Рөстәм Миңнеханов: «Татарлар һәм казахларның хезмәттәшлеге гасырлар төпкеленә барып тоташа»

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа заманның сәнәгать стратегияләре» темасына пленар сессиядә катнашты. Чара «ИННОПРОМ. Казахстан» халыкара күргәзмәсе һәм Астандагы эшлекле форум кысаларында уза.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов «ИННОПРОМ. Казахстан» чараларында катнашу мөмкинлеге өчен, Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы Хөкүмәтләре башлыкларына уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Татарлар һәм казахларның хезмәттәшлеге гасырлар төпкеленә барып тоташа. Безне уртак чыгышыбыз, бердәм динебез, телләребез һәм мәдәниятләребез якынлыгы берләштерә. Бүген Казахстан — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган ел безнең товар әйләнеше, 20%ка артып, 758 млн АКШ долларына җитте», — дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, быелның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә, тагын 40 процентка артып, 437 миллион АКШ доллары тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, агымдагы хезмәттәшлек көн тәртибе шактый бай. Татарстан компанияләре Казахстанда актив эшчәнлек алып баралар. Мәсәлән, тарихи рәвештә зур йөкле автотехника базары «КАМАЗ» ГАҖ өчен иң зур һәм перспективалыларның берсе булып тора. Бүген Казахстанда җыю производствосы эшли, җитештерелгән продукцияне бер урынга туплау дәрәҗәсен арттыру буенча эш алып барыла, дилерлык челтәрен үстерү, автоүзәкләр булдыру һәм киңәйтү, кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла.

«Без Казахстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре дип энергетика, сәнәгать һәм станоклар төзү, автомобиль төзелеше һәм транспорт, авиа һәм вертолетлар төзү, газ-мотор ягулыгы, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм хәләл индустрия, төзелеш, мәгълүматлаштыру һәм башка өлкәләрне саныйбыз», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Ул «ИННОПРОМ. Казахстан» күргәзмәсе Казахстан белән яңа элемтәләр урнаштыру һәм үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру өчен яхшы импульс бирәчәк, нәтиҗәдә Россия һәм Казахстан халыкларының иминлегенә юнәлдерелгән хезмәттәшлек ныгый гына барачак, дип ышаныч белдерде


Фикер өстәү