Рөстәм Миңнеханов: «БДБ илләре – безнең төп тышкы икътисадый партнерларыбыз»

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чакыруы буенча БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары бүген ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә катнаша. Биредә алар Татарстан стендын да карады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре хөкүмәтләре башлыкларына Татарстанның Бердәмлеккә кергән дәүләтләр белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Татарстан стендында Әзәрбәйҗан, Беларусь Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан Премьер-министрлары, шулай ук Әрмәнстан һәм Төркмәнстан кебек илләрнең вице-премьерлары булды. Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре хөкүмәтләре башлыкларына Татарстанның Бердәмлеккә кергән дәүләтләр белән хезмәттәшлеге турында сөйләде һәм хезмәттәшләренә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә шәхси игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре – безнең төп тышкы икътисадый партнерларыбыз. Илебез Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Михаил Мишустин, шулай ук сезнең илләр җитәкчелеге ярдәме белән без БДБ илләреннән булган компанияләр һәм оешмалар белән кооперацияне уңышлы үстерәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанның БДБ илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше узган 2022 елда 15%ка арткан һәм 2,5 млрд доллар тәшкил иткән. Бу ил җитәкчелеге һәм бизнес-делегацияләр дәрәҗәсендә даими визитлар һәм эшлекле элемтәләр ярдәмендә мөмкин булган.

БДБ илләре хөкүмәтләре башлыкларына шулай ук Татарстанның да икътисадый һәм сәнәгать потенциалын тәкъдир иттеләр. 2023 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты якынча 4 триллион сум тәшкил итәчәк. Төп капиталга инвестицияләр 1 триллион сум. Төяп җибәрелгән продукция күләме 4,5 триллион сум. Берничә күрсәткеч буенча Татарстан Россия Федерациясендә алдангы. Аерым алганда, цифрлы трансформация буенча, сәнәгать парклары һәм индустриаль мәйданчыклар саны буенча, инвестиция климаты буенча (төбәк Мәскәүдән соң икенче урында), товар сөте җитештерү буенча һәм башкалар. Татарстанның БДБ илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллиард долларга җиткән.

Бүген Казанда Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан генераль консуллыклары, Беларусь илчелеге бүлекчәсе ачылды. Татарстан Республикасы вәкиллекләре Астана, Ташкент, Баку һәм Ашхабадта эшли.


Фикер өстәү