Татарстанда М-7 юлында ике җиңел машина бик каты бәрелешкән: йөртүче шундук һәлак булган

Машина йөртүченең икенчесе җәрәхәтләнгән.

Татарстанда М-7 юлында ике җиңел машина бик каты бәрелешкән. Бер машина йөртүче шундук һәлак булган. Икенчесе җәрәхәтләнгән.

Кичә Минзәлә районында М-7 юлының 1087 нче чакрымында 33 яшьлек Mitsubishi шоферы “Обгон запрещен” билгесе зонасында, югары тизлектә килү сәбәпле, “чыгымчылап”, каршы як юлга “очкан” һәм Ford машинасына бәрелгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Mitsubishi йөртүчесе иминлек каешын эләктермәгән булган. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү