Республика югары уку йортларында укытуга ихтыяҗ зур булган 5 юнәлешне атаганнар

Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республиканың югары уку йортларында укытуга ихтыяҗ зур булган 5 юнәлешне атады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары «Кем булырга? Баланың сайлау хокукы» дигән темага узган ата-аналар җыелышында сөйләде.

«Республика югары уку йортларында әзерләүгә иң зур ихтыяҗ булган белгечлекләр һәм юнәлешләр – икътисад һәм идарә, мәгариф һәм педагогика өлкәсе, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, юриспруденция. Әлбәттә, һөнәрләр күбрәк һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау мөмкинлеге шактый киң», — дип белдерде Фазлыева.

Вице-премьер быел Татарстанда белем бирү оешмаларында унберенче сыйныфны 15 мең укучы тәмамлый, дип билгеләп үтте.

 


Фикер өстәү