Рөстәм Миңнеханов: «Әлеге мәчет безнең халкыбыз һәм динебезгә бик күп файда китерәчәк»

140 ел элек нигез салынган мәчет тарихи урынына кайтты. Балык Бистәсендәге Олы Елга авылында төзекләндерү эшләреннән соң агач гыйбадәтханә кабат ачылды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Тарихка күз салсак, Олы Елга авылындагы мәчет 1879 елда төзелә. Җәмигъ мәчет 1937 елга кадәр эшли. Соңрак бина хуҗалык максатларында кулланыла. Хәзерге вакытта ул Татарстандагы иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе санала. Төзекләндерү эшләре вакытында белгечләр мәчет диварының 70 процентын саклап кала алган. Моннан тыш ике терәк колонна белән манара нигезе торгызылган, гыйбадәт заллары эшләнгән, мәчетнең тышкы бизәлеше һәм декоратив өлешләре әзерләнгән. Төзекләндерү эшләре 2019 елның гыйнварында башланган иде. Моның өчен 50 млн сумнан артык акча тотылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйбадәтханәне төзекләндерүдә катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерде.
– Мәчетне ата-бабаларыбыз 140 ел элек төзегән. Бик күп вакыт узуга карамастан, уртак көч белән без бинаны саклап кала алдык. Әлеге мәчет безнең халкыбыз һәм динебезгә бик күп файда китерәчәк, – диде ул.
Президент киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәген искәртте.
– Бу уңайдан без Казанда Җәмигъ мәчетне төзергә ниятлибез. Ә инде бүген сезнең белән бергә республикада иң борынгы агач мәчетне ачабыз. Мин сезне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлавыма шатмын, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тарихи бинаны ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. «Мөселманнар өч бәйрәмне билгеләп үтә бүген. Бу – Мәүлид – Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрнең туган ае, җомга һәм борынгы мәчет ачылу көне. Бу – соңгы елларда Татарстанда төзекләндерелгән өченче борынгы мәчет. Моңа кадәр Әтнә районындагы Түбән Бәрәскә авылында һәм Казандагы Әҗем мәчетен ачкан идек», – диде мөфти.

Чарада катнашучылар тантанадан соң җомга намазын яңа мәчеттә укыды. «Мәчет кешеләр тормышында зур роль уйный. Авылга кергәндә ул ерактан ук күренә, маяк кебек юл күрсәтә һәм бәла-казадан саклый. Бу мәчет – безнең байлыгыбыз», – диде төзекләндерелгән мәчетнең имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Гайнетдинов.

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдергәнчә, мәчетне төзекләндерү теләген авыл халкы үзе җиткергән.
–  Мәчет бинасы хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланылган, ул авария хәленә җиткән һәм бу бинага бик җитди төзекләндерү таләп ителә иде, – диде комитет рәисе.
Шунысын да искәртеп үтик: мәчет башта Вологда өлкәсендә, аннан соң Казанда төзекләндерелгән.

Белешмә
Олы Елга авылындагы агач мәчет – XIX гасырдагы татар агач архитектурасы һәйкәле, татар агач сәнгате үрнәге. 1993 елда аны мәдәни мирас объекты дип таныйлар.


Фикер өстәү