Ике бала белән тол калган Ләйсәннең кызы туды!

Бүгенге иртә күңелле яңалык белән башланды. Газетабызда язмышы бәян ителгән, укучыларбыз белән бергә ярдәм кулы сузган Мөслим районының Шуганка авылында гомер итүче Ләйсән Абдуллина өченче кат әни булды.

Исегезгә төшереп китәбез, 2022 елның 15 сентябрендә ире Рамил юл фаҗигасендә вафат булды. Ләйсән өченче сабыена көмәнле килеш тол калды. Өстәвенә, олы улы Шамилнең сәламәтлеге физик яктан чикләнгән дә әле. Язмыш Ләйсәнне әнә шулай сынау алдында калдырды. Әмма мәрхәмәтле якыннары, изге күңелле кешеләр ярдәме белән ул үзендә яшәр көч тапты.

Газета укучыларбыз да Ләйсәннең язмышын күзәтеп, хәләрен сорашып торалар. “Пенсия алган идем, акчасын кая күчерим”, – дип тә шалтыраталар. Аның белән бергә өзгәләнеп елаучылар күп. Әмма тормыш дәвам итә. Рамил үзе исән булмаса да, таңда дөньяга нәни кызы аваз салды! Әтиләре күктән күзтәдер үзләрен. Бер генә теләк – Аллаһы Тәгалә Ләйсәнгә шушы сабыйларын үстерерлек көч-куәт, сәламәтлек бирсен иде. Кечкенә иңнәрендә тормыш авырлыгын күтәргән, беркайчан зарланмаган, ярдәм итүебезгә уңайсызланып кына җавап биргән Ләйсәнгә сабыйларының игелен күрергә насыйп булсын.

Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Ләйсәннең телефон номеры: 89872792614. Әлеге номер Ләйсәнең әтисе Фоат Кыям улы Хаҗиев исемендәге Саклык банкы картасына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү