча белән үлчәгән кебек килеп чыга. Моны дөрес түгел дип саныйм. Мин дүрт балама ничә сум акча киткәнне белмим. Күпме генә тотылса да, без риза. Алар өчен, алар хакына яшибез бит. Балаларга берни жәл түгел, – ди җырчы.

Артем Кузнецов, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе:

– Күпбалалы гаиләдә сабыйлар бер-бер артлы туа. Шуңа күрә әниләрнең күбесе хуҗабикә буларак өйдә утыра. Гаиләне бер әти туендыра. Бала саен 38 мең сум акчаны эшләп тә табарга кирәк бит әле. Бер урында гына хезмәт кую аз, билгеле. Күп кенә әтиләр буш вакытта, ял көннәрендә өстәмә эш башкарырга мәҗбүр. Фатирларга ремонт та ясыйлар, таш та ташыйлар. Бөтен гаиләләрдә дә диярлек ипотека булуын да онытмагыз. Керемнәрнең күп өлеше кредит түләүгә китә. Татарстанда мәктәп яшендәге балаларны бушлай түгәрәкләр, спорт секцияләре белән тәэмин итү күрсәткече – 115 процент. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән саннар бу. «Ничек алай була соң?» – дип сорагач, кайбер балалар ике-өч бушлай түгәрәккә йөри, дип аңлаттылар. Димәк, шартлар тудырылган. Тик икенче мәсьәлә бар. Мәсәлән, минем кызым бушлай рәсем түгәрәгенә йөри. Әмма буяу, пумала ише бөтен кирәк-яракны, без, әти-әниләр сатып алабыз. Бу – өстәмә чыгым дигән сүз. Кызганыч, гаиләдә балалар саны күбрәк булган саен, ярлылар саны да арта. Ә пособиеләргә килгәндә, аларны үзегез күреп торасыз. Мәсәлән, гаиләнең кереме яшәү минимумына кадәр тулып бетми икән, аңа шул күрсәткечкә җиткәнче генә акча өстәп түлиләр. Артыгын беркем дә бирмәячәк. Дөрес, керем дәрәҗәсенә карап, ана капиталын тотарга рөхсәт иттеләр. Тик бу да ул кадәр үк күп акча түгел. Кыскасы, икътисадый шартлар гаиләләрне тәэмин итеп торырга җитми. Ничек кенә булмасын, һәркем үз тормышы өчен үзе җаваплы дип саныйм. Эшлисе килгән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек.

 

Татарстанда бала тәрбияләүче гаиләләргә төп ярдәм чаралары

 

Беренче балага ана капиталы 586,9 мең сум
Икенче балага ана капиталы

(беренче балага алынмаган булса)

775,5 мең сум
Икенче балага ана капиталы

(беренче балага алынган булса)

188,6 мең сум
Бала туганга бердәм пособие 22,9 мең сум
Яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән

өчен пособие (минималь күләме)

8,5 мең сум
Йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәр бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә бердәм пособие (минималь күләме) 5,9 мең сум

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү