Өйләнешергә җыенган егет белән кыз икесе бергә һәлак булган

Юл фаҗигасендә гашыйкларның гомере өзелгән.

Якшәмбе – 10 сентябрь кичендә Башкортстанда яшәүчеләрне Бирск шәһәре тирәсендәрәк юлда коточкыч һәлакәт турындагы кайгылы хәбәр тетрәндергән. Фаҗигадә бер егет белән кызның чәчәктәй гомере өзелгән.

“Йүрүзән” төбәкнең Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, бу хәл кичке 8ләр тирәсендә “Уфа-Яңавыл” автомобиль юлының 79нчы чакрымында килеп чыккан: анда “Кiа Riо” белән “Nissan X-Trail” бәрелешкән.

Авария шаһитлары әйтүенчә, “Кiа Riо”, алда баручы машинаны узарга дип каршы як полосага чыкканда, ике арадагы ераклыкның аз калуын чамаламыйча, зур тизлектә икенче бер машинага килеп бәрелгән. Бик көчле бәрелешүдән ике машина да юл кырыена “очкан”. Бигрәк тә “Кiа Riо”га “эләккән”: аның алгы өлеше металл өеменә әйләнеп калган. Фаҗигадә иномарканың пассажиры – 18 яшьлек кыз шундук һәлак булган. Медиклар килгәндә, 22 яшьлек йөртүче әле исән булган. Аны якындагы хастаханәгә озатканнар, ләкин табиблар егетне коткарып кала алмаганнар. Шулай ук “Nissan X-Trail” пассажирына да табиблар ярдәме таләп ителгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, аның гомеренә куркыныч янамый.

Фаҗигадә һәлак булучыларның бер-берсенә гашыйк егет белән кыз – Башкортстанның Балтач районыннан 22 яшьлек Радим А. Һәм Яңавылдан 18 яшьлек Рузанна Т. булуы ачыкланган. Гашыйкларның өйләнешергә җыенганлыклары да мәгълүм.

“Бер-берсен яратышып, өйләнешергә хыялланып йөргәндә, бергә һәлак булганнар. Бигрәк ачы язмыш… Әти-әниләренә сабырлык бирсен”… – дип язганнар комментарийларда.


Фикер өстәү