• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Кыен хәлдә калган ана: «Улымның бер ел утырасы калды… Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк»

    Кыен хәлдә калган ана: «Улымның бер ел утырасы калды… Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк»

    Татар балалары өчен «Бэтмен» белән «Супермен»ны кем алыштырыр?

    Татар балалары өчен «Бэтмен» белән «Супермен»ны кем алыштырыр?

    Рәниф Шәрипов: «Артык кыю язганымны үзем дә белми идем»

    Рәниф Шәрипов: «Артык кыю язганымны үзем дә белми идем»

    «Хәрәкәттә – бәрәкәт»: казанлылар бию батлында көч сынашты

    «Хәрәкәттә – бәрәкәт»: казанлылар бию батлында көч сынашты

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди

    Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди

    Айгөл Рәхимова: «Бәхетле кеше башкаларга начарлык теләми»

    Айгөл Рәхимова: «Бәхетле кеше башкаларга начарлык теләми»

    Риман Гыйлемханов: «Шәхес буласы килә»

    Риман Гыйлемханов: «Шәхес буласы килә»

    Казан Кремлендә битлек, яңа парк, Салмачы бистәсе хәлләре турында сөйләшү булды

    Казан Кремлендә битлек, яңа парк, Салмачы бистәсе хәлләре турында сөйләшү булды

    Госел алу ТӘРТИБЕ

    Госел алу ТӘРТИБЕ

    «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе телевизион форматта узачак

    «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе телевизион форматта узачак

    Суга төкерәсе түгел

    Суга төкерәсе түгел

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Акча саклау буенча хак ЛАЙФХАК

    Акча саклау буенча хак ЛАЙФХАК

    Коронавирус белән җиңелчә, әмма күп кеше авырый

    Коронавирус белән җиңелчә, әмма күп кеше авырый

    Кортизол: артуы куркынычмы, әллә кимүеме?

    Кортизол: артуы куркынычмы, әллә кимүеме?

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

    Татарстанда дарулар кытлыгы бармы? «ВТ» журналисты шуны ачыклады

    Татарстанда дарулар кытлыгы бармы? «ВТ» журналисты шуны ачыклады

    Помидор картаюны акрынайта, йөрәкне дәвалый, кәефне күтәрә

    Помидор картаюны акрынайта, йөрәкне дәвалый, кәефне күтәрә

    Бал сайлаганда исенә, төсенә һәм… күбегенә кара

    Бал сайлаганда исенә, төсенә һәм… күбегенә кара

    «Их, җәй!» салаты ясау ЫСУЛЫ

    «Их, җәй!» салаты ясау ЫСУЛЫ

    Йомырка турындагы 7 сорауга ҖАВАП

    Йомырка турындагы 7 сорауга ҖАВАП

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасында. «Без – тугандаш халык вәкилләре»

- ieditor
01.07.2022
- Җәмгыять
0
Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасында. «Без – тугандаш халык вәкилләре»
0
Карулар
Share on Twitter

Корбан гаете якынлашкан көннәрдә Чувашиянең Урмай авылында тагын бер иман йорты сафка басты. Биредә төзекләндерүдән соң Җәмигъ мәчете ачылды. Бу көнне республикада «Тын чикләрне төзүчеләргә» мемориалы да пәйда булды. Тантаналы чараларда Чувашиягә эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бәйрәмгә – яңа мәчет

Урмай авылының күрке булып торган Җәмигъ мәчете 1990 елда төзелгән. 2014 елда мәхәллә вәкилләре аның мәйданын арттыру өчен иске бинаны төзекләндерергә карар кылган. Мәчет диварының аскы өлешен үзгәрешсез калдырганнар. Мәчет беренче имамы Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемен йөртә. Җәмигъ мәчетен ачу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Тантаналы чарада катнашкан Рөстәм Миңнеханов яңа мәчет ачылуның тагын бер әһәмиятле ягына игътибар итте.

– Татарстан һәм Чувашия Республикалары күршеләр генә түгел. Без – тугандаш халык вәкилләре. Безнең тамырларыбыз бер. Без җирле җитәкчелекнең башка халыклар һәм дин вәкилләренә игътибар бирүләрен күрәбез. Аларга үз диннәрен, милли гореф-гадәтләрен саклап калу өчен барлык шартлар да тудырылган. Чувашия Республикасы җитәкчелегенә татар халкының диненә һәм мәдәниятенә сак караулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Татарстан Президенты.

Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен рәсми саннарга күз салу да җитә. Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев сүзләренә караганда, бүген биредә 128 милләт вәкиле дус-тату гомер итә. Татарлар халык саны буенча төбәктә өченче урында тора. «Татарлар республика тормышына зур өлеш кертә. Иң мөһиме – алар ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклый. Сезгә чын күңелдән  рәхмәт белдерәсем килә», – диде Олег Николаев.

Яңартылган мәчет белән танышканнан соң, ике республика җитәкчесе Урмай авылының актив халкы һәм мәчетне төзекләндерүгә өлеш керткән меценатлар белән дә очрашты. Урмай авылына сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов моннан ун ел элек ачылган «Кара Пулат» мәчетендә дә булды. Мәчет Идел Буе Болгарындагы мәдәни объектларның архитектур үрнәге буенча төзелгән. Бүген ул рухи-мәгариф үзәк буларак та эшли.

Хәтер мәңгелек

Бу көннәрдә Чувашиядә хезмәт батырлыгы шәһәрләренең илкүләм форумы уза. Аның кысасында кичә республиканың Козлов районында «Тын чикләрне төзүчеләргә» мемориалы  ачылды. Тантаналы чарада Россия Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарә башлыгы Сергей Новиков, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россиядә тыл хезмәтчәннәре белән оборона сызыгы төзүчеләргә куелган беренче һәйкәл бу. Әлеге мемориал 38 металл стеладан торган һәйкәлдән һәм 4,5 метр биеклектәге таудан гыйбарәт. Бу стелаларның һәркайсы 10 чакрым озынлыктагы оборона корылмасын хәтерләтә. Мемориалның үзәгендә Мәңгелек ут белән район һәм шәһәрләр символлары гәүдәләнгән 26 гранит стела урнашкан.

Яңа мемориалга нигез ташы узган елның августында салынган. Бу һәйкәл тылда батырлык күрсәткән каһарманнарның, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балаларның батырлыгын мәңгеләштерә. Мемориалның ачылыш тантанасында катнашкан Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, әлеге вакыйганың әһәмиятен ассызыклап, Россия Президенты Владимир Путинның хатын укыды. «Илнең эре индустрия үзәкләре тирәсендә оборона сызыгы төзү сугыш тарихы битләрендә зур урын алып тора. Шуларның икесе – Казан һәм Сура каймалары Чувашия аша үткән. Халыкның шундый фидакарь батырлыгы истәлеге итеп бүген биредә «Тын чикләрне төзүчеләргә» мемориалы ачыла. Әлеге бөек монумент тарихи хәтерне сакларга, яшьләрдә ватанпәрвәрлек, ата-бабаларыбыз каһарманлыгы белән горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итәр дип өметләнәм», – диелгән иде ил башлыгы хатында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында иң беренче чиратта әнә шуңа игътибар итте. «Казан һәм Сура каймалары төзелү – безнең республикаларның хезмәт батырлыгы үрнәге. Сугыш елъязмасындагы татар һәм чуаш гаиләләрен берләштерә торган аерым бер вакыйга бу. Катлаулы һава шартларында кыска вакыт эчендә чик төзелгән. Без бу батырлыкны беркайчан да онытмабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев, үз чиратында, якын киләчәктә биредә яңа музей комплексы да пәйда булачагын искәртте. «Безнең өчен бүген бик әһәмиятле көн. Ел ярым вакыт эчендә без чуаш халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәт батырлыгын барлау өчен тарих битләрен өйрәнү юнәлешендә күпкырлы системалы эш алып бардык. Бу вакыт эчендә алты китап нәшер ителде, бик күп чаралар оештырылды. Мемориал ачылу – шушы мөһим чараларның берсе», – диде ул үз чыгышында.

TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Мәктәпләрдә 5 көнлек эш атнасы кертергә тәкъдим иткәннәр

17:02

Ана капиталыннан ай саен ничек акча алырга икәнлеген аңлаттылар

16:01

Казанда ясалма интеллект турында сөйләштеләр

15:25

Әгерҗедә төньяк балкышы күргәннәр

15:09

Татарстанда бер ир кунакка килгәч, танышларын балта белән чапкан һәм йортларына ут төрткән

15:01

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә Мәдәни үсеш үзәген ачты һәм «Яшел Үзән» индустриаль паркында булды

14:28

Язучы Илдар Хәйруллин вафат булган

14:05

Татарстанда бер хатынга сыер һөҗүм иткәннән соң, ике литр кан суыртканнар

13:46

Казан-Екатеринбург трассасы төзелешенә 260 миллиард сум акча бүленәчәк.

13:07

Рөстәм Миңнеханов: «Беренче сыйныфка абыйның иске портфеле белән барган идем»

12:42

Марат Хөснуллин: “ Быел, күздә тотылганнан бер елга алданрак, М12 юлының тәүге 100 чакрымы кулланылышка тапшырылачак”

12:05

Татарстанда коронавирусның 109 очрагы теркәлгән

11:27
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Кыен хәлдә калган ана: «Улымның бер ел утырасы калды… Кайтыр, ярдәм итәр дияр идең, дә, тик аның иректә торганы да юк»

19.08.2022

«100 мең түлим, авылга кайтасыңмы?»

16.08.2022

Алмаз Мирзаянов: «Ике көн алдан нәселебезгә кайгы килде. Бәйрәмне күчерсәк, абыебыз риза булмас, диделәр»

09.08.2022

Нияз Газизуллин: «Бездә сыерлар үзләре теләгәнчә яши. Шунлыктан сөтләре дә күп, ә савуын роботлар сава»

08.08.2022

3 гектар җирдә җиләк үстерүче Әхмәдиевләр: «8 сутыйдан башлаган идек»

28.07.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 12 Авг 2022 - 12:51 ФирдавезСөтчелек тармагын бетерү максаты инде бу. Аз дигәндә 1л сөт өчен хуҗалыкка 45-50 сум түләнергә тиеш. Хөкүмәт катышсын, салым түләүчеләрнең…Кадерсез литрлар. Сигез районда сөт бәяләре кинәт төшкән
  • 12 Авг 2022 - 08:29 МаясорурЯ Аллам, сон ул акчаны сезнен кесәләрдән алып бирмиләрдер бит аларга? Бу нинди бер таныш түгел кешеләргә дә нәфрәтләнү сон?…«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»
  • 12 Авг 2022 - 07:44 МаяПримпресска ышанырга ярамый, аларга иярмәгез“5 елга арттыралар”: пенсиягә чыгуны кичектерүнең яңа нечкәлекләре мәгълүм булды
  • 11 Авг 2022 - 21:17 РузиляПсихологка бар дип әйтергә кирәк. Теш сызласа, стоматологка барган кебек ич инде.Авыр хисләрдән арыну өчен 7 КИҢӘШ
  • 9 Авг 2022 - 15:47 СакинаДорестән дә, якыннарына юатырлык сүз табу момкин түгел.Кыска гына гомерендә ак кунелле булып яшәп, ак кунел белән бакыйлыкка китте балакай.Урыны…Татарстанда 27 яшьлек кыз поезд астында калып һәлак булган (ВИДЕО)

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!