Татарстанда күкрәк баласын утырткан машина йөртүче һәлак булган

Пассажирларга медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән.
Кичә көндезге 12ләр тирәсендә Түбән Кама районында Казан-Оренбург автомобиль юлында фаҗига булган. “Лада Веста” (38 яшьлек ир-ат идарә иткән) “Jaguar” (рулендә 31 яшьлек ир-ат булган) белән бәрелешкән, дип яза “Челнинские известия”.

Район Дәүләт автомобиль инспекциясенең башлангыч мәгълүматларына караганда, Әлмәт ягыннан килгән “Веста” йөртүчесе, зур тизлектә килүе сәбәпле, ике араның күпме калуын абайламыйча, алдан баручы «Jaguar”га килеп бәрелгән һәм, юл кырыена “очып”, әйләнеп капланган.

Фаҗигадә “Лада Веста” йөртүчесе шундук һәлак булган. Каешын эләктермәгәнлектән, машина тәрәзәсеннән очып чыккан. Машинада тагын бер яшьлек бала һәм 23 яшьлек ир-егет булган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.


Фикер өстәү