Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Россия регионнарының тугызынчы форумында катнашты

Бүген Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Беларусь һәм Россия регионнарының тугызынчы форумы узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкә депутатлар Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Быел, гадәттәгечә, Россия Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Җыены Советы тарафыннан оештырылган форум төбәкара хезмәттәшлек һәм Союз дәүләтенең берләшү процессларын тирәнәйтү  темасына багышланган иде. «Форумның төп бурычларының берсе – киртәләрне алып ташлау һәм Россия белән Беларусь субъектлары арасындагы төбәкара мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен шартлар тудыру», – дип басым ясады Валентина Матвиенко, төбәк җитәкчеләре белән аралашканда. Федерация Советы Рәисе шулай ук Союз дәүләтенең бюджетын формалаштырганда һәм раслаганда конкрет төбәк проектларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә, Россия белән Беларусьның төбәк хезмәттәшлеген киңәйтүгә «яшел ут» кабызырга тәкъдим итте.

«Татарстан Россия – Беларусь багланышларын үстерүгә үз өлешен кертә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, форумда журналистлар белән аралашканда, – 2004 елда Беларусь һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде һәм без Татарстан һәм Беларусь предприятиеләре продукциясен үзебезнең базарларга кертеп, товар әйләнешен арттыруга ирештек».

Соңгы ун ел дәвамында Беларусь республиканың төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Әйтик, узган ел ике арада товар әйләнеше 850 млн доллар тәшкил иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитештерүчеләренең Беларусьта чыгарылган авыл хуҗалыгы техникасын яхшы  бәяләүләрен һәм аларны предприятиеләрдә бик теләп куллануларын искәртте. Хәзерге вакытта республика агросәнәгать комплексы технопаркының шактый өлешен Беларусь авыл хуҗалыгы машиналары тәшкил итә. «Ел саен Татарстанда үткәрелә торган Кыр көннәре Беларусь делегациясеннән  башка үтми, – диде парламент башлыгы, – безнең коллегалар күргәзмә продукциясенең зур ассортименты белән киләләр, һәм ул ел саен яңартыла».

Хәзерге вакытта Алабугада ун ел элек нигез салынган «МТЗ-Татарстан» Минск трактор заводы предприятиесе базасында белорус машина төзелеше предприятиеләренең бердәм сервис-сату үзәге оештырыла, анда «МТЗ», «МАЗ», «Белавтомаз», «Гомсельмаш», «Бобруйскагромаш» һәм «Амкодор-агро» продукцияләре  тәкъдим ителәчәк. Биредә шулай ук запас частьларның үзәк склады булачак һәм «Беларус» тракторларын җыю производствосын үстерү каралган.

Беларусь һәм Россия төбәкләренең тугызынчы форумының пленар утырышында шулай ук Минск өлкә депутатлар Советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Документны дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Наталья Якубицкая имзалады.

 


Фикер өстәү