Аяусыз капка. Чаллы театры Казанда

Күпләр көткән иде, һәм, ниһаять! Яңартылганнан соң Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының Казанда беренче зур гастроле булып узды. Театр коллективы башкала тамашачысын 3 кич дәвамында сөендерде. Берсендә безгә дә булырга җай чыкты.

Чаллы театры Казан тамашачысына “Яшь йөрәкләр”, “Капка” һәм “Болан” спектакльләрен тәкъдим итте. Без исә “Капка” спектаклен карап кайттык. Аны сәхнәгә язучы һәм театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиеваның шул исемдәге пьесасы буенча театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган. Төп рольне театр артисты Рәзил Фәхертдинов башкара. Рәссам – Ләйсән Хөсәенова, композитор – Эмиль Әмиров.

Спектакльнең үзенә күчик. Вакыйгалар үткән һәм хәзерге заманда бара. Әсәрнең төп герое Касыйм үзенең уйланылмаган адымнары аркасында авылдан чыгып качарга мәҗбүр була һәм гомере буе Камчаткада яши. Хатыны Екатерина һәм улы Володя аның туган ягына, туган теленә битараф. Әнисенең хатлары – аны туган җире һәм туган теле белән бәйләп торган җеп. Тик соңыннан ул җеп тә өзелә… Гомер буе кимсенеп яшәгән Касыймның авылдаш егетенә үч итеп кенә аның кәләшен урлап кайтуы да, кызның үлемендә үзен гаепле хис итүе дә, туган авылыннан качып китүе  дә – яшәү мәгънәсен эзләү, бәхет эзләү. Ерак Камчаткада яшәп, гомер азагында туган туфрактан бәхиллек алырга кайтырга җыенган Касыймны ни көтә соң? Спектакль финалында аның язмышы билгесез булып кала. Ике ут арасында бәргәләнгән, тик үзен җиңә алмаган кешенең ачы язмышы чагыла бу билгесезлектә.

Спектакльдәге икенчел геройлар – битлектән. Тормышта бит вакыт узу белән кешеләрнең йөзе әкренләп онытыла бара. Касыйм өчен дә поезддагы юлдашларының, авыл кешеләренең йөзләре хәтердән югала. Туган нигез белән бәйләнешне югалту. Режиссер аны әнә шундый алым белән күрсәткән.

Сәхнә бизәлеше, ут, декорацияләр дә үзенчәлекле. Алар артистларның халәтенә, борчуларына тәңгәл килә кебек. Әйтик, сәхнәдәге күпфункцияле корылмалар Камчаткадагы тауларны да, туган як агачларын да хәтерләтә. Төп декорация – хатирәләр күпере һәм утлы портал формасындагы капка. Касыймның гомере әнә шул хәтер капкасын ачып чыгарга йөрәге җитмичә үтә дә инде. Әлеге каршылыкны һәм төп геройның хисләрен туган авыл, диңгез, соры күк йөзе кадрлары, музыкаль бизәлеш тагын да көчәйтә.

Сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева әйтүенчә, Казан тамашачысы спектакльне яратып, бик җылы кабул иткән.

– “Капка” башта хикәя буларак язылган иде. Ул минем өчен – гомер капкасы. Бу дөньяда яшисең, соңыннан капканы ачып, мәңгелеккә күчәсең. Бөтен кылган гамәлләрең капканың бу ягында кала. Ә теге якка үзең белән нәрсә алып китәсең соң? Хикәядә менә шундый фәлсәфи сорауларга җавап эзләдем. Пьесада капка образы киңрәк мәгънә алды. Анда кешенең эчке дөньясына, туган тел, туган нигез мәсьәләләре, әти-әни, кешенең рухи кыйммәтләрне бәяли белүенә төп урын бирелде. Спектакльне сәхнәгә куйган режиссерга бик рәхмәтлемен. Олег шушы киң колачлы, бай материалны сәхнәгә тыгыз итеп, символлар ярдәмендә, бер төенгә төйнәп, тамашачыга җиткерде. Күп тамашачылар, автор, режиссер һәм артистларның уйнавы тандем була алган дигән фикер әйтте. Сәхнәгә менгән спектакль өчен, бу – мөгаен, иң олы бәядер. Димәк, “Капка”да әйтергә теләгән фикеребезне җиткерә алганбыз.

Спектакльне Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та караган.

– Без элеккечә спектакльләргә, табигый декорацияләргә ияләшкән бит инде. Монда яңача формаларда эшләүне күрдек. Артистларның уены шәп, режиссер зур тырышлык куйган. Тик спектакльнең кайбер җирләрен аңлап бетермәдем, шулкадәр кызу барды. Аны мин, бәлкем, шушы яшемдә булгач, авыррак кабул иткәнмендер. Аңлау бераз читенрәк булды. Шулай да мондый спектакльләр булуга бик шат мин. Төп геройны уйнаган егеткә шаккаттым. Күп кенә спектакльләрдә кайчакта бернәрсә дә аңлашылмый, ә монда һәр сүзе аңлашыла. Әйтик, гырылдау белән, усал итеп сөйләшәләр. Әшәке кешене, гадәттә, шулай күрсәтәләр бит инде. Андыйны мин кабул итә алмыйм. Бөтен театрда шундый чир бар. Әшәке кеше иң матур сөйләүче булырга тиеш ул, минемчә. Ул тыштан әйбәт, эчтән куркыныч була. Тулаем алганда, миңа спектакль бик ошады. Тәрбия мәсьәләсе, ата-ана, туган тел. Болар – бүген бик кирәкле темалар, – диде Миңгол Галиев.

“Татаркино” оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова фикеренчә, спектакль темасының мөһимлеге турында әйтеп тә торырга кирәк түгел.

– Темасы бик мөһим. Чөнки бездә бу темага спектакльләр күп түгел. Әмма куелышы буенча берничә соравым бар. Төп геройга килгәндә, миңа бераз органика җитмәде. Аның урынында икенче бер кеше булырга тиеш иде, дип уйлыйм. Бәлки, башкаларга шушы актер ошагандыр. Режиссерның вакыйгаларны бүгенге көн белән аралаштыруы. Монысы, әлбәттә, яхшы һәм мөһим алым. Тагын бер әйбер: бөтен спектакль дәвамында геройлар битлекләрдә йөри. Мондый алым ни өчен кулланылган? Режиссерның нык уйланылган, ниндидер бер символик мәгънәгә ия булган атрибутыдыр ул, бәлки. Тик аны гади тамашачы аңламады. Мөгаен, аны ничектер аңлатырга кирәк иде. Айгөлнең мондый катлаулы темаларга алынуын хуплыйм. Сценарий ягыннан аны сәхнәгә яраклаштыру зур осталык таләп итә, – диде ул.

 

Ләйсән Сафина

Фото: Руслан Тазиев


Аяусыз капка. Чаллы театры Казанда” язмасына фикерләр

  1. Татар әдәбияты һәм театры мескен ирләрне, мескен хатыннарне күтәрүдән кайчан туктар микән?

Фикер өстәү